|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. СИРАҖИ ИСКӘНДӘРИскәндәр Сираҗи (Искәндәр Илһам улы Сираҗиев) 1972 елның 11 декабрендә Архангельск каласында туа. Тамырлары белән Татарстанның Биектау районыннан булган Искәндәрнең әби-бабасы анда узган гасырның егерменче елларында ук сөрелә. Бары тик Сталин үлеп, илдә «Хрущев җепшеклеге» башлангач кына, әнисенең әбисе Хаҗәр карчык туган авылына кайтып урнаша. Соңрак әнисе Фирдәвес тә яңа туган улын алып Ташлы Кавалга кайтып яши башлый. Тик Искәндәргә җиде ай тулгач, ул, аны әбисе тәрбиясендә калдырып, Казанга китеп бара. |
Иң күп укылган
|