поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

СИБГАТУЛЛИН КАДЫЙР

(1942–1994)

Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин (Минкадыйр Идият улы Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа. Шул ук районның Кече Укмас, Яншык һәм Олы Солтан авылы мәктәпләрендә укып урта белем алгач, 1957 елда ул Казанга килә һәм 4 нче номерлы техник училищега укырга керә. К.Сибгатуллин училищедан соң бераз вакыт Казанның «Оргсинтез» заводында электромонтер булып эшли, аннары армия хезмәтенә алына. 1965 елда армиядән кайткач, ул бер ел «Оргсинтез» заводында яңадан үз һөнәре буенча эшли, ә 1966–1978 елларда Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» (хәзерге «Авыл офыклары») исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм хатлар бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1962–1972 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1978 елдан вафатына чаклы К.Сибгатуллин Чаллы шәһәрендә яши.

К.Сибгатуллин урта мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый һәм 1974 елда дөнья күргән «Әманәт» исемле шигъри җыентыгы белән үк үзен җитлеккән чын шагыйрь итеп таныта. Шагыйрь буларак, К.Сибгатуллинны бигрәк тә сугыштан соңгы һәм хәзерге авыл тормышы кызыксындыра. Аның шигъриятенең үзенчәлеге – тормышны иң киеренке, четерекле катлаулыкларында, каршылыкларында ачарга омтылуда. Ул тормыш детален җентекләп, үзенчә фәлсәфи уйларга төреп, халык, туган ил язмышы турындагы фикерләре белән бәйләп бирергә тырыша.

Кадыйр Сибгатуллин 1994 елның 4 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.

К.Сибгатуллин – 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Әманәт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 126 б. – 2000 д.
Гамь: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 79 б. – 2000 д.
Авазлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 80 б. – 3800 д.
Хыял: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 80 б. – 1800 д.
Инану: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 119 б. – 4000 д.
Таңнар, кичәләр: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 230 б. – 2500 д.
Гомерем дулкыннары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 238 б. – 1500 д.
Намазлык: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 240 б. – 2500 д.
Әйтте шагыйрь: шигырьләр / төз. Ф.Хамматова. – Казан: Идел-Пресс, 2002. – 239 б. – 1000 д.
Бер ноктада: шигырьләр, поэмалар, баллада. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.–559 б. – 2000 д.
* * *
Полет радуги: стихи / пер. с татар. А.Зорина. – М.: Современник, 1978. – 100 с. – 10000 экз.
Осенняя весна: стихи / пер. с татар. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – 350 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Туфан Х. Кадыйр Сибгатуллин // Казан утлары. – 1979. – № 4. – 185–186 б.
Акмалов Н. Иркен болыннардан – тыгыз тормышка // Идел альманахы. – 1979. – № 11. – 93–96 б.
Бәшәр Р. Гасырлар моңы // Аргамак. – 1997. – № 5–6. – 55–58 б.
Сафин Ф. Кече Укмаска сәяхәт // Казан утлары. – 1999. – № 11. – 140–148 б.
Хамматова Ф. Гомерләр яшәргә бирелгән // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 93–95 б.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»