поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШӘЙМӘРДӘНОВ ФӘҺИМ

Ныклап игътибар итмәсәң, күзгә әллә ни чалынмыйча, тавышсыз-тынсыз гына аккан чишмәләр була. Кайчак һич көтмәгәндә юлыгасың аңа. Суын тиз генә эчәм димә. Ул әле саркып чокырга җыелганчы күпмедер вакыт, түземлелек кирәк. Ә бер суын татыдың исә, аның сафлыгына, тәмлелегенә хәйран каласың, эчкән саен эчәсең килә. Ык буе төбәгендә иҗат итеп ятучы әлегә билгесез шагыйрь Фәһим Шәймәрдановның шигърияте дә менә шундый бер чишмәне хәтерләтә.

Ул 1949 елны Башкортстанның Шаран районы Каш-Бүләк авылында туа. Балачагы Азнакай районының Бүләк авылында уза. Күрше Күктәкә авылы мәктәбендә VIII сыйныфны тәмамлый. 1966 елда Азнакайга килә. Кичке мәктәптә урта белем ала. "Кара алтын" исен, аны җир куеныннан чыгаруның авырлыгын яшьтән үк татып, оператор, слесарь-ремснтчу, мастер-прораб булып эшләде. Һәм нефтьче һөнәренә бөтен күңеле-җаны белән тугры калды.

Безнең иса Фәһим белән уртак якларыбыз байтак: икебез дә авыл малайлары, Ык буеннан, бер үк елгылар. Тәүге тапкыр каләм тибрәтүебез, университетта укуыбыз да бер чорга туры килде. Аннары янып-дәртләнеп Азнакайда "Маяк" редакциясендә эшләдек. Шуңа булса кирәк, аның шигырьләрендәге лирика, уй-фикерләр, үзенә генә мае нечкә күзәтү тоемлаулар, образлар миңа бик тә таныш. Фәһим үзенең эчке күңелен күп очракта табигать, сипкелле каеннар, Ык буеның таллары аша ачарга ярата. Артык киң җәелеп язмый. Темасы: мәхәббәт, туган як табигате, авыл, авылдашлар... Ләкин үзенчә, беркемне дә кабатламыйча яза. Күпләр кебек хәзер бик форсатлы булган сәясәткә дә бирелми. Аңа карап гражданлыгын да югалтмый. Күп еллар элек үк инде Илдар Юзеев, Марсель Галиев кебек танылган шагыйрьләр Фәһим иҗаты турында югары фикер әйткәннәр иде. Ә ул шигырьләрен матбугат битләренә бирергә ашыкмады. Бусы аның тыйнаклыгыннан киләдер, мөгаен.

Фәһимнең бер шигырендә мондый юллар бар:

Әлегә мине беркем, беркем белми,
Мин билгесез шагыйрь бу җирдә...

Миңа калса, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тынгысыз эзләнүләрен дәзам итүче яшьтәшемнең иҗат чишмәсе суын киң катлам укучылар да авыз итәргә тиештер, шәт.

Әсгать СӘГЫТДИНОВ, Азнакай
"Аргамак" журналы № 6, 1994. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»