|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ШӘЙХИ ГӨЛНАЗ
Кыскартырга остарабыз түгелме...
Мин Тәслия Камалова белән аның бертуган энесе Нәфис, лейкоз диагнозы белән 10 ай авырып, якты дөньядан киткән кайгылы көннәрдә танышкан идем. Инде янә очраштык.
Мөслим районы Ташлыяр авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып 27 ел буе өзлексез эшләгән бу фидакарь медицина хезмәткәренә үзенең кыскартылуы турында кәгазь кисәге тоттырганнар. Вакыты да билгеле – 2008 елның 1 июленнән. Сәбәбе – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 31 гыйнварында чыккан тармаклы система тәртибендә хезмәт хакын түләү турындагы № 45 карары нигезендә, Мөслим үзәк хастаханәсе 3,6 миллион сум акчаны янга калдырырга тиеш.
Сәламәтлек саклау министрлыгында узган апрель киңәшмәсендә лицензияле фельдшер-акушер пунктларына бер штат берәмлеге калдырырга тәкъдим ителә. Монда кара исәп белән, 700 кешегә бер медицина хезмәткәре булырга тиеш, дип мәсьәлә кабыргасы белән куела. Шул ук вакытта 20-30 өйле авылларга да бер штат берәмлеге билгеләнә. Ул авылларда фельдшер-акушерлык пункты үзе юк. Ә ярты ставкага читтән килеп авыруларга хезмәт күрсәтүче шәфкать туташлары бар иде. Пункт юклыкка ышанмасагыз, авыллап санап китәм – Түреш, Атлас, Игенче һәм башка бик күпләр. Хәзер, ягъни 1 июльдән шунда медицина ярдәме күрсәтүчеләргә тулы бер штат берәмлеге бирелде.
Мөслимдә 52 фельдшер-акушерлык пункты бар. Мөдир башы белән ни өчен нәкъ менә 45 яшьлек Тәслия Камалова кыскартылуга эләккән соң әле? Ә аның белән бергә пенсиягә кадәр җир җимертеп эшләрлек 40-45-50 яшьлек барлыгы 48 хезмәткәр районда ничек кирәксезгә әйләнде?
Ташлыяр авылында 393 кеше яши. Аларга моңарчы 20 ел өзлексез Тәслия Камалова фельдшер хезмәте күрсәткән. Төп эшләреннән тыш 17 ел күршедәге кечкенә Атлас авылына да бушка йөреп эшләгән. Тәслия Камалованың гомуми эш стажы 27 ел булса да, ике бала белән декрет ялында утыру, 1999-2002 еллардагы кыскартуларда ярты штат берәмлегенә эшләү сәбәпле, ниһаять, май аенда аның стажын 20 ел тулган дип билгеләделәр. Шуңа бәйле рәвештә аңа тиешле махсус пенсия кулына беренче тапкыр 2008 елның 1 июнендә генә керде. Әмма картлык буенча чып-чын пенсиягә кадәр башланмаган 10 ел бар бит әле! Чыннан да, ачлы-туклы гаилә түгел Камаловлар. Илфак абый 30 ел шофер булып эшләгән. Хәзер диабет авыруы белән II группа инвалид. Шул дәвердә сатып алган шәхси "КамАЗ" машинасы бар, өе таштан, дөнья җитешле. Мәктәп яшендәге кызы бар һәм ул да авыру. Телне сындыра торган аутоиммунотермодит диагнозы белән. Бүген бу гаиләдә ышанычлы эшче бер Тәслия ханым гына. Ни өчен кыскартылырга тиеш соң ул? Хезмәттәше Рәмзия Насыйрова белән алар икесе дә шәфкать туташлары, икесе дә стаж өчен пенсиягә лаек булган, хәзер алар ярты ставкага да эшләргә риза югыйсә. Азнакай, Минзәлә районнары Ташлыяр кебек авылларда бер тулы һәм бер ярты штат калдыру җаен тапкан бит.
Кыскартылучы 48 кешегә соңгы эш көнендә 300 сум акча өләшкәннәр. Аларны стаж өчен пенсия алу сылтавы белән мәшгульлек бюросына да учетка алмыйлар. Мөслим үзәк хастаханәсе 3 ай акча түли дә, вәссәлам! Рәхмәт хаты биреп хушлашалар. Шушы 48 кеше арасында пенсиягә кадәр һавада асылынып калган 7 фельдшер-акушер да бар.
Кыскартылу турында өч ай алдан хәбәр итүче кәгазьне кулына алу белән Тәслия Камалова миңа мөрәҗәгать итте. Максаты – гаделлеккә ирешү. Иң башта Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәховка хат юллады ул. Министр белән телефоннан үзем дә сөйләштем. Ул:
– Штатларны кыскарту яисә калдыру мәсьәләсен муниципаль район башлыклары карамагына куйдык. Баш табиб белән алар ничек хәл итә – шулай булачак. Ә Т.Камалова мәсьәләсендә тагын бер хат языгыз. Әле бу кыскарту турында кисәтү генә, – диде.
Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Хәбиповның исә җавабы мондый:
– Мөслим үзәк хастаханәсенә оптимальләштерү мәсьәләсе буенча ул үзен эштә калдырырга дәлил булырлык документлар тапшырмады. Хезмәт кодексы законнары нигезендә, нәкъ менә Т.Камалованы кыскартуны комиссия раслады.
Бер көнне хакимияткә кыскартылучыларны җыйдылар. Моның төп сәбәпчесе Т.Камалова иде. Ул бит министрлыкларга шикаять язып йөри, янәсе. Аңлату эшләре: "Шауламагыз!" – дию белән тәмам. Туйгелде фельдшер-акушерлык пунктында эшләп кыскартылган 50 яшьлек астма авырулы шәфкать туташы Рәйсә Фәрхетдинова да: "Мәңге рәнҗим сезгә!" – дип чыккан баш табиб кабинетыннан. Чыннан да, кыскартылучылар нишләргә тиеш соң?
Гөлназ Шәйхи
Мөслим районы
|
|