поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘЙДУЛЛИН ШАМИЛ

Язучы, детектив әсәрләр авторы Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин 1939 елның 13 мартында Татарстанның Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылында туа. Үз авылларында – башлангыч, күршедәге Ак Бүре авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай сәгать заводында хезмәт юлын башлый, шунда әүвәл көйләүче, соңрак цех профсоюзы рәисе вазифаларын башкара, төп эшеннән аерылмыйча укып, завод каршындагы һөнәри-техника училищесын һәм шәһәрдәге кичке урта мәктәпне тәмамлый.

Ш.Шәйдуллинның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге милиция һәм закон саклау оешмалары белән бәйле. Төркестан хәрби округында мәҗбүри гаскәри хезмәт мөддәтен тутырганнан соң, аны комсомол юлламасы белән шул ук Төркестан Республикасының Ислотань шәһәре милициясенә оператив эшкә җибәрәләр. Шунда әүвәл милиция участогы инспекторы, соңрак өлкән тикшерүче вазифаларын башкарганда, ул читтән торып СССР Эчке эшләр министрлыгы каршындагы милиция академиясен тәмамлый.

КамАЗ төзелеше башлангач, 1974 елда Ш.Шәйдуллин Татарстанга кайта, башта – Чаллы шәһәренең Комсомол районы эчке эшләр бүлегендә җинаять эшләрен тикшерү җитәкчесе, аннары Алабуга шәһәр милициясендә штаб башлыгы, Менделеев шәһәрендә район милициясе начальнигы һәм янә Чаллы шәһәрендә Мәләкәс милиция бүлеге башлыгының урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елда милиция подполковнигы дәрәҗәсендә соңгы эш урыныннан отставкага чыга.

Язучыны киң катлау укучылар закон саклау оешмалары хезмәткәрләренең эш-гамәлләрен, җәмәгать иминлеген кайгырту һәм җинаятьләрне ачу юлында күрсәткән көндәлек батырлыкларын сәнгати чаралар ярдәмендә кызыклы, мавыктыргыч сюжет калыбына салып тасвирлаган хикәя, очерклар, роман, повестьлар авторы буларак беләләр. Аның «Көтелмәгән очрашулар» исемле юрист язмалары (1988), «Сөембикә шәмдәле эзеннән» исемле романы (1992), «Кляп из ваучеров» (рус телендә, 1994), «Иблис оҗмахы» (2002) исемле китаплары әдәби тәнкыйтьтә хәзерге татар прозасының детектив жанрында иҗат ителгән уңышлы әсәрләре итеп бәяләнә.

Ш.Шәйдуллин – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Көтелмәгән очрашулар: юрист язмалары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 88 б. – 15000 д.
Сөембикә шәмдәле эзеннән: детектив роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 208 б. – 7000 д.
Вөҗдан ярасы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 48 б. – 5000 д.
Иблис оҗмахы: детектив повесть. – Чаллы: Ак бит, 2002. – 132 б. – 500 д.
Упкын өстендә: докум. повесть. – Чаллы, 2005. – 188 б. – 1000 д.

* * *
Кляп из ваучеров: детективная повесть. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 132 с. – 20000 экз.
Испытанные совестью: очерки. – Наб. Челны: Город. типогр., 2004. – 240 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәйхетдинов Ф. Милиция майоры, язучы, шагыйрь // Якты юл. – 1990. – 10 нояб.
Мифтахов З. Детектив остасы // Таң йолдызы. – 1993. – 20–27 май.
Дунай Ф. Шинель кесәсендә шигърият // Ватаным Татарстан. – 1999. – 29 нояб.
Хисмәтулла Р. Такташларга барып тоташа // Шәһри Чаллы. – 2001. – 16 март.

* * *
Карпов И. Удачный кляп // Сов. милиция. – 1994. – 10 февр.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»