Үзем турында кыскача
Мин, Шәрипова Флүсә Мирзагали кызы, 1947 нче елның 15 нче февралендә Исәнсеф авылында туганмын (ул вакытта Калинин районы). Әткәй-әнкәйләр 1949 нчы елны Кырынтау авылына күчеп килгәннәр. Ул авыл әнкәй үскән авыл, бабай үлгәч әби ялгыз калган була, 1954 нче елны Кырынтау башлангыч мәктәбенә кереп, 1958 нче елда Симәк 8 еллык мәктәбенә йөри башлап, Симәк мәктәбен 1962 нче елны тәмамлап Казанга чыгып киттем. Шул ук елны “торгово-кулинарное училищега да эшче-яшьләр мәктәбенә дә укырга кердем. Сәүдә училищесын да, эшче-яшьләр мәктәбен дә бер үк вакытта тәмамладым 1964 нче елны. Җәен керү имтиханнары тапшырып, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Физика бүлеген 1968 нче елны тәмамлап (очно, ягъни көндезге бүлектә укыдым), Мөслим районы Мәлләтамак урта мәктәбенә физика укытучысы булып, юллама буенча эшкә урнаштым. Кырынтаудан Мәлләтамакка 32-33 км ераклыкка атна саен йөреп бик интеккәнгә күрә, үзем РОНО га кереп берәр якынрак мәктәптә урын юкмы дип сорадым. 1969 нчы елның җәе иде бу, нәкъ шул вакытта Күбәк урта мәктәбендә уку-укыту мөдире булып эшләгән Карл Мөхәтович Ахметовлар гаиләләре белән Мөслимгә күчәләр иде (хатыны врач – Римма Миннуловна). РОНОда, “әгәр завуч булып күчәргә риза булсаң Күбәк мәкттбенә күчәрбез”, - диделәр. Шулай итеп мин Күбәк мәктәбенә күчеп анда 5 ел эшләгәннән соң, берничә иптәш кызым белән Чаллы шәһәренә эшкә чыгып киттек. Мин мәктәп системасына кабат әйләнеп кайтмадым. Башта “Кам ГЭС”ның, аннары, “Камаснабның” хисаплау үзәкләрендә инженер булып эшләдем. Пенсиягә 2002 нче елны чыгып, Кырынтау авылына әйләнеп кайттым. Кырынтау авылына әйләнеп кайттым. Кырынтау авылы – 1969 нчы елны мәктәпне ябу сәбәпле акрынлап тарала башлап, соңгы гаилә 1977 нче елны күчеп киткән авыл. Авылның җимеш бакчаларына кадәр, йорт нигезләренә кадәр тигезләп иген басуы ясаганнар иде. Бу авыл элек “алга” колхозына (үзәге Симәк авылы) керсә дә, авыл беткәч ул җирләрне “Урожай” колхозы биләмәләренә керттеләр. Безнең авыл урынында “Урожай” колхозы игеннәре үсә иде.
1996 нче елны бөтен илдә үзгәреш җилләре исә башлаган вакытта, Кырынтау авылы тарихына да бу җилләрнең килеп кагылуы гаҗәп түгел. Зыярат коймаларын яңарту, авылдашларны күреп гапләшү өчен җыелып сабан туе үткәрү идеясы, кабаттан авылны торгызуга әйләнеп китте. Мин үзем беренче сабан туеннан башлап, хәзергесенә кадәр катнашып киләм. 1997 нче елның көзендә (нәкъ кырынтауга нигез салынуга 70, ә юкка чыгуына 20 ел үткәч) Кырынтау авылының беренче йортына нигез салу башлана. Шул еллардан башлап мин әдәбият белән шөгыльләнәм.
Әдәбият, мәдәният, сәнгать
Шигырьләремне мин үсмер чактан ук яза идем. Әмма, кемгә дә булса күрсәтергә кыенсындым. Һәм ул шигырьләрем минем юкка чыга барды. Ә инде уңайсызлану хисләремне җиңеп, халыкка газета аша чыгуым дини белем ала башлавым белән бәйләнгәндер.
Инде шигырьләремне үземнең якташларым да укысын әле дип, “Авыл утлары” газетасына да тәкъдим итәргә булдым. Шигырьләрем тупланган бер дәфтәрне Фоат Садриевның өенә үк кертеп бирергә йөрәгем җитте. Әдип миңа үз фикерләрен җиткерде. Бик әһәмиятле, бик кыйммәтле булган киңәшләрен бирде. Шулай итеп, минем “Авыл утлары” газетасы белән дә иҗади дуслыгым урнашты.
Бүгенге көндә дә язмыйча тора алмыйм. Җан тетрәткеч вакыйгалар, күңелдәге хис-дулкыннар каләм алырга этәргеч булып торалар. Ходай насыйп итсә, язганнарымны халкыма җиткерә барырмын, дип өметләнәм.
Кырынтау.