поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШӘРИПОВ ИРЕК

“Бездә үз дәрәҗәсен белеп яшәүче татарлар!”

Моннан ун ел элек Бөтендөнья татар конгрессы илдә федераль Сабан туе уздыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. “Бу бик уңышлы проект булып чыкты. Федераль Сабан туен уздыру хәзер һәр төбәк өчен зур дәрәҗә һәм горурлык санала. Әлеге дәрәҗәгә ирешим дисәң, конкурс үтәргә кирәк дип әйтсәң дә була. Мәсәлән, узган ел без Төмән шәһәре белән тартышкан идек. Безнең соңгы, саллы дәлилебез Ижау шәһәренә быел 250 ел тулу факты булды. Шуңа күрә, быел бездә уздырабыз дип килештек,” – ди Удмуртиянең татар милли хәрәкәт җитәкчесе, “Яңарыш” газетасының редакторы Ирек Шәрипов.

- Ирек әфәнде, Сабан туе бәйрәменә ничегрәк әзерләнәсез?

-Федераль Сабан туе безнең өчен ике көн бәйрәм генә түгел. 2 июль көнне без кунакларны кабул итә башлыйбыз. Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков та булачак, илледән артык төбәктән кунаклар килүен көтәбез. Килгән делегатларга үзебезнең хәлләр турында да сөйләргә ниятебез бар. Аларның фикерләрен дә тыңлыячакбыз. Шул ук көнне Удмуртия һәм Татарстан сәнгатькәрләре көче белән махсус зур концерт-тамаша әзерләнә. Ә 3 июльдә көне буе Сабан туенда бәйрәм итәчәкбез. Без монда ике максатны күздә тотабыз: беренчедән Удмуртиядә яшәүче 110 мең татарга бу чара берләшү дигән сүз. Ни дисәң дә татарларыбыз шәһәр районнарына таралган. Уртак чара уздыру ул инде аларны күрештерү , аралаштыру моменты булып тора. Без программаны шулай итеп төзедек. Бәйрәмне оештыруда бөтен Удмуртия татарлары катнаша. Аларның һәрберсе Сабан туйга үз өлешен кертәчәк. Ә икенчедән без күп милләтле илдә яшибез. Безнең үзебездә генә дә төп өч милләт вәкилләре яши, руслар(50 процент), удмуртлар (30-33 процент) һәм татарлар (10 процентка якын). Башка халыкларга татарны матур итеп, булган итеп күрсәтәсе килә. Әлбәттә ул көндәлек эшебез, аны һәрдаим раслап торырга кирәк. Үзегез беләсез: тормышта инде ул көнкүреш шовинизмы да бар. Бер-береңне яратмаучанлык та очрап куя. Шунлыктан безнең федераль бәйрәмебезне башкалар да яратып кабул итсен иде. Удмуртия татарлары шуңа өметләнә.

-Татарлар ун процентны тәшкил итә дидегез, Сездә ул татарларның милли тормышы ничегрәк бара?

- Бер җөмлә белән әйткәндә, Татар милли хәрәкәтенә хәзер 20 ел. Шушы егерме елның төп нәтиҗәсе буларак, мәсәлән Ижау шәһәренең татар мохите бар. Бу нәрсәләрдә чагыла дигәндә, әлбәттә инде мәгълүмат чараларында. Безнең Удмуртия республикасының атналык 16 битле “Яңарыш” дигән татар газетасы чыгып килә. Тиражыбыз да 5 меңннән артык, ягъни 5 мең татар гаиләсе әлеге газетны укый дигән сүз.

- Мондый күләмле басманы чыгару өчен кадрлар да кирәк... -Бездә ундүрт кеше эшли. Татарстаннан да ярдәм бар һәм үзебез дә кадрлар белән эшлибез. Бүгенге көндә безнең редакциядә генә 5 кеше КДУ ның журналистика факультетын тәмамлаган кешеләр. Удмуртиядә һәр атнада 7 татар тапшыруы чыга. Бу җиде тапшыруның икесе регониаль тапшырулар - үзебез әзерлибез. “Безнең вакыт” дигән атналык татар публицистик программасы, икенчесе ”Күңелле кыңгырау” дигән татар тапшыруы. Моннан тыш, “Хәерле иртә, Татарстан!” дигән биш тапшыру әзерлибез. “Татарстан яңа Гасыр” телерадио компаниясе белән килешү төзедек. Без спутниктан аларның татар телле тапшыруларын яздырып алабыз. Һәм һәр көнне иртә белән эфирга чыгабыз. Татарстан тапшыруларын карар өчен махсус тәлинкәләр кирәк бит. Алар бөтен татар гаиләләрендә дә юк. Ә безнең аша Удмуртиянең барлык татарлары да Яңа Гасыр каналының кайбер тапшыруларын рәхәтләнеп карый ала. Матбугат чараларының тулы канлы итеп эшләве, татар концертларына, татар тамашаларына игътибарны арттырды дияр идем. Удмуртия татарлары үз милли концертларына ешрак йөри башлады.

-Дин мәсьәләсе ничегрәк?

- Ижауның үзендә генә өченче мәчет аякка басып килә. Бу бик тә уңай күренеш. Чөнки бездәге мәчетләрне зур инвесторлар төземи. Аны шул җирле эшкуарлар, халык сала. Бу да милләтне берләштерә торган фактор дип уйлыйм.

- Ирек әфәнде, Сез бит әле үзегез дә үрнәк гаилә башлыгы. Удмуртиядә татар гаиләләре еш төзеләме? Татар яшьләре белән ничегрәк эшлисез?

- Гаилә кеше үрнәгендә оеша торган нәрсәдер инде ул. Катнаш гаиләләр ул инде безнең барыбызның да уртак мәсьәләсе. Ижауда да шулай ул. Әмма шул ук вакытта аралашу мөмкинлеге булгач, татар гаиләләре төзү мөмкинлеге дә Ижауда зур. Бездә яшьләр оешмасы бар. Аларның интернетта үз сайтлары булдырылган. Анда 2 меңгә якын татар яшьләре үзара аралаша. Искиткеч матур парлар да оеша. Мәчет аша бик күп мөселман-татар гаиләләре корыла. Удмуртиядә барлыгы 20дән артык мәчет эшли. Барысының да имамнары татар, вәгазьләр дә татар телендә бара. Мәчетләребездә рус телендә вәгазь укуларына без катгый рәвештә каршы торабыз.

- Ижауда да җанисәпкә әзерлек бара торгандыр?

- Удмуртия җанисәп алу буенча катлаулы регион булмаячак. Чөнки бездә татар-керәшен, татар- мишәр дигән проблемалар юк. Бездә татар төбәге инде. Удмуртиядә гомер бакый яшәгән татарлар, ачлык елларында күчеп килгән Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Кукмара татарлары яши. Алар без кем икән дип аптырап йөрүче татарлар түгел. Бездә үз дәрәҗәсен белеп яши торган татарлар! Монда хикмәт бары тик җаписәпнең ничек корылуында гына.

- Кабат Сабан туе бәйрәменә әйләнеп кайтсак, Ижауда узачак милли бәйрәм башка елларныкыннан нәрсәсе белән аерылачак?

- Гомумән без үзенчәлек кертү белән мавыкмаска булдык әле. Сабан туе ничек булырга тиеш, шулай уздырыга телибез. Ат чабышы - Сабан туйның аерылгысыз өлеше. Федераль Сабантуйлар уздыру тәҗрибәсе ат чабышы уздыруларның кыен ягын күрсәтте. Шәһәр эчендә ат чабыштыру, үзегез беләсез, читенрәк. Шуңа күрә бу төр ярышка формаль рәвештә генә киләләр иде. Атлар күрсәтеп шоу ясап алалар, ә җан атып карарардай тамаша булмый. Ә без Ижау Сабан туенда нәкъ менә шушыны максат итеп куйдык. Ижау ипподромында безнең үтенеч буенча, быел зур реконструкция үткәрелде. Шәһәр ипподромнарының үзенчәлеге шунда: гадәттә анда барысы да коляскалы атлар өчен көйләнгән. Ижау иподромының трассасы хәзер чабыш атлары өчен җайлаштырылды. Ат бәйгесе Удмуртия Президенты призына дигән исем астында узачак. Беренче урынга машина куелган.

- Сабан туена ел буе җиң сызганып әзерләнгәнсез ахыры?

- Ат чабышы ярышлары ярты көнгә кадәр сузылачак.Зур бүләкләр фонды булдырылды. Ат ярышларында катнашырга төрле төбәкләрдән вәкилләр чакырабыз, атлары белән рәхим итсеннәр.

- Ниятләгән эшләрегезне хәерле ягы белән башкарырга язсын!


Мөршидә Кыямова
Intertat.ru 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»