поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘРИФУЛЛИН МӘСГУТ

(1928–1966)

Мәсгут Гафиятулла улы Шәрифуллин 1928 елның 18 февралендә Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районы Рәтамак авылында туа. Балачагы һәм мәктәп еллары шул авылда уза. Ватан сугышы чорында колхозда эшли. 1947–1952 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казан предприятиеләренең берсенә автомат станоклар көйләүче слесарь булып эшкә керә, аннары Казан сәнгать училищесында укый. Училищены тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында рәссам-декоратор, соңыннан Казан телестудиясендә сәнгать цехы мөдире хезмәтләрен башкара. 1963–1965 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институтының икееллык Югары курсларын тәмамлап кайтканнан соң, М.Шәрифуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1966 елның 17 апрелендә вафат була) СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли.

М.Шәрифуллинның әдәби мирасы артык зур түгел. Ул узган гасырның илленче-алтмышынчы еллардагы авыл тормышына багышланган бер төркем хикәяләре, «Еллар үткәч», «Җир хуҗасы» исемле ике повесте һәм «Туганнар» исемле драма әсәре белән билгеле. Соңгысы, сәхнәләштерелеп, 1966 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.

М.Шәрифуллин – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Айлы төндә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 72 б. – 6000 д.
Еллар үткәч: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 192 б. – 11000 д.
Серле язулар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 118 б. – 10000 д.
Җир хуҗасы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 140 б. – 10000 д.
Җир хуҗасы: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 288 б. – 10000 д.

* * *
Спустя годы: повесть / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 112 с. – 15000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Ф. Тормыш һәм характерлар дөреслеге // Казан утлары. – 1965. – № 11. – 147–151 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»