поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШӘРӘФИЕВ РАФЫЙК

Карадуган авылы зираты (Балтач районы)

Себер салкыннарын ияртеп көнчыгыш ягыннан искән җил, авыл читенә җиткәч, икегә аерылган урамнарның кайсына керергә белмәгәндәй, басыла төшә. Авыл башындагы зират та жилне исәр юлыннан тоткарлап тынычландырадыр. Шулай да кайвакыт жил куәте борынгы бу зиратның карт каеннарын сындырырга җитәрлек була, ел саен язгы чистарту вакытында юан-юан бер-ике каенны йә тураклап яндырырга, йә зират читенә тарттырып чыгарырга туры килә. Гажәеп зур ябалдашлы, колач җитмәслек юан нарат кына җил-давылларның берсенә дә бирешмичә горур басып тора. Хәер, горурлыгы картларчарак инде, аның да гомер азагы җитә бугай. Зиратның иң карт агачы икән диләр иде шул аны. Бәлки ул авылның яшьтәшедер һәм заман зилзиләләренә карамый әлегәчә исән-имин яшәп, шул авыл язмышын гәүдәләндерәдер. Наратның асылынып үскән түбәнге ботаклары җиргә тигәч, заман ахыры җитәчәк, дип тә юрыйлар иде авыл картлары. Тора-бара ул ботаклар яшәүдән һәм үсүдән туктап корый башладылар, тик җиргә әллә ни якынаймадылар. Инде без, бүгенге өлкәннәр, бу легенданы балаларга сөйли калсак та, чынга алучы булмас иде, мөгаен. Тик барыбер, заман ахыры яисә гомер азагы киләчәген искәртү өчен генә булса да, сөйләргә кирәк булган. Кабатлый торгач, шунда бу «ахыр»га үзебезне дә ышандырган булыр идек, бәлки. Һәркемнең «дөнья»сы бер бетәчәк бит. Авыл кешеләренең әллә ничә буыныннан бирле килгән легендаларны өзүче булу ни үкенеч!

Зиратның түбәнге итәгеннән аз гына көнчыгыштарак тагын бер каберлек бар иде. Анысын керәшен зираты дип йөрттеләр. «Керәшен» атамасын телгә алырга теләмәгән олылар аны «яңалар зираты» дия иде. «Яңалар» дигәне яңа керәшеннәрне аңлаткандыр, бәлки. Шундый төшенчә дә бар икән бит. XVIII гасырдан соң чукындырылганнарны яңа керәшеннәр дип атаганнар. Ләкин Карадугандагылары борынгырак булганга охшый. Кайбер тарихи язмалар да монда иске керәшеннәр яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Бер елны күмәк хуҗалыкның ипсез бер рәисе, кайдандыр килгән мелиораторларга кушып, каберлекнең агачларын төбе-тамыры белән йолкытты. Җирен болынга кушарга теләгәннәрдер, күрәсең. Табигый, ягъни, «кыргый» болыннарны сөреп «культуралаштыру» заманы иде шул. Каберлекнең карт каеннары бу тирәне сөрергә комачаулагандыр, мөгаен. Әмма сөрү борынгы каберлекнең дә печәнен яхшыртмады, ә болынның кайчандыр төрле-төрле чәчәктән генә торган, «Карадуган болыны печәне» дип аерым макталып йөргән үләне картлар истәлегендә генә калды.

«Яңалар зираты»нда төп зираттагы нараттай карт агачлар юк иде. Шуннан чыгып, зират үзе дә «яшьрәк» булган, димәк, керәшеннәр монда авылга нигез салган мөселман татарлардан соңрак килеп урнашканнар дип уйларга нык сәбәп бар.

Ике зират арасындагы бушлыкка да кеше мәетләре күмелгән булып чыкты. Илдә кукуруз игү шаукымы күтәрелгәч, булачак силоска зур итеп чокыр казучылар шундый билгесез каберлеккә тап булдылар. Аннан бала сөякләре дә чыкты. Траншеяга, әлбәттә инде, силос салынмады. Бирегә кемнәр мәете күмелгәнлеге исә сер булып калды. Бөек акыл иясенең: «Җиргә баскан һәр адымың — кеше йөзенә» дигән сүзләре тагын кайсы авылга шушылай тәңгәл килә икән?

Хәзергә кадәр билгеле булган тарихи истәлекләрдә Карадуган авылы /Кородован/ беренче тапкыр Иван Болтин төзегән «Казан өязенең 1602-03 елгы Язу кенәгәсе»ндә /Писцовая книга Казанского уезда 1602-03 г.г./ телгә алына. Шушы документка нигезләнеп булса кирәк, «Татар исемнәре энциклопедиясе» Карадуган авылына XVII гасыр башында нигез салынган дип белдерә. Ләкин авыл, һичшиксез, элегрәк төзелгән. Чөнки әлеге Язу кенәгәсендә элекке авыл урыны /пустошь/ турында гына сүз бара. Аңа кадәрге Карадуганның төгәл тарихың инде мәңге белә алмабыздыр. Ә шулай да авылны «пустошь»ка калдырган сәбәпләр һәммәбезгә мәгълүм диярлек. Явыз Иван яуларының буйсындыру сугышлары Казан ханлыгының үзәген тар-мар итү белән генә төгәлләнмәгән әле. Халык үзе дә җиңелүе, иреген, дәүләтен югалтуы белән килешергә теләмәгән, шунлыктан ханлыкның әле бер, әле икенче төбәгендә баш күтәрү чуалышлары чыгып торган. Мәскәүнең яулап алынган милләтләрне көчләп урыслаштыру-чукындыру сәясәте дә зур ризасызлыклар китереп чыгарган. Билгеле, урыс гаскәрләре мондый «фетнә»ләрне рәхимсез төстә бастыра килгәннәр, халкын кырып, фетнә үзәге саналган авылларны тар-мар иткәннәр. Тарихчылар 1552-57 елларда гына да Казан арты төбәгендә һәм Кама буенда 250 татар авылыннан көл генә калганлыгын язалар. Мәгълүм Иван Болтин да, төбәктәге Салауч /Салавыч/, Елгулова /Яңгул/ авылларын язган чакта, «күптән түгел булган сугыш»ны телгә ала, чөнки сугыш әлеге авылларны да беркадәр вакытка кешесез калдырган була.

. . .

Авылдан ерак түгел, иске Казан юлы өстендә, борынгы әүлия кабере бар. Кабер турындагы мәгълүмат С. М. Шпилевскийның «Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии» китабына (Казань, 1877, стр. 485, «Древняя могила в д. Карадуван на р. Шошме»), шулай ук унике томлы «Татар халык иҗаты»ның «Риваятьләр һәм легендалар» китабына кергән. Менә легендаларның «Кисек башлы әүлия» исемлесе (игътибар итик, ике чыганакта да авыл атамасы Карадуган дип бирелә, ә ниндидер «кара туган»га бернинди ишарә юк):

«Карадуган авылыннан ерак түгел, почта юлы буенда иске язулы бер кабер ташы бар. Бу ташны ике йөз еллар элек Вятка губернасындагы Бәрәскә авылы сәүдәгәрләре куйган, дип сөйлиләр. Бу кабер ташы турында шундый хикәят сакланган: Бохарадан өч кеше чыгып бөтен җирдә ислам дине таратып йөргәннәр. Бервакыт Казаннан Карадуганга бара торган юлда, хәзер Фонглен урманы дип аталган урманда, ниндидер юлбасарларның олаучыларга һөҗүм иткәннәрен күрәләр һәм олаучыларны якларга ташланалар. Әмма бу сугышта юлбасарлар бер изгенең башын кисәләр. Изге, башын култык астына кыстыра да, алга таба китә. Иптәшләре аннан башын алырга телиләр, ләкин ул бирми. Шуннан алар аның ике кулыннан тоталар да юл буйлап китәләр. Алар шулай сигез чакрым үтәләр, аннан соң башсыз кеше юлдан читкә өч адым атлый да егылып үлә. Иптәшләре аны шул урында күмәләр, ә үзләре кире Бохарага кайтып китәләр».

Күршедәге Шубан авылы мулласының кызы Нәкыя Мәгъсүмова, әтисе Мәгъсүмҗан хәзрәттән ишетеп калып, әүлия каберенә Хәсән улы Искәндәр хаҗи күмелгән дип хәтерли иде.

Кабернең борынгы ташы гасыр җилләрендә таралып бара инде. Бик тирән батырып язылган гарәп хәрефләре танымаслык булып тигезләнә. Шулай да филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов 1994 елда бу таштан «Бар дөньяның хакиме Аллаһе әйтте: бер сәгатьлек дөньяга алданып иманыңны онытма» дигән сүзләрне укый алды. Ул шулай ук «тарих тукыз йөз кырык икедә» дигән сүзләрдән чыгып «таш һиҗри 942, руми 1536да куелган, дигән нәтиҗәгә килде. Димәк, кабернең «яше» легендада әйтелгәннән дә өлкәнрәк булып чыга. Керәшеннәр нигез салган кара исемле авыл янына бер мөселман да үз изгесен җирләп, берничә гасыр торырлык язулы таш куеп калдырмаган булыр иде. Димәк, авыл атамасының килеп чыгышы хакында Износков язып алган юраманың ышандырырлык төпле нигезе юк. Диннәр борын-борыннан янәшә килешеп кенә яшәгәннәр дип уйласак, нык хаталанган булырбыз. Тәре походларын, көч белән чукындыруларны, чукынганнан соң ислам диненә кире кайткан өчен җәзалауларны онытмыйк. Мондый жәза кылычы Карадуган өстендә дә ялтырап-ялтырап алган.

“Казан утлары” (8/2007) журналы, Рәфыйк Шәрәфиевның “Бер авылның күргәннәре” язмасыннан кыскартылып бирелә. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»