поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

«Тәмле» киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы. «Малайларга-кызларга» сериясе. Төзүчесе Ләйсән Хафизова. — Казан: Мәгариф, 2004.

Әлеге басма балалар өчен. Ул бутербродлар, салатлар ясау, йомырка пешерү кебек гади һәм әзерләү җиңел булган ризыклар белән бергә, камыр ашлары пешерергә дә өйрәтер. Шулай ук шулпалар пешерергә, балык ризыкларын һәм икенче ризыкларны әзерләп карарга тәкъдим итәбез. Гомумән, «тәмле» киңәшләрне куллану өчен күп вакыт һәм зур осталык таләп ителми.

ШОКОЛАДЛЫ ТОРТ

Камыр өчен: 100 г шикәр комы, 130 г атланмай, 240 г он, 1 йомырка сарысы, 50 г какао, бер чеметем ванилин;
крем өчен: 1 стакан сөт, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 йо-мырка сарысы, 1 бал кашыгы он, бер чеметем ванилин, 100 г шоколад

Майны вак кисәкләргә кисәбез, шикәр комы, он, какао, ванилин, бер чеметем тоз салабыз һәм ярмаланып беткәнче яхшылап тураклыйбыз. Икенче савытта йомырка сарысын күпертәбез һәм шул массага кушабыз, тиз генә камыр басып, аны 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Аннан соң он сибелгән кунага салып, 5—7 мм калынлыгында җәймә җәябез, квадрат кисеп алабыз. Квадратны майланган формага алып салабыз. Җәймәнең кырыйларын, пешкәндә тигез күперсен өчен, форманың кырыйларына кысабыз. Берничә урыннан камырны чәнечке белән тишкәлибез дә кызу газ мичендә 20 минут пешерәбез.

Камыр пешкән арада крем ясыйбыз. Онны табада ачык сары төскә кергәнче кыздырып алабыз, суытабыз һәм аерым савытта күпертелгән йомырка сарысын кушып болгатабыз. Кәстрүлдә шикәр комы белән сөт кайнатабыз һәм аны алдан әзерләнгән катнашмага әкрен генә болгата-болгата салабыз. Болгатуны туктатмыйча, катнашма куерганчы 5—6 минут кайнатабыз, аннан соң ванилин һәм угыч аша уылган шоколад өстибез.

Пешкән торт өстенә уртага крем салабыз, кырыйларына күпертелгән каймак (яки шикәр комы белән күпертелгән сөт өсте) салып чыгабыз.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»