поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШИҺАП РӘШИТ

(1938–2003)

Рәшит Шиһап (Рәшит Әхмәтдин улы Шиһапов) 1938 елның 6 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа. Казан педагогика училищесын һәм Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Озак еллар Республика һәм Лениногорск телевидениеләрендә, Лениногорск предприятиеләрендә, шәһәрнең «Заман сулышы» газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшли.

Р.Шиһап училищеда һәм институтта укыганда ук шигырьләр яза башлый. Бу чорда шигырьләре республика матбугатында еш басыла. Аның сүзләренә композиторлар җырлар да иҗат итә. «Рәмзия» (М.Яруллин), «Күзләрең лә, күзләрең» (Л.Айтуганов), «Кайтырсыңмы», «Яфраклар серләшкәндә» (Ф.Хөснуллин) җырлары «Татарстан» телерадиокомпаниясенең фондына да кертелә.

Бераз вакыт ул иҗаттан читләшеп тора, шулай да язуыннан туктамый. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Р.Шиһап Лениногорскида «Хисләр давылы» (1992), «Җырларымнан мине эзләгез» (1993), «Яратулар белән дөнья тулы» (1996), «Сыкрау» (1997) дигән шигырь җыентыкларын бастыра. 1997 елда Татарстан китап нәшриятында аның шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Заман белән бәхәс» (1997), «Җан авазы» (1998), «Идел-Пресс» нәшриятында «Тормыш кыры» (2001), «Рухият» нәшриятында «Ишетәсеңме?» (2002) «Мин яшәдем» (2008) исемле китаплары дөнья күрә.
Ул күп еллар Лениногорскидагы Халык драма театрының режиссеры булып эшли. Хәзерге вакытта әлеге театр Рәшит Шиһап исемен йөртә.

1996 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Р.Шиһап – Ш.Бикчурин исемендәге әдәби премия лауреаты.

Шагыйрь 2003 елда вафат була, үзенең туган авылы Яншыкта җирләнә.

Р.Шиһап – 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хисләр давылы: җырлар, шигырьләр / кереш сүз авт. А.Хәсәнов. – Лениногорск, 1992. – 64 б. – 2000 д.
Җырларымнан мине эзләгез: җырлар, шигырьләр / кереш сүз авт. Җ.Рәхимов. – Лениногорск, 1993. – 82 б. – 2000 д.
Сыкрау: шигырьләр. – Лениногорск, 1997. – 58 б. – 300 д.
Заман белән бәхәс: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Ә.Рәшитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 80 б. – 2000 д.
Җан авазы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 96 б. – 1500 д.
Юлларда язмышлар: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 96 б. – 2000 д.
Тормыш кыры: шигырьләр, поэма. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 240 б. – 500 д.
Ишетәсеңме?: шигырьләр, поэма. – Казан: Рухият, 2002. – 320 б. – 1000 д.
Мин яшәдем: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. Ә.Рәшитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 310 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Алишева И. Ак бабай // Шәһри Казан. – 2008. – 11 гыйнв.
Шиһапов М. Абыем турында // Ватаным Татарстан. – 2008. – 28 гыйнв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»