поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШӘФИ РИЗА

(1923–2004)

Риза Шәфи (Риза Закир улы Шәфиев) 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма өмет-хыялларын дәһшәтле сугыш өзә. 1941 елның 22 июненнән үк ул – Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә: фәнни-тикшеренү институтында башлап җибәрә. Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. Куәтле ракеталарны булдыру хәстәренә дә ул беренчеләрдән булып билгеләнә. Хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә.

Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Ул елдан-елга шигъри иҗат камиллеген үстерә.
Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып, бүгенгебез, киләчәгебез өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә.

Ул 2004 елның 3 декабрендә Воткинскида вафат була.

Р.Шәфи – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каен, Чыршы һәм Кисәү: әкият. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 12 б. – 25000 д.
Синең җылы кулларың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 95 б. – 3000 д.
Иң матур чагың: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 80 б.
Җан җылысы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 80 б. – 1700 д.
Җомак әйтәм, җавап көтәм: табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 16 б. – 5000 д.
Офыклардан офыкларга: шигырьләр. – Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 1999. – 385 б.– 1000 д.
Тауларым иңендә таулар: шигырьләр. – Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 2004. – 384 б.– 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәким С. Шинельле шагыйрь // Шәһри Казан. – 1998. – 19 июнь.
Гаташ Р. Риза Шәфига 80 яшь // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 179 б.
Хәким С. Юбилей уңаеннан // Шәһри Казан. – 2003. – 7 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»