поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШАМУКОВ ГАБДУЛЛА

(1909-1981)

Күренекле сәхнә остасы, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Рухулла улы Шамуков 1909 елның 11 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) Әсән авылында крестьян гаиләсен|дә туа. Үз авылындагы — башлангыч, Мәләкәстәге җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1929 елда Уфа шәһәренә барып, Башкорт сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә, аны тәмамлагач, унбиш елга якын Башкорт дәүләт академия театры труппасында актер булып эшли. 1946 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә чаклы ул Казанда — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. 1952 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1944 елда КПСС сафларына член итеп алына.

Г. Шамуков — әдәбият, сәнгатьнең төрле тармакларында көчен сынап, һәркайсында үзенчәлекле эз калдырган күпкырлы иҗат кешесе. Актер буларак, ул үзенең ярты гасырга сузылган сәхнә гомерендә татар театр сәнгате тарихында онытылмас сәхифәләр булып калырлык дистәләрчә образлар, характерлар иҗат итә.

Театр сәнгатен үстерүдәге күренекле хезмәтләре өчен Г. Шамуков Башкортстан АССРның атказанган (1943), Татарстан АССРның (1950), РСФСРның (1957) һәм, ниһаять, 1980 елда СССРның халык артисты дигән хөрмәтле исемнәргә лаек була, илебезнең югары бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнә (1960).

Г. Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын торгав жанрларында иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә уңыш белән баралар. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый—1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В. Шекспирның мәшһүр «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет драматургиясенең күп кенә күренекле әсәрләре татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә Г. Шамуков тәрҗемәсендә куела яки нәшриятларда аерым басма булып чыга. Алар арасында В. Шекспирның трагедия һәм комедияләре («Венеция сәүдәгәре», «Ромео һәм Джульетта», «Чамасына күрә чарасы»), Лопе де Веганың «Җүләр кыз», П. Бомаршеның «Шау-шулы көн», Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», А. Грибоедовның «Акыллылык бәласе», Н. Гогольнең «Өйләнү», А. Пушкинның «Моцарт һәм Сальери», А. Островскийның «Котырган акчалар», М. Горькийның «Тормыш төбендә», А. Чеховның «Өч сеңел», борынгы грек драмматургы Эсхилның «Богауланган Прометей», совет язучыларыннан К. Симоновның «Ят күләгә» кебек чәчмә яки шигырь белән язылган драма әсәрләре бар. Әдип шулай ук бөек рус мәсәлчесе И. Крыловның да илледән артык мәсәлен татарчалаштыра, моның өстенә, үзе дә күп санлы мәсәлләр иҗат итә. 1969 елда әдипнең тәрҗемә һәм оригиналь мәсәлләре, бергә тупланып, Татарстан китап нәшриятында аерым җыентык булып басылып чыкты.

Г. Шамуков әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм шигырь төзелешенә кагылышлы теоретик хезмәтләр авторы буларак та укучыларга таныш.

Г. Шамуков — үзенең иҗади тормышын актив җәмәгать эше белән тыгыз бәйләп алып барган әдипләрнең берсе. Ул берничә тапкыр КПССның Казан шәһәр һәм Вахитов район комитетларына член итеп сайланды, озак кына еллар ТДАТның партия оешмасы секретаре булып торды. Казан театр Училищесының укытучысы буларак, ул театр сәнгате өчен яшь кадрларны үстерү-тәрбияләүгә дә үзеннән зур өлеш кертте.

Г. Шамуков 1981 елның 21 сентябрендә Казанда вафат булды. Ул 1944 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Уңган кыз: Пьеса-әкият. 3 пәрдәдә, 5 күренештә.— Казан: Татгосиздат, 1954.— 51 б. 15000.
Нәкый Исәнбәт: Язучының тормышы һәм иҗаты турында монография.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 76 б. 2000. Рец.: Кашшаф Г. Монографик хезмәтләр кирәк.— Сов. әдәбияты, 1960, № 4, 142—145 б.
Мәсәлләр.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—16 б., ил. 10000.
Базга төшкән аю: Мәсәлләр.— Казан, Таткитнәшр., 1967.— 30 б. 10000.
Мәсәлләр. [Н. Юзиев кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 134 б. 7000. Рец.: Яруллин Ф. Үткен каләм.— Казан утлары, 1970, № 9, 154— 155 б.
Каләмем: [Мәсәлләр, мәкаләләр. М. Мәһдиев кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1979.—272 б. 7000.
Водяная: Пьеса по мотивам детских стихов-сказок Г. Тукая.— Уфа: Баш-книгоиздат, 1942.—23 с. 3000.

Аның турында

Габдулла Шамуковка 50 яшь.— Сов, әдәбияты, 1959, № 12, 103 б. Шәрәфиев Ф. Сәхнә остасы.— Соң. Татарстан, 1967, 19 февр. Гыймранова Д. Тынгысыз кеше.— Казан утлары, 1970, № ю, 162— 169 б. Сарымсаков Ш. Талант һәм тырышлык: Г. Шамуковка 70 яшь.— Соң. Татарстан, 1979, 23 дек. Шәрәфиев Р. Без аны ник яратабыз.— Яшь ленинчы, 1979, 22 дек. Җәләлов X. Ялкынлы иҗат.— Татарстан яшьләре, 1979, 11 дек. Вәлиев Разил Ленин фәрманы белән,— Ялкын, 1980, № 10, 12—136. Гыймранова Д. Картаймас иҗат.— Казан утлары, 1982, № 1, 182— 186 б. Шамуков А. Великий образ. [Актер о своей работе над ролью В. И. Ленина].—Сов. Татария, 1969, 18 июня. Сечин В. Мастер татарского театра.— Сов. Татария, 1953, 6 февр. Кумысников X. Габдулла Шамуков.—Сов. Татария, 1957, 8 мая.; Две роли народного артиста.— Сов. Татария, 1979, 23 дек. Гумеров А. Актер и писатель.— Сов. Татария, 1959, 12 дек. Гимранова Д. Грани таланта.— Сов. Татария, 1976, 20 ноября; Прежде всего — актер.— Сов. Татария, 1970, 1 февр.; Два образа.—Сов. Татария, 1967, 1 февр. Өлин Р. Талант, не дающий стареть.— Веч. Казань, 1979, 24 дек. Народные артисты СССР.—Театр, 1981, № 4, с. 67—68. Народные артисты: [Искусство Советской Татарии]. Очерки.— Казань, Таткнигоиздат, 1980. В книге очерк X. Кумысникова о Шамукове. 41—50 с.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»