Волонтер
Бу төшенчә нинди дә булса хәрәкәткә кушылган һәм аның өчен бернинди керем алмаган кеше хакында. Туксанынчы дистәсен тутырган Салих абый Шамов үзен әнә шулай атый. Коллегалары арасында тирән ихтирам казанган һәм көнләшерлек сәламәткә ия булган кеше булгач, пенсиягә чыккач та мәктәптә эшләр, балаларга тарих фәнен укыта алыр иде ул. Әмма кечкенәдән үк Салих Сәйдәшев иҗатына гашыйк кеше аның музыкасының торган саен азрак яңгыравына, музыкаль драмаларның сәхнәдә бөтенләй куелмавына ("Зәңгәр шәл"дән кала), ничәмә-ничә буынның Сәйдәш моңнарыннан бихәбәр булып үсүенә битараф кала алмый шул.
Ул пенсионер булуының беренче көннәрендә үк кулына каләм ала да, матбугат аша композитор турындагы истәлекләре белән бүлешә. Алай гына да түгел, каләм белән композиторның якты истәлеген яклар өчен көрәш башлап җибәрә. Салих Сәйдәшев торган Горький урамына композитор исеме бирү, ул яшәгән йортны музей итү, композиторның һәйкәлен булдыру, Зур концерт залына С.Сәйдәшев исемен бирдертү... Күрәсез, үзе алдына куйган максатларның чынга ашканнары да, ашмаганнары да бар. Шуңа күрә утыз ел элек волонтерлар рәтен тулыландырган агай әле дә бу эшен ташларга җыенмый. Бүген Салих Шамов – Салих Сәйдәшев иҗаты һәм тормышының моңарчы билгеле булмаган сәхифәләрен сыйдырган ике китап авторы. Соңгысы, "Салих Сайдашев. Драма жизни" дигәне, әле күптән түгел генә "табадан төште" һәм укучыларда кызыксыну тудырды, шулай ук кайбер сораулар да уятты. Бүгенге әңгәмә әнә шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан оештырылды.
– Салих абый, ничек "Шамов" булып киттегез, шуңа ачыклык кертик әле.
– Әтием Шиһабетдиннең фамилиясе Нәҗметдинов булган. Шамов фамилиясен алуга исә сәүдәгәр булуы сәбәпче. Аның өч авылда кибетләре бар иде, Казан сәүдәгәрләре Алафузов, Шамов, Кекиннар белән аралашып яшәде. Әтинең Мәскәүдән кредитка товар алып кайтулары да хәтердә. Анда исә фамилияң авыр дип кисәткәннәр икән. Моны ул борчылып Шамовка сөйләгән. Анысы шаярып, әнә, тот та минекен яздырт, дип әйтеп куйган. Бу сөйләшүгә әтинең иң кече энесе дә шаһит булган. Менә ул өйгә кайткач әлеге тәкъдимне ярып салган да инде. Шулай итеп акрынлап бу фамилия безнең нәселгә кереп киткән. Бу хакта абыем Афзал Шамов истәлекләрендә дә бар. Әтинең, хәлле кеше булганлыктан, ике хатыны булган. Алардан унөч бала дөньяга килгән. Мин икенче хатыныннан ир балалар арасында төпчеге булганмын.
– Сез китапта әтиегезнең сигезенче буын болгар нәселеннән булуын искәрткәнсез. Халык исәбен алу чарасына да күп калмады. Анда исә татарларны бик күп тармакларга бүлү бар. Ничек уйлыйсыз, татарны әнә шулай болгарга, кыпчакка, типтәргә бүлү кирәкме?
– Мин Болгар тарихының бөеклеген бөтен барлыгым белән аңлыйм һәм болгарлар буынын дәвам итүем белән горурланам. Тарихчы буларак, моны тарихи вакыйгалар ярдәмендә дә дәлилли алам. Ә Тишковның татарны илледән артык төркемгә бүләргә тәкъдим итүе – ул ассимиляциянең елмаеп котырынуы. Мин рухи байлыгыбызны саклау өчен телне сакларга кирәк дип уйлыйм.
– Моңа кадәр Салих Сәйдәшев күләмле әсәрләр иҗат итмәгән дигән караш яши иде. Сез, моңа каршы, аның замандашлары аша "Гөлнара" балеты партитурасын табуга ярдәм иткәнсез.
– Алтмышынчы елларда Нәҗип Җиһановтан, ни өчен "Наемщик" куелмый, дип сораган идем. Ә "Наемщик"ка 1948 елда Европа дәрәҗәсендәге әсәр дигән бәяне биреп була иде. Әмма бу сорауга каршы, ул үзешчән композитор, дигән җавап ишетергә туры килде. Ул вакытта мин дә аның Мәскәүдә укыганын, күләмле әсәрләр язганын белми идем. Ә Салих Сәйдәшевнең: "Халыкның музыкаль культурасын күтәргәндә алга йөгерергә ярамый. Музыканы аңлау дәрәҗәсен үстерергә, аннан исә аның белән янәшә атларга кирәк", – дигән сүзләрендә никадәр хаклык бар. Гади гражданлык лирикасы – ул вакытта халыкка менә нәрсә кирәк иде. Атаклы "Кызыл Армия" маршы, "Кандыр буе" спектакленнән монтерлар җыры, "Наемщик"тан "Иж буйлары", Батырҗан ариясе, "Күзләр" драмасыннан "Хуш, авылым" – болар барысы да үзәкне өзә торган җырлар. "Гөлнара" балеты хакында мин Химиклар сарае янындагы бакчада сак хезмәтендә эшләгәндә ишеткән идем. Анда еш кына сәнгать әһелләре, артистлар, әдипләр ял итә, мин исә форсат чыккан саен сораулар бирә идем. Шулай талантлы драматик артисткабыз Галимә Ибраһимова, аның ире Гай Таһиров белән очрашкан булды. Мин дә нәкъ сезнең кебек, Салих Сәйдәшев опералар язмаган, ә җырларын халык яратып тыңлый, дигән идем, Гай Таһиров: "Салих энем, бик нык ялгышасың, "Наемщик" әсәре генә дә Европа опералары белән тиңләшерлек. Аннан соң безнең халыкның операга әллә ни исе китми, аңа музыкаль драмалар кадерлерәк",– дип җавап бирде. Аннан соң "Гөлнара" балетын телгә алды. Әлеге партитураны безгә ун елдан соң гына табып, Әлфия Сәйдәшева башкаруында тыңлап карау насыйп булды. Баксаң, Гай Таһиров аны үзе өчен амбар кенәгәсенә теркәп калдырган булган икән.
– Әлеге балетның язылу тарихын беләсезме?
– Куйбышев сусаклагычы төзелеше башланганчы, су астында кала торган җирләрне тарихи кыйммәте ягыннан тикшерү башлана. Шул елларда галим Хәйри Гыймади Салих абыйга Болгар җирләренә барып кайтырга тәкъдим ясый. 1949 елны беренче экспедициягә баралар. Тәэсирләнеп кайткан композиторга Хәйри абый Болгар тарихына багышланган күләмле әсәр язарга тәкъдим итә. Менә шулай Салих Сәйдәшев һәм Гай Таһиров "Гөлнара" балетын язалар. Бу әсәр өйдә торган чиләкләрдә су катарлык суыкларда толыплар бөркәнгән килеш язылды, дип искә ала алар соңыннан. Тик аңа сәхнәгә чыгарга насыйп булмый. Ә бит башта әсәр сәхнәләштерелә дип вәгъдә итәләр. Әмма 1948 елда махсус карар нигезендә тарих фәне дәреслекләреннән Болгар чоры сызып ташланды. Ни өчен дигәндә, бөтен төрки халык Болгар тарихына берләшер дигән шик туды. Шулай ук Алтын Урда тарихы да тыелды. Шул сәбәпле, 1949 елда Салих Сәйдәшев белән Гай Таһиров КГБга чакырыла һәм каты кисәтү ала. Либретто исә архивка озатыла. Гай Таһиров шуңа күрә аның хакында туксанынчы елларда гына искә төшерә.
– Балетның ул вакытта куелмавы аңлашыла, әлбәттә, ә менә хәзер Салих Сәйдәшев иҗатын әйләнеп узуның сәбәбе нәрсәдә икән соң?
– Мин Салих Сәйдәшев XX гасыр татар мәгърифәтчелегенең иң каты рәнҗетелгән шәхесе дип саныйм. 1999 елда чыккан Татар энциклопедия сүзлеген карагыз әле, анда Салих Сәйдәшев исә татар профессиональ музыкасына нигез салучының "берсе" булып калган. Ә бит Фәтхи Бурнашның: "Сәйдәш – безнең мәдәниятебездә яңа күренеш һәм тулы бер чор. Ул – музыкабызның Тукае", – дигән сүзләре бар. Ә аңа кадәр шундый фикерне утызынчы елларда Гадел Кутуй да язып калдыра. Танылган композитор Фасил Әхмәтнең фикере болай: "Сәйдәш халкыбызның профессиональ музыкасына нигез салучы, аның тәэсирендә бик күп талантлы татар композиторлары үсеп чыкты". Хәтта 1980 елда чыккан Салих Сәйдәшев турындагы истәлекләр китабына кереш сүз язган Нәҗип Җиһанов та: "Салих Сәйдәшев – татар профессиональ музыкасына нигез салучы", – дип әйтә. Күрәсез, ул һич кенә дә "нигез салучыларның берсе" була алмый. Зур өметләр белән ачылган музейда бүген көн үтсенгә эшлиләр. Һәйкәл трагедиясенә кайтыйк. Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән һәйкәлне куйдыру өчен җыелган, соңыннан "аякланган" акчалар, ачылу тантанасында өзек-өзек кенә уйналган марш... Ә Зур концерт залы. Салих Сәйдәшев исемен йөртсә дә, анда 1995 елдан быелгача Сәйдәш музыкасы яңгыраганы юк. Мирас хәзинәләр язмышын алыйк. Аның тормышы һәм иҗаты хакында нибары өч китапчык бар. Берсе үзе исән чакта чыкты, калганнары 1957, 1980 елларда басылды. Халкыбызны зур җиңүләргә әйдәп барган, чит ил сәнгать әһелләрен сокландырган марш та бүген яңгырамый.
– Бу фикерләрегезне җитәкчелеккә җиткергәнегез бармы?
– Мин Фәрит Мөхәммәтшинга атап хат яздым. Озак та үтми җавап килеп тә җитте. Ул минем фикерләр белән килешүен һәм чаралар күреләчәген әйткән. Мин аны тирән ихтирам итәм, хәзер инде Сәйдәш моңнарының тынмаячагына ышанам.
P.S. Салих Шамов дулкынланып Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында булачак Салих Сәйдәшевне искә алу тантанасын көтә. Быел ул 21августта була һәм композиторның 110 еллыгына багышлана. Чын мәгънәсендә Сәйдәшне зурласын иде ул, дип тели туксан яшьлек волонтер.
Ә оештыручылар әлеге күркәм чарада Татарстанның һәм күрше өлкәләрнең музыкаль коллективлары катнашында "Оркестрлар парады" була дип хәбәр итә. Бәйрәмгә җыелган кунаклар алдында Татарстанның дәүләт симфоник оркестры, А. Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры, "La Primavera", "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, "Яңа музыка" камера оркестры, Башкортстан Дәүләт халык уен кораллары оркестры, "Марий күндем" халык уен кораллары оркестры, Казан училищесының тынлы оркестры чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук татар вокал сәнгате осталары Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Мәсгут Имашев, Идрис Газиев, Резедә Галимова, Рөстәм Маликов һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Камал театры артистлары һәм тинчуринлылар исә "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар" спектакльләреннән өзекләр күрсәтәчәк. Салих Сәйдәшев иҗатын олылаган һәм сәнгать бәйрәмендә катнашырга теләге булганнарга шунысын искәртик, Казан елга портыннан Кызыл Байракка теплоход иртәнге сәгать сигездә кузгала.
ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан