поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШАМОВ АФЗАЛ

(1901–1990)

ХХ йөз совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле, күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамов (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов) 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында мул тормышлы крәстиян гаиләсендә туа.

Җиде яшеннән ул апалары, җиңгиләре белән уракка, абыйлары белән тырмага йөри башлый. Бераз үсә төшкәч, йорттагы барлык хуҗалык эшләрендә катнаша торган булып китә.

Алты яшендә аны авылдагы мәзингә укырга бирәләр. Ике ел мәзин өенә йөреп укырга-язарга өйрәнгәннән соң, 1914–1915 елларда ул Колабирде (хәзер Апас районына керә) исемле рус авылында өч класслы земство мәктәбендә укый, аннары Акъегет авылындагы русча-татарча мәктәптә татарча дүрт сыйныф һәм русча өч класс тәмамлый. Бу мәктәптә аны шул чордагы күренекле педагогларның берсе Фатих Сәйфи-Уфалы (1889–1923) укыта. Заманасы өчен киң белемле бу мөгаллим Афзалга зур йогынты ясый, аның әдәбиятка мәхәббәтен үстерә.

Бөек Октябрь вакыйгаларын А.Шамов Казандагы «Касыймия» (Апанай) мәдрәсәсендә каршылый. Революция вәгъдә иткән яңа тормыш шартларында иске мәдрәсә белемен кирәксез дип уйлап, ул мәдрәсәне ташлап чыга һәм, туган якларына кайтып, совет укытучылары әзерли торган ике айлык курсларда укый, аннары, 1918 елның көзеннән 1919 елның ахырына кадәр, хәзерге Яшел Үзән районына кергән Татар Исламы һәм Апас районына кергән Кошман авылында балалар укыта. Бер үк вакытта өязнең җәмәгать, мәдәни-агарту эшләрендә, укытучыларның әдәбият-сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша, спектакльләрдә, концертларда чыгышлар ясый. Каләм тибрәтә башлавы да шушы елларга туры килә. Ул шигырьләр, хикәяләр яза башлый, ә аның өяз көндәлек тормышыннан алып язган хәбәрләре Казандагы «Эш» (хәзерге «Ватаным Татарстан»ның иң беренче исеме) газетасында даими урнаштырыла киләләр. 1919 елны шул ук газета битләрендә яшь авторның «Очрашу», «Кызыл корбан» исемле беренче ике хикәясе басыла.

1919 елның декабрендә А.Шамов үз ирке белән Кызыл Армия сафларына баса. Башта ул татар кызылармиячеләрен укырга-язарга өйрәтә, ә 1920–1921 елларда Украинада акгвардияче Врангель гаскәрләренә һәм Махно фетнәчеләренә каршы барган Гражданнар сугышы хәрәкәтләрендә катнаша. Армия хезмәтендә ул 1922 елның августына кадәр була.

1922–1925 елларда А.Шамов Казан дәүләт университеты рабфагында укый, бер үк вакытта ятим балалар йортында ике ел клуб мөдире һәм Татарстан Мәгариф комиссариаты каршындагы зурлар мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли.

1926 елда А.Шамов Беренче Мәскәү дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә. Университетта укуны ул педагогик һәм әдәби иҗат эше белән бергә бәйләп бара: РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе әгъзасы буларак, зурлар өчен эш китаплары, мәктәп дәреслекләре, методик кулланмалар язу һәм төзүдә актив катнаша, әдип буларак, хикәяләр, повестьлар яза һәм Мәскәүдә татарча чыга торган «Эшче» газетасында публицистик мәкаләләрен, очеркларын, фельетоннарын, яңа чыккан китапларга рецензияләрен бастыра. Шушы ук елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә башлана (Көнбатыш революцион язучыларының «Ут эчендә» җыентыгы, Мәскәү, 1929).

Мәскәүдән кайткач, А.Шамов 1931 елның мартыннан 1943 елның февраленә кадәр Казанда Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы редактор һәм өлкән редактор булып эшли. 1943 елның февралендә ул янә үзе теләп фронтка китә һәм Бөек Ватан сугышында хәрби газеталарның үзхәбәрчесе булып хезмәт итә, фронт матбугатында күпсанлы хәбәрләр, репортажлар, очерклар язып бастыра. Армия хезмәтеннән А.Шамов 1946 елның язында кайта.

1949–1950 елларда А.Шамов «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының редакторы, 1958–1961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли. 1962 елдан башлап профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

А.Шамов – татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре – хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), Гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Язучының Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күпсанлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үтиләр.

А.Шамов – озак еллар күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. 1931–1932 елларда ул Татарстан язучыларының оештыру комитетында җаваплы секретарь булып эшли. 1959–1963 елларда партиянең Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, Татарстан Югары Советы депутаты, 1939 елдан 1974 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, Берлекнең рәис урынбасары, рәисе, идарә президиумы әгъзасы булып эшли, 1958–1959, 1962–1974 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлегенә җитәкчелек итә. Шулай ук ул РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә (1958–1963), «Советская Россия» нәшриятында (1960–1975) һәм башка бик күп мәдәният оешмаларында әгъза буларак төрле җәмәгать эшләре алып бара.

Татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да А.Шамов зур, әһәмиятле, гыйльми эшләр башкара.

А.Шамов – әдәби тәрҗемә остасы. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья, рус классикасының, совет чоры рус язучыларының бик күп әсәрләре белән танышалар. Алар арасында Ф.Гладковның «Цемент» (1928), «Энергия» (1934) романнары, немец язучысы Э.Ремаркның «На западном фронте без перемен» («Көнбатыш фронтта үзгәреш юк», 1930) романы, А.Пушкинның «Капитанская дочка» («Капитан кызы», 1936), Н.Островскийның «Как закалялась сталь» («Корыч ничек чыныкты», 1936) һәм «Рожденные бурей» («Давылда туганнар», 1938), Ж.Вернның «Дети капитана Гранта» («Капитан Грант балалары», 1938), Н.Гогольнең «Старосветские помещики» («Борынгы алпавытлар», 1939), «Сорочинская ярмарка» («Сорочин ярмаркасы», 1939), А.Фадеевның «Разгром» («Тар-мар», 1939) әсәрләре, Л.Толстойның «Воскресение» («Яңадан туу», 1950) романы белән «Хаҗи Морат» повесте (1953), В.Панованың «Ясный берег» («Якты яр», 1950), С.Бабаевскийның «Кавалер Золотой Звезды» («Алтын Йолдыз кавалеры», 1951), А.Чехов, М.Горький хикәяләре һ.б.

Гомеренең соңгы елларында А.Шамов истәлекләр, мемуар характерындагы документаль әсәрләр язу белән шөгыльләнә («Чын хикәяләр», 1986; «Соры мәче», 1990; «Картлар» («Гомерем таңында» исемле автобиографик повесть, 1999) һ.б.

Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен А.Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Ул 1990 елның 19 гыйнварында Казанда вафат була.

А.Шамов – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Рәүфә: хикәя. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1928. – 43 б. – 4000 д.
Бер мәхәббәт турында: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 66 б. – 5000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 428 б. – 10070 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 348 б. – 10000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 469 б. – 8000 д.
Көннәрдән бер көнне: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 312 б. – 8000 д.
Яңгырлы кичтә: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 311 б. – 5000 д.
Бер мәхәббәт турында: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 413 б. – 11000 д.
Буранлы төндә: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 464 б. – 15000 д.
Чын хикәяләр: хикәя, очерк, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 440 б. – 6500 д.
Соры мәче: сугыш турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 72 б. – 30000 д.
Рәүфә: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 160 б. – 5000 д.

* * *
Халык җырлары. – 1 китап / төз. А.Шамов, Г.Бәширов. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 295 б. – 9000 д.
Татар халык иҗаты / төз. А.Шамов, Г.Бәширов, Х.Ярми, Х.Госман. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 524 б. – 10065 д.
Татар халык иҗаты. – 2 басма / төз. А.Шамов, Г.Бәширов, Х.Ярми, Х.Госман. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 604 б. – 7000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гази И. Әдәбиятыбызның бер матур почмагы // Сов. әдәбияты. – 1961. – № 3. – 125–127 б.
Кашшаф Г. Тынгысыз әдип // Татарстан яшьләре. – 1971. – 4 март.
Әпсәләмов Г. Талантлы, үзенчәлекле // Соц. Татарстан. – 1971. – 4 март.
Мусин Ф. Якты сәхифә // Соц. Татарстан. – 1976. – 5 март.
Минский Г. Көрәштә һәм иҗатта // Соц. Татарстан. – 1981. – 4 март.
Ибраһимова Ф. Ул галим дә иде // Казан утлары. – 1991. – № 3. – 157–159 б.
Хәмидуллин Л. Ике дәвер кешесе // Казан утлары. – 1996. – № 6. – 147–153 б.

 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»