поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШАКИРҖАН ЛУАРА

Зөһрә йолдыз

Радиодан "Сәхнәдәш" тапшыруы бара. Автор һәм алып баручы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗан тамашачыны, театр дөньясының пәрдәсен күтәрә төшеп, язмышлар белән таныштыра.

Алай гына түгел, беренче Президентыбызның инаугурациясе тантанасын нәфис сүз белән баетучы да, чит төбәкләрдә, әйтик, Истанбулда Сабантуйны, Бакуда Тукайның 120 еллыгын, Мәскәүдә Г.Тукай, М.Җәлил кичәләрен, Казан сәхнәләрендә танылган әдипләребезнең, Камал театрында исә сәнгать әһелләренең барысының да диярлек юбилейларын алып баручы да ул. Төрки халыкларның "Нәүрүз" театр фестивалендә булсынмы, Р.Ваһапов исемендәге фестиваль концертлары белән Уфа, Оренбург, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Мәскәү, Хельсинки шәһәрләрен иңләгәндәме – cәхнә түрендә телләрендә сандугач сайратучы әлеге артисткабызны күрдек.

Луара Шакирҗанның иҗаты күп төрле. Ул тәрҗемә эшләренә дә вакыт таба. К.Тинчурин театрында Назыйм Хикмәтнең "Мәхәббәт турында риваят"е аның тәрҗемәсендә сәхнәгә куелды. Анна Ахматова, Марина Цветаева шигырьләрен тәрҗемә кылганлыгы да билгеле. Ә иң мөһиме, 100 еллык татар театры тарихын тирәнтен өйрәнгән, аны ике томлык җыентык итеп чыгаруда күп көч куйган белгеч тә әле ул. Берүзе нәфис иңнәренә шулкадәр йөкне күтәрергә, шулкадәр җаваплы эшләрне башкарырга ничек көче җитә? Бу сорауга җавапны мин аның авызыннан ишеткән кыйссадан таптым. Ике асыл затны – Лена Шагыйрьҗан белән Луара Шакирҗанны биргән гаиләнең кыю йөрәкле, мәхәббәте өчен авырлыклар алдында чигенмәгән Фатыйма әбиләре язмышы хакында иде ул.

Чаллы төбәкләрендә танылган Хөсәен хаҗи кызын өлкән яшьтәге зыялы муллага кияүгә бирергә әзерләнә. Әмма яшь, чибәр, сылу Фатыйманы ялланып эшләгән алтын куллы тимерче егет күзли, кыз да аның хисләренә җавап бирә һәм яшьлек ярсуы белән, әти-әни теләгенә буйсынмыйча, никах алдыннан төнлә урын-җир әйберләреннән бау ишеп, икенче каттан төшеп сөйгәне белән кача. Бер-берсен тиң итеп сайлаган ике яшь йөрәк матур гаилә кора, бер-бер артлы балалары туа. Ләкин 1921 елгы ачлык вакытында Фатыйманың бәхетенә дә, гомеренә дә нокта куела. Әллә мулла рәнҗеше төшкән микән, дип тә уйлана бүген аның оныгы. Югыйсә ачлыктан котылу өчен дөрес юл да сайланган була кебек. Шул ният белән берничә гаилә Каспий диңгезе ягына – Махачкала шәһәрендә кыш чыгарга юл тота. Бәхетсезлек тиф чире булып, аларны Идел буйлап пароходта барганда ук куып тота. Сигез баладан нибары икесе исән кала. Фатыймага да кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, мәңгелек йортын җиде ят җирдә таба. Әмма җир йөзендә калдырган ике бөртек баласы аша Фатыйманың буыны дәвам итә. Затлы, зыялы, горур буын. Бу сыйфатларның барысын да мин әңгәмәдәшемдә күрәм.

– Әтнә туфрагы сәнгать дөньясына бик күп талантларны биргән. Г.Камал театрында гына да ничәү бит сез. Моның хикмәте әтнәлеләрнең элек-электән театр уйнарга хирыслыгындадыр, мөгаен. Сез нинди фикердә, Луара ханым?

– Дөрес, 1926 елда чыккан татар театры тарихы китабында Әтнә халык театры аерым сәхифә алып тора. Шунда ук туган авылым Күлле-Киме дә бар. Язучылар, артистлар авылыбызга кайтканда, сездә матур итеп әдәби телдә сөйләшәләр, дип сокланалар иде. Явыз Иван яулап алган чорда Казаннан күп кенә зыялылар күчеп килгәндер, ахры, бирегә. Бу якта үз туфрагыннан чыккан булдыклы кешеләрне онытмыйлар, алар белән горурлана беләләр. Мәктәп музеенда аларның урыны түрдә. Безгә дә күрешкәндә: "без сезне радио-телевизордан тыңлап-карап, язганнарыгызны укып барабыз", – дип рәхмәтләрен җиткереп торалар. Үз иткән өчен үзләренә рәхмәт.

– Бер гаиләдән ике талант чыгуы да сирәк очрый торган күренеш, миңа калса.

– Андый гаиләләр бар инде ул. Мәсәлән, минем курсташым Илдус Әхмәтҗан талантлы артист, шигъри җанлы кеше, абыйсы да шагыйрь иде. Берничә артист чыккан гаиләләр дә бар. Без укытучылар гаиләсеннән, әти математика, әни татар, немец телләрен укытты. Заманында Әтнә театры спектакльләрендә дә катнашканнар. Бик бай телле иде алар. Сабыр холыклы, басынкы, сак карашлы әни турыдан ярып түгел, фикерен халык мәкальләре белән әйтә, җиткерә белә иде. Моңа, әлбәттә, бердәнбер исән калган, яраткан абыйсы Әхмәтнең репрессия корбаны булуы да тәэсир иткәндер. Әти, киресенчә, кызу канлы; гадел, дөрес сүзне туры әйтергә ярата иде. Тукай шигырьләрен яттан сөйли, үзе дә шигырьләр язды. Әти мәктәп директоры булганда, балаларга Казаннан мандолиналар алып кайткан иде. Без апа белән аңарда да уйнарга өйрәндек. Күрәсең, сәнгатьне сөю кан белән генә түгел, аң белән дә күчкәндер.

– Авыл баласына театр училищесына барып керү өчен тәвәккәл булу гына җитәме?

– Сәләт белән теләк тә кирәк инде. Балачакта мин бик биергә ярата идем. Үскәндә, артистлар алар ниндидер башка, илаһи кешеләр булып тоелды. Cәхнә турында уйлау хыял гына иде. Алай да газетага ничек биюче булырга дип сорап язганым булды хәтта. Әмма авылда хореографлар юк шул. Унынчы сыйныфта укыганда кулыма Шереметьеваның "Весны гонцы" дигән китабы эләк­те. Анда кечкенә шәһәрчектә үскән бер кызның Ленинградтагы театр институтына килеп, имтихан бирүе, уку еллары, каладагы тормышы тасвирлана. Шуны укыгач, мин дә нәкъ шул кызга охшаган бит, дигән уй-өмет уянды. Һәм тәвәккәлләдем дә. Нәкъ шул елны Казан театр училищесы студентлар җыймаса, шул игъланны күрмәсәм, белмим, кая барыр идем икән? Әти-әни юлыннан китеп, чит тел укытучысы йә тәрҗемәче булыр идемме? Сәхнәгә омтылып гомерем узар иде микән? Мәктәпне иртә тәмамлавым язмышның бер бүләге булып чыкты. Укыган елларда мин театрыбызның бик күп сәхнә йолдызларын күреп калдым. Ленинград театр, музыка, кинематография институтына исә өченче курска барып кердем. Ленинград хәзер дә төшемә керә. Сәнгать дәресләре Эрмитажның үзендә уза иде бит!

– Артист, театр тарихы белгече, чит илдә спектакльләр куйган режиссер, сценарийлар авторы... Бу һөнәрләрнең кайсысы күңелегезгә якынрак соң?

– Мин үземне күбрәк сүз сәнгате белән бәйлимдер. Радиодан шигырьләр сөйләү, тапшырулар яки сәхнәдә кичәләр алып бару минем өчен чәй эчкән кебек рәхәт, җиңел эш (хәтта эш кебек түгел). Шуңа күрә дә еш кына көнгә берничә шундый чараларда катнашасың. Радиода режиссер Госман абый Әхмәтҗан белән бик күп тапшырулар эшләдек (урыны оҗмахта булсын). "Мин бер әзерлексез шулай дөрес укыган артистларны күргәнем юк", – дип кул кысканы исемдә. Ә калган шөгыльләр өчен тырышырга кирәк. Финляндиягә барып, анда яшәүче татарлар белән дүрт спектакль кую бу өлкәдә дә үземне сынарга, нечкәлекләрен аңларга мөмкинлек бирде, ләкин бу режиссер дигән сүз түгел.

Без анда "Беренче театр", "Асылъяр", "Галиябану" кебек классик әсәрләрне һәм Батулланың "Туйлар узгач" дигән заманча комедиясен сәхнәләштердек. Мин гомеремне Камал театрының музеена гына багышлап яши алмас идем кебек. Урамда, юлда очрап, рәхмәт әйтеп китүчеләргә, каян беләсез мине, мин бит "Зәңгәр шәл"дә Мәйсәрәне уйнаучы да, җырчы да түгел, дип әйтә идем. Без сезнең сөйләгәнегезне яратабыз, диләр. Һәм алар мине музей буенча түгел, сәхнәдә сүз сөйләвем белән истә калдырганнар. Димәк, безнең халык сүзгә игътибарлы. Көнчыгышта сүз белән, бигрәк тә шигъри сүз белән дәвалау да бар икән. Тавышның, сөйләм тембрының әһәмияте бик зур. Без әле моңа төшенмичә, ошый яки ошамый дип кенә кабул итәбез.

– Алайса, сез сүзнең урынлы кулланылышы, гомумән, сүз кадеренә игътибар итәсездер. Татарча сөйләм теленең үсеше, радио-телевидениедә алып баручыларның тел чисталыгы хакында да фикерегезне җиткерсәгез иде.

– 90 нчы еллар белән чагыштырганда алып баручылар, журналистларның теле шомара, чистара бара, шөкер. Әмма радио-телевидение алып баручылары логик басымны дөрес куя белмәү белән "авырыйлар". Димәк, кеше әйтәсе килгән фикерендәге төп сүзне аңламый булып чыга. Эфирда шивә (диалект) белән сөйләүгә дә каршы мин. Без Айрат Арсланов, Камал Саттароваларның әдәби сөйләмен тыңлап үскән буын.Ул чакта радио-телевидение дөрес сөйләм үрнәге иде. Хәзер дә шул дәрәҗәне булдырырга була лабаса. Миңа консерваториядә сөйләм культурасы дигән фәнне укытуны тапшырдылар әле. Дөрес, сәгатьләре бик аз. Булачак җырчыларга мәхәббәт сүзен генә булса да дөрес әйтергә өйрәтәсе иде, дим. Күп нәрсә мәктәп, уку йортлары укытучыларыннан тора шул.

– Музей җитәкчесе буларак, милли музейларыбызга бәяләмә бирсәгез иде. Миңа калса, безнең халык өчен музейлар һаман да ят нәрсә.

– Музейларда "фанатлар", ягъни фидакарьләр генә эшли ала дигәнне ишеткәнем бар. Аларга бу эш изге, якын тоелмаса нәтиҗә юк. Мин театр музеенда бик яратып эшлим. Әмма үзеңә ошаган бу эшне башкалардан яраттыра алу авыр. Һәр истәлекле экспонат, ядкәр миңа бик кадерле һәм алар турында мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйләү кирәк. Монда артистлык һөнәрем дә ярдәм итә дип уйлыйм. Соңгы вакытта музейларның күбәюе әйбәт, әлбәттә.Тик бик гади генә күргәзмәләр белән дә музей ачалар. Шуның белән килүченең күңелен кайтармыйбыз микән? Халык бит чагыштыра. Чит илгә, Петербургка, Мәскәүгә бара. Музейларда тарих серләре ачыла. Тарихны яратырга өйрәтергә кирәк безгә. Соңгы елларда Мәскәүдә дә, Казаныбызда да музейларда төрле чаралар кулланалар, хәтта төнге экскурсияләр уздырыла. Мөмкинлекләребез булуына мин ышанам.

– Тарихны ташка басып калдыру буенча нинди эшләр башкарасыз?

– Монда һәр көнне нинди дә булса ачыш ясала дияргә дә була, ләкин алар кеше күзенә күренми дә. Театрның көндәлек эшләрен, һәр вакыйганы теркәп бару үзе дә тарихи елъязма булып сакланачак киләчәк буынга. Жәл, миңа кадәр булмаган ул. Әйтик, узган елларның шундый көндәлеге булса, бүген безнең өчен нинди хәзинә булыр иде ул. Бөек Җиңүнең кырык еллыгына театрдан сугышка киткән артистлар хакында мәгълүмат туплагач, "Ил белән бергә Җиңүгә" дигән китапчык дөнья күрде. Театрның 100 еллыгына багышлап ике томлык бик эчтәлекле китап-альбом чыгардык. Моны театрның бик зур эше, уңышы дип санарга кирәк.

– Тормыштагы борылышлы чорны – Зөһрәгә әверелү тарихын да бәян итсәгез иде.

– Күчмә театр белән гастрольдә авылларда йөргәндә, бер әби миңа, исемемне белгәнче үк, кызым, синдә үз исемең түгел, дип сүз башлады. Махсус догасы белән үзебезчә исем куштыр, диде. Мөфтиебез Равил Гайнетдинне (ул вакытта әле шәкерт иде, хатыны Зөһрә белән Казанга кайткан чагы) урамда очратып, шушы уемны әйттем.Ул моны хуплады, шартына туры китереп исем кушты. Әнинең бик якын ахирәте Зөһрә апа бар иде, каршыда матур елмаеп Зөһрә абыстай утыра, мин дә Зөһрә булыйм, дидем. Ул чакта сирәк исем иде әле ул. Финляндиядә миңа Зөһрә дип дәштеләр. Анда үз милләтебез исемнәрен яраталар. Зөһрә дип әйтсәләр, миңа рәхәт. Казанда Луара исеменә күнегелгән. Кызык... Мулла кушкан исемне ишетү фарыз, ди. Шулай булгач, миңа Зөһрә дип дәшсәң дә ярый.


ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»