поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШАҺИ РОЗАЛИНА

Розалина Гомәр кызы Шаһиева 1945 елның 28 июлендә Яшел Үзән районы Бикет авылынданда туа. Розалина Шаһиева – галимә, этнограф, сәнгать белгече. Заманында пединститутта укыткан, сынлы сәнгать буенча аспирантура тәмамлаган. 25 еллап гомерен сәнгать дөньясына багышлаган. Музейлар, күргәзмәләр, иҗади конференцияләр... Дөньяның төрле кыйтгаларында фәнни докладлар белән чыгышлар, татар сәнгатен җиһанга белдерү буенча хезмәтләр. Сәясәтләр – Багдад, Мәскәү, Истанбул, Абд- Даби, Баку, Амман, Санкт-Петербург һ.б. Төп максаты: төрки халыкларының бердәм рухи хәятен киңәйтү, дөньяга таныту. “Шигърият, дип әрни ярты җаным,фән, дип калган яртым кабатлый”, - дип яза ул үзе. Нинди генә үрләр яуламасада, шунысы игьтибарга лаек: шагыйрә күңелендә туган авылына мәхәббәт гомере буена сакланган. “Иль де Франс”, “Бакалы саз”... – бу шигырьләр Бикеткә, аның табигатенә багышлап язылганнар. Розалина апаның әти-әнисе Гомәр абый һәм Мәһирәҗәп апа кызларына 5 яшь тулгач, гаиләләре белән Казанга күчеп китәләр. Ул шәһәр тормышына да тиз ияләнә. Татар мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз КДУ ның рус филологиясе факультетын кызыл дипломга тәмамлап чыга. Университетта укыганда, фарсы телен өйрәнә, фарсы поэзиясе белән кызыксына. Дипломын да “Рус поэзиясендә фарсы шигъриятенең мотивлары” дигән темага яклый. 22 яшьлек япь-яшь кыз максатына ирешә.

Розалина Шаһиева 10 яшеннән бирле шигырь яза. “Татарчада – рухым, русчада – шигъри эстетикам ”, - ди ул үзе. Шигырьләрендәге оригинал фикер ташкыны, сурәтләр тезмәсе, көтелмәгән ассоциацияләр сине бөтереп ала, әсир итә. Аның хезмәтләренең бәһасы бәяләп бетергесез. “Урып яшәргә тумаган, ургып яшәргә туган”, - дигән шигырь юллары аның үзенә туры килә. Розалина апа әле тәрҗемәче, тарихчы һәм телләр белгече дә. Студент елларында ук, ул инде шәрыкъ классикасы үрнәкләрен татарчага, үзебезнең татар шагыйрьләрен русчага тәрҗемә иткән. Хәйям, Дәрдмәнд, С. Хәким... Галимнәребезнең дистәләрчә фәнни хезмәтләре – диссертацияләре русчада аның тырышлыгы аша дөнья күрде.

Татарстанның Рәсем сәнгате музее оештырылган елларда ул, археолог һәм сәнгать белгечләре белән берлектә, республика рәсем сәнгатенең фәнни экспозициясен әзерли. XX гасыр татар мәдәнияте турындагы фәнни белемнәрне баетуга хезмәт иткән дистәләгән тематик күргәзмәләр оештыра. Рәссамнарның зона, Россиякүләм, декада күргәзмәләрен оештырганда, аңа бик зур фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнергә туры килә: шул күргәзмәләрнең каталоглары өчен йөзләгән мәкалә, буклет текстлары яза, радио һәм телетапшырулар әзерли. Сәнгать белгече Г.Сөләйманова-Вәлиева белән бергәләп, 1991 елны ГДРда чыгарган «Казан татарларының нәфис-гамәли сәнгате» дигән альбомнары өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителәләр.

Розалина Шаһиева Милли мәдәният музеен (хәзер Казанның 1000 еллык музее дип тә атала) төзүдә башлап йөри, аның концепциясе буенча 1998 елда Казанда иң берече рәссам музее - Бакый Урманче музее оештырыла.

Intertat.ru, "Кайтаваз", Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Бишнә гомуми урта мәктәбенең укучылар газетасы № 8, апрель, 2010 ел (махсус чыгарылыш) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»