|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ШАҺИ ГАЛИӘХМӘТШагыйрь Галиәхмәт Шаһи ( Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов) 1949 елның 24 августында Татарстанның Арча районы Шура авылында туа. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп, мари якларына барып чыга. Йошкар-Ола шәһәрендә техникумда укый. Техникумны технолог белгечлеге буенча диплом алып тәмамлагач, шактый еллар сәүдә системасында һәм Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләрендәге төрле хуҗалык оешмаларында эшли, комсомол путевкасы белән дүрт елга якын Оренбург өлкәсендәге Иракла (Ирекле) ГРЭСы төзелешенә хезмәт көчен куя. Узган гасырның җитмешенче еллары ахырында ул янә туган якларында: Арча район газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, бер үк вакытта читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Шул елларда аның үзе эшләгән район газетасы битләрендә беренче шигырьләре басыла. |
Иң күп укылган
|