поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ШАҺГАЛИ ШАМИЛ

(1920–1987)

Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев 1920 елның 9 июнендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Калмашбаш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш урта мәктәбен һәм Эстәрлетамак шәһәрендә берьеллык радистлар курсын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт үз белгечлеге буенча эшли. 1941 елның маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә. 1942 елның февраленнән ул – хәрәкәттәге армиядә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1946 елда армиядән кайткач, Ш.Шаһгали бераз вакыт Уфада Башкортстан Халык иҗаты йорты директоры булып эшли. 1949–1952 елларда К.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укый. Шуннан соң ул озак еллар буе Башкортстанда һәм Татарстанның Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел һәм әдәбият фәннәре укыта. 1962–1964 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм 1966 елда «Мосфильм» киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.

Ш.Шаһгали үзенең «Бала бәхете – ана бәхете» исемле беренче пьесасын 1955 елда яза, ә илленче еллардагы колхоз авылы тормышын сурәтләгән һәм ул заман өчен шактый үткен конфликтка корылган «Таң атканда» исемле икенче пьесасы (1956) белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк баса (1959). Авторның шул ук театр сәхнәсендә 1962 елда куелган һәм нефтьчеләр тормышына багышланган «Без аерылышмабыз» драмасын да тамашачылар һәм театр тәнкыйте җылы каршылый. Драматургның производстводагы хезмәткә яисә гаилә тормышына бәйле рәвештә төрле әхлакый мәсьәләләрне драматургик чаралар белән хәл итүне максат итеп куйган «Яшьлек мәхәббәте» (1957), «Дуслык һәм мәхәббәт» (1963), «Тайга йолдызы» (1964), В.И.Ленинның Уфа чоры тормышына багышланган «Курай моңы» (1964) исемле пьесалары да алтмышынчы-җитмешенче елларда Татарстан һәм Башкортстанның профессиональ һәм халык театрлары репертуарына кертелә. «Тайга йолдызы», «Курай моңы», «Буран» драмалары, рус теленә тәрҗемә ителеп, Бөгелмә, Улан-Удэ һәм башка рус театрлары сәхнәсендә уйнала. Гомумән, 1955–1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре иҗат итә һәм шуларның унтугызы профессиональ татар, башкорт, рус, чуаш театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.

Ул 1987 елның 15 гыйнварында вафат була.

Ш.Шаһгали – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Таң атканда: драма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 100 б. – 4000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 119 б. – 6000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыймранова Д. Дуслык һәм мәхәббәт // Татарстан яшьләре. – 1963. – 5 окт.
Әпсәләмова Г. Дуслык һәм мәхәббәт // Кызыл таң (Өфө). – 1965. – 13 июль. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»