(1922-1982)
Балалар язучысы Үзбәк Газиз улы Саттаров 1922 елның 8 мартында Татарстанның Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач, А. М. Горький исемендәге Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында, аннары Свердловскида С. М. Киров исемендәге Урал индустриаль институтында укый, ләкин институтны тәмамларга туры килми — 1941 елның августында аны армия хезмәтенә чакыралар. Бер ел хәрби училищеда укып, «техник-инженер» дигән исем алганнан соң, Ү. Саттаров сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була, Курск, Воронеж, Белгород өлкәләрен, Украинаны азат итү сугышларында катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз (1945) ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1947 елда армиядән кайткач, Ү. Саттаров С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының өченче курсыннан укуын дәвам иттерә һәм аны 1950 елда югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлагач, 1952 елга кадәр Кемерово шәһәрендәге химия заводында башта инженер-конструктор, аннары проектлар бүлегенең өлкән инженеры булып эшли.
1952 елның августында Ү. Саттаров туган шәһәре Әлмәткә кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 7 октябрендә кинәттән вафат булды) Татарстан нефть һәм газ промышленносте предприятиеләрендә механик, инженер, баш инженер, ә 1965—1982 еллар арасында Ленин орденлы «Татнефть» производство берләшмәсенең генераль директоры урынбасары булып эшли. Югары квалификацияле белгеч-инженер, уйлап табучы буларак, ул Татарстан нефть һәм газ промышленносте үсешенә үзеннән5 зур өлеш кертә, нефть һәм газ җыю, ташу һәм хәзерләү техникасына, технологиясенә кагылышлы күп санлы фәнни хезмәтләр яза. Бу өлкәдәге хезмәтләре өчtн ул техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә һәм РСФСРның атказанган нефть һәм газ промышленносте работнигы дигән мактаулы исемгә лаек була. Совет хөкүмәте аны шулай ук Октябрь Революциясе (1976) ордены белән бүләкли.
Бер үк вакытта Ү. Саттаров әдәби иҗат эше белән шөгыльләнгән, татар балалар әдәбиятында миниатюр хикәяләре белән танылган язучы да иде. Ул әле Бөек Ватан сугышына кадәр үк каләм тибрәтә башлый, ләкин аның әдәбиятта актив эшләве җитмешенче елларга туры килә. Бу елларда әдипнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язган бәләкәй хикәяләре-миниатюралары «Казан утлары» журналында еш басыла. 1980 елда алар, бергә тупланып, «Алма биргәч ни дияргә?» исеме белән аерым китап булып басылып чыга. Нәниләр дөньясының сафлыгын, самимилеген, ышанучан, садә беркатлылыгың тормышчан ситуацияләр, оста тотып алынган детальләр аша сурәтләгән бу хикәяләр үзләренең җыйнаклыгы һәм образлы теле белән аерылып тоpa. Хикәяләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: алар нәниләрне кечкенәдән үк Дөньяны танып белергә, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлап үсәргә өйрәтәләр.
Ү. Саттаров 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)