|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. САТТАР ӘХМӘТӘхмәт Саттар (Әхмәт Саттар улы Саттаров) 1939 елның 17 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Кочки-Пожарки авылында туа. Узган гасырның илленче еллары башында аларның гаиләсе Мәскәүгә килеп төпләнә. Әхмәт биредә һөнәр училищесын тәмамлап, армия хезмәтенә кадәр заводта эшли, аннары, Ерак Көнчыгышта өч ел гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, югары категорияле метрдотельләр (кунакханә рестораны мөдирләре) әзерли торган курсларны тәмамлап, 1963–1972 елларда Мәскәү Кремлендә дәүләт җитәкчеләрен, чит ил кунакларын, төрле рәсми делегацияләрне аш-су белән тәэмин итүче махсус группада өлкән метрдотель булып эшли. Шул рәсми хезмәт дәверендә күңеленә сеңеп калган хис-тойгыларын һәм гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләрне ул соңыннан үзенең «Метрдотель язмалары» дигән истәлекләр китабында мавыктыргыч итеп сурәтли. |
Иң күп укылган
|