поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САЛИХОВ ҺИБӘТУЛЛА

(1794—1867)

Һибәтулла Сәедбаттал улы Салихов 1794 елда Оренбург губернасы Түбән Чебенле авылында мулла гаиләсендә туа, Бабасының әтисе Бикмәт Азаматов Чистай өязе Иске Адәм авылыннан Каргалыга (Сәгыйт бистәсенә) күчеп килгән. Шагыйрьнең әтисе Сәедбаттал, Каргалы мәдрәсәсен тәмамлагач, Түбән Чебенле мулласы булып кала. Һибәтулланың яшьлек еллары шунда үтә. Биредә ул ишан Дәүләтша бине Гаделша мәдрәсәсендә укый.

Һ. Салихов «Төхфәтел-әүлад» («Балаларга бүләк») исемле китабында Каргалыда яшәгән шагыйрь Вәлиетдин Багдадыйны (1832 елда үлгән) үзенең остазы дип атый. Һ. Салихов, күрәсең, Каргалы мәдрәсәсендә дә укыган. Шагыйрьнең Каргалыдагы шәкертлек еллары бу мәдрәсә татар әдәби тормышының күренекле үзәкләреннән берсенә әйләнгән чорга туры килә. XVIII йөзнең 80 иче елларында ук инде Каргалыда Ишнияз бине Ширнияз, Г. Утыз Имәни кебек зур әдипләр яши. Остазы В. Багдадый да Һ. Салиховның өлкән замандашы Ә. Каргалый 6 шикелле үк ул заманның күренекле шагыйрьләреннән була. Шушындый әдәби мохит күрше Чебенле авылыннан килгән яшь, сәләтле шәкертне үз кочагына ала, чын шагыйрь итеп үстерә.

Һ. Салиховның башлангыч иҗаты 10 нчы еллар ахырына туры килә. «Төхфәтел-әүлад» китабы — шул чор иҗатының җимеше. Әсәр фәнни мәгълүматны шигъри сүз белән аңлату рәвешендә язылган:

Гәрчә тәҗвид күп ирер фарсы, гарәб,
Фәһем иделмәй, улыныр иде мозтарәб.
Күнлә дәшәр иде бәнем дәм-бә-дәм
Төрки телендә рисалә сәбт идәм.

(Фарсы, гарәп телендә тәҗвид китабы күп булса да,
Төшенә алмый аптыраулар була иде.
Минем күңелгә һәрвакыт
Төрки телдә шундый китап язу уе килә иде.)

Гарәп грамматикасы терминнары белән чуарланган бу китапта гарәпчә сүзләрдә аерым авазларның әйтелү үзенчәлеге Шәм язудагы «хәрәкәтләрнең укылуы өйрәтелә. Әсәренең азабында автор акрошигырь белән «Һибәтулла» һәм «Төхфәтел-әүлад» дигән сүзләрне бирә.

«Дөррел-кәлям» («Сүз энҗеләре», 1856 елда басылган) дигән китапның да авторы Һ. Салихов дигән караш бар. Бу китапның аерым мотивларына аваздаш фикерләр шагыйрьнең «Мәҗмәгыл-әдәб» («Әдәп турындагы җыентык») китабында очрый. Әмма

Күрмәдеңме шул әхба-дусларың?
Аерылдылар сәндән ул күреклеләрең, —

кебек поэтик чатаклыклар сагайта да. Мәдәниятебез тарихын яхшы белгән Хөсәен Әмирхановның, бу китап авторы Уфа өязе Әхмәт авылында яшәгән Һибәтулла Нигъмәтулла улы, дип күрсәтүе игътибарга лаек.

Риваятьләргә караганда, яшьлек елларында Һ. Салихов иптәш мулласының доносы белән кулга алына, Тозтүбәгә тоз кисәргә җибәрелә. Соңрак хатыны да сөрген җиренә килә. Ике айдан хатыны үлә. Тоткын шагыйрь бу югалтуны бик авыр кичерә, хатынына атап шигырьләр яза. Бу турыда Р. Фәхретдинов: «Бер чук газәл вә мәрсияләр иншад әйләмештер», — ди. Ләкин ул. әсәрләрнең табылганы юк әле.

1832 елның өченче декабрендә аның остазы Дәүләтша ишан үлә. Һ. Салихов остазының үлеменә атап ике мәрсия яза, аларда чор һәм тормыш турында мөһим проблемаларны кузгата. Мәрсияләрнең берсен «Мәҗмәгыл-әдәб» дигән күләмле китабына кертә («Әя дуслар, килең, гыйбрәт алың бу фани гаддардан» бүлеге). Икенчесе «Дөррел-кәлям» китабында кушымта рәвешендә басыла. «Мөнаҗәт» исемле бу әсәре кулъязма хәлендә дә киң таралган. Мәрсияләре буенча авторның беренче лирик әсәрләре язылу вакытын билгеләп була.

«Әя дуслар...» мәрсиясе дөнья, тормыш турында фәлсәфи-поэтик уйланулар белән башлана:

Әя дуслар, килең, гыйбрәт алың бу фәни гаддардан,
Зарары сәд Һәзар артык, дәхи зәһре— бәттәр мардан:
Елан суккан — шешәр, үтәр җәһан суккан — үлеп китәр,
Аңа эфсүн әсәр итәр, булынмаз боңа тимардан.

(Әй дуслар, бу хаин фани дөньядан гыйбрәт алыгыз,
Зарары аның йөз меңнән артык,
зәһәре - еланнан яман:
Елан чаккан — шешә дә бетә, дөнья чаккан — үлгәч кенә ккитә;
Беренчесенә дәва бар, икенчесенә дару юк.)

Бу — үзе бер төгәлләнгән лирик парча, кыйтга. Автор дөньяга өметсез каравын сиздерә. Әмма бу өметсезләнү традицион? дөньяны ташлау («тәрке дөнья») мотивыннан аерыла. Шигырьдә әрнүле протест авазы яңгырап тора. Бу үзенчәлек декабристлар күтәрелешеннән соң башланган кара реакция басымына бәйле. Ул чор иҗтимагый атмосферасы әдәби иҗат көчләренә фаҗигале үлем сулышы өргәнен, явызларча үтерелгән-рус язучылары мисалында, рус революционер-демократы А. И. Герцен да әйтеп үткән иде.

Реакция еллары татар әдәбиятына, аерым алганда Һ. Салихов иҗатына да, тамга сала: төшенкелек хисләре, дини мотивлар көчәя. Һ. Салихов бу чынбарлыкны — Николай I заманындагы Бенкендорф реакциясен характерлауда зәһәрле елан образын үзәккә куя һәм кабат-кабат аңа басым ясый. Әсәр традицион образларга бай. Алар экспрессив, ярсу хисле. Мондый яңгырашка тормыш тәҗрибәсен җитди гомумиләштерү, көнкүрешкә якын килү нәтиҗәсендә ирешелә (елан, тормыштагы тискәре күренешләр һ. б.). Контраст параллельләр, градацияле сурәтләр, куе буяулар белән бирелгән тормышчан детальләр, ритмик төгәллек, камил рифмалар, аллитерацияләр, ассонанслар мәрсия жанрындагы бу әсәрне классик лирика югарылыгына күтәрә, һ. Салихов шигыренең сәнгатьчә эшләнеше, Ә. Каргалыйның уңышлары белән берлектә, XIX йөзнең беренче яртысында татар шигырь культурасының зур казанышлары югарылыгында тора.

Унбишкә якын бәеттә дөньяның мәрхәмәтсез булуын фаш иткәч, автор шәех үлгәннән соң халыкның хәсрәтләнүен сөйли, остазының күркәм сыйфатларын сурәтли. Шунда ук дидактикага күчеп, заман халкын һәм шәкертләрне этик нормаларны сакларга үгетли. Бу бүлекләрдә дә шагыйрьнең камил кеше һәм игелекле иҗтимагый мөнәсәбәтләр турындагы идеалы ачыла» Шушы әсәрендә үк инде ул, начарлык эшләгән шәхесләр мисалы итеп, югары катлау кешеләрен, «төлке туклыларны» күрсәтә: p>Гажәбдер бу заман халкы: киярләр җәмәи төлке,
Китәрмәзләр яман: холкы, арынмазлар зәмимнәрдән.

Шигырь тарикать әдәбен һәм «фәна булу» (үз гамеңне оныту) кагыйдәләрен өйрәткән бүлекләре белән тәмамлана. «Мәҗмәгыл-әдәб»кә дә ул тарикатькә өйрәтү бүлеге итеп кертелә.

Икенче мәрсия фарсыча язылган юллар белән башланып китә (өч бәет). Шуннан соңгы бүлек, беренче мәрсиядәге кебек, авторның (конкрет чордагы конкрет кешенең) хис-кичерешләреннән гыйбарәт:

Илемдә горбәтә төштем, эүемдә көрбәтә ушдым —
Төкәнмәз дәрдә улашдым, улып хәсрәтлә сәргәрдан.

(Илемдә килмешәк булдым, өемдә сагышка тар дым —
Бетмәс авыруга юлыктым, хәсрәттән аптырадым.)

Кичерешләрен «бу вакыт», «бу заман»га бәйләү, үз илендә чит кеше булуын сизү — Һ. Салиховның поэтик фикере конкрет тормышка якынаю билгеләре.

«Җәһаннан кичте һәб шәйхем» дип, автор әсәргә мәрсия төсмере бирә. Әмма әсәрнең мәрсия жанрында булуына басым ясамый. Өч-дүрт бәеттә рухи җитәкчесенә («пир»гә) мактау сүзләре әйтә дә, заманны сурәтләүгә күчә.
Заман «галимнәрен» фаш итү — бу әсәрнең төп пафосы. Халык арасындагы начарлыклар өчен шул «галим»нәр җаваплы дип, автор «төлке туклылар» темасын үстерә. Алар гади халыкны начар эшләрдән тыярга («нәһи мөнкәр»), яхшылыкка .өйрәтергә («әмре мәгъруф») тиешләр, ди. Соңыннан, «Мәҗмәгыл-әдәб» әсәрендә, ул бу «әмре мәгъруф», «нәһи мөнкәр» темасын социаль программа югарылыгына күтәрә, үзенең төп гуманистик принциплары итә.

Шигырьдә икенче үзәк фикер — кешене ихтирам итү. Шагыйрь гади кешене «эт», «хайван», «хәсис» кебек начар сүзләр белән рәнҗетүче муллаларны да, халыкның мәхәббәтен югалтмыйм дип (юкса, гошер бирмәсләр, ашка чакырмаслар, эшемә килмәсләр дип), кешеләрдәге начарлыкларга күз йомучы, халыкны яхшылыкка өйрәтмәүче, үз мәнфәгате белән мәшгуль «галим»нәрне дә фаш итә. Рәнҗетүчеләрне:

Сәңа хаҗәт түгел хаслап, ачыг берлән сүзең башлап,
Күтәреп кул таяклашмак, идеямәк фетнәи һәйхәт, —
дип оялта. Соңгыларының исә эчкерле булуларын ачып сала:

Күзендә— күстәрер инсаф, йөзендә — йөз иәүгы әлтаф,
Табылмас йөздә бер дил саф, булынмаз сидкыйлә бер ан.

(Күзендә —- күрсәтер инсаф, йөзендә — йөз төрле сөйкемлелек,
Йөздән бер саф күңелле табылмас, бервакыт турылыклы булмас.)

Шундый иҗтимагый шартларда шагыйрь үзен әрнүле ялгызлыкта хис итә. Бу халәтен поэтик сурәтләүдә ул — чын лирик.

Башымда гыйшкы сазым бар, күңелдә кәзле разым бар,
Hәчә дөрлү ниязым бар, мәгәр әфшая юк имкян...
Бу галәм тулы кешедән, каму иркәк-ү-дешедән
Табалмый яры-ишедән, гакыл — мәдһуш, күңел — хәйран.

(Башымда гыйшык сазым бар, күңелдә төрле серем бар.
Ничә төрле теләгем бар, тормышка ашырырга мөмкинлек юк...
Бу дөнья тулы кешедән, барча ир һәм хатыннардан
Дус-иш, яр табалмыйча, гакыл — һушсыз, күңел — хәйран.)

Һ. Салиховның иҗаты каршылыклы. Бу хәл аның мәрсияләрeндә ачык чагыла. Анда форма белән эчтәлек каршылыгын заманның иң актуаль проблемалары үтә традицион мәрсия жанры калыбында бирелүдә күреп була. «Мәҗмәгыл-әдәб»тә дә бу кабатлана.
Шул ук вакытта, Һ. Салихов иҗатында XIX йөз башы татар әдәбиятында барлыкка килгән мөһим яңа күренешләр ныгый, Кара реакция тырнагыннан котылырга омтылу уй-хисләре Һ. Салиховның бу шигырьләрендә инде ачык сизелә.

Яңа дәвернең үзенчәлекле сыйфаты: шәхескә игътибар, кешене шәхес буларак тәрбияләү, шәхси әхлак проблемалары, шәхси халәт, шәхси хис-кичереш кебек мәсьәләләр алга куела, Әдәбият, поэзия инде шул максатларга хезмәт итү чарасына әйләнә башлый. Вөҗданлы, әхлаклы кеше эстетик идеал итеп күтәрелә. Әйтик, Г. Утыз Имәнинең «Мөһиммәтез-заман» әсәрендә кешене хак юлга чыгару идеалы чын шигъри югарылыкта ачыла. Дөрес, бу яңа идеяләр әле иске әдәбиятның иң традицион калыпларында бирелә. Бу сыйфат Һ. Салихов иҗатын XIX йөз әдәбиятының беренче этабы (Г. Утыз Имәниләр агымы) чикләрендә калдыра.

Күп мәртәбәләр басылган, 1905 ел революциясенә кадәр тынгысыз шәкертләр гимны булып саналган «Тәндә җаным» шигыре Һ. Салихов иҗатында аерым урын алып тора. Бу әсәрдә дә мәрсияләрдәге һәм «Мәҗмәгыл-әдәб»тәге мотивлар һәм идеяләр кабатлана: наданлык, томаналык, шәхси мәнфәгатьне генә кайгырту — барысы да түбәнлек; чын кешегә иң кирәк нәрсә — «мәҗлесе гыйрфан» — мәгърифәт мәҗлесе. Димәк, әсәрнең «Мәҗмәгыл-әдәб» белән бер вакыттарак язылган булуы ихтимал. Бу лирик шигырьдә дә җитди фикер, хис-кичерешләр чынлыгы, шигырь төгәллеге һәм поэтик бизәклелек күзгә бәрелеп тора. Шул үзенчәлекләре аны чын сәнгать әсәре, заман авазы, шәкерт фольклоры иткән.

Шагыйрьнең «Тәэссеф» («Үкенү») дигән бер касыйдәсе. Әсәр «Мәҗмәгыл-әдәб»тән ун ел соңрак язылган («Илле .биш ел гомер сөрдем, рәнҗү-михнәт күрмәдем»). Гарәпчә, Һиҗри белән, әсәрнең язылган елы текст азагында да бирелгән, 1851 елга туры килә. Шагыйрь игътибары монда да изелгән дезмәт халкына юнәлгән.

Йир йөзендә монча шиддәт, монча зәхмәт тулдыкы,
Юксыла, мохтаҗа байлар бимөрәүвәт улдыкы
— Бу кәсафәт җөмләсе бәнем гөнаһым шомлыкы:
Гафләт илә үтте гомерем, әй дәригә! Нидәем?!

(Җир йөзенә шул кадәр катылык, зәхмәт тулуы,
Юксылга, мохтаҗга байларның кешелексез булуы —
Бу начарлыклар һәммәсе минем гөнаһым шомлыгы:
Наданлык белән үтте гомерем, ни үкенеч! Ни эшлим?!)

Шагыйрь җирдәге авырлыклар, кысынкылыклар — барысы да наданлык, дорфалык нәтиҗәсе дип карый. Ул изелгәннәр мәнфәгатьләрен үзенеке итеп яши, халык язмышы турында уйлана, начарлыклар халыкны һәлакәткә илтә, дип борчыла. Һ. Салиховның төп идея-эстетик карашлары «Мәҗмәгыл-әдәб» (1839) китабында аеруча ачык һәм тулы бирелә. 30 нчы -еллар татар әдәбиятының күренекле үрнәге булган бу әсәрнең язылу вакытын автор китапның башында һәм уртасында күр-хәтә:

Улын мәгърур фәна гыйшә, яшем йитте кырык бишә,
һәмишә мәгъсыять пишә, шәфигым, сән Шәфәгать кыйл.
...Яшь кырык биштән ашып, теш төшеп, баш акарып.

(Фани тормышка алданып, яшем җитте кырык бишкә,
Шөгылем һаман — гөнаһлы эш, рәхимлем, үзең якла(.) Китап азагында аның язылу елы («тарихы») әйтелә.

Шагыйрьнең мәрсияләрен «Мәҗмәгыл-әдәб»нең эскизлары дип карарга мөмкин. Китапның төзелеше, проблемалары, шигъри сурәтләре дә шул шигырьләрне хәтерләтә. Әмма китапта |шде ул проблемалар төгәл системага салынган, күп яклы яктыртылган.

«Мәҗмәгыл-әдәб» катлаулы композицияле. Беренче карашkа, әсәр — шигырь белән язылган гадәти дини-дидактик трактат. Анда «әмре мәгъруф» (яхшылыкка өндәү) һәм «нәһи мөнкәр»нең (начарлыктан тыю) унар шарты, шәех һәм мөрит булуның егермешәр шарты тәфсилләнә. Икенче карашка, шул ук .әсәр суфилык кагыйдәләрен сөйләү булып күренә. Китапның исеме белән дә автор шул мәгънәгә басым ясый кебек. Өченче карашка, ул — мөритнең «гшре» үлү уңае белән моңаюлары?-уйланулары, шөбһәләнүләре, ходайга сыгынулары. Шул традицион формаларда шагыйрь үзенең борчылулы кичерешләрен, фикерләрен укучыларына җиткерә.

«Мәҗмәгыл-әдәб», авторның мәрсияләре шикелле, лирикадан башлана. Баштагы ике зур лирик шигырьдә ул хис-кичерешләрен сөйли, укучыда билгеле бер тойгы тудыра. Бу шигырьләрдә көчле эмоциональлек, ярсу дәрт, саллы фикер, чын шигърият бар:

Ки сәрмаям төкәнмеш, хасыйлым юк,
Сәфәр идәргә зад-ү-рәхилем юк.
Бу дәм фәһем әйләдем суд-ү-зыяным —
Тоташты эчемдә ут, янды җаным.

(Туплаган малым беткән, табышым юк,
Юлга чыгарга азыгым һәм хайваным юк.
Инде файдамны һәм зыянымны аңладым —
Эчемне ут алды, янды җаным.)

Бу шигырьләрдә 20—30 нчы еллар реакциясе тәэсирен ачык күреп була: шул караңгылык басымы нәтиҗәсендә лирик шигырь догага, аллага сыгынуга тартым. Автор үзе дә алариы традицион «сәна», «нәгът» бүлекләре урынына куя.
Шигырьләр (аеруча «һидаять вир бәңа, ярабб» дигән рефренлысы) музыкаль яңгырашлы, Аларда сүз уйнатулар, эчке рифмалар, аллитерацияләр, ассонанслар бик күп:

Ирермен бән дә һәм бәндә, бәне нәфсем салып бәндә,
Кабаих җөмләсе — бәндә; һидаять вир бәңа, ярабб.

(Мин дә бәндәмен, мине нәфсем богауга салган,
Бозыклыкларның һәммәсе— миндә; ярабби, миңа дәрес юл күрсәт.)

Мул бизәклелек күзгә бәрелеп тормый, ул шигърият көче, кеше рухының әрнүле авазы булып яңгырый. Шагыйрь төп темага күчә. Сөйләм, лирик ялкыннардан арынып, дидактик поэзиянең шигъри хикәятләре интонациясен ала:

Сәбәб бу ирде бу эшкә шөругъга:
Әгәрчә нәкысым гыйльме фөругта,
Күрер булдым замана халкыны мән
Ике дерле сыйфатта фәркыны бән.

(Бу эшкә керешүгә шул сәбәп булды:
Шәригать белемем кимчелекле булса да,
Мин замана халкын күрә торган булдым
Ике төрле сыйфатта аерыла торган итеп.)

Һ. Салихов замананың ике төрле халкын — бозыклык эшләүче әхлаксызларны һәм үзе генә яхшы булырга тырышып, тормыштагы начарлыкларга күз йомучыларны — фаш итә .башлый. Бу — икенче мәрсиядәге тема. Әсәрнең төп пафосы «яхшы»лар белән көрәшкә багышланган. Андыйларны бозык .кешеләргә тиңләштереп, шагыйрь бер киная китерә. Ул мондый .кинаяләрне «хикәяте фит-тәмсил» («мисал өчен китерелгән хиkәят») дип тә, «мәсәл» дип тә атый, аларга югары бәя бирә:

Кире сәңа диям бер мәсәле, бел:
Мәсәл берлә каму мөшкел булыр хәл.

(Тагын сиңа бер мәсәл әйтәм, бел:
Мәсәл белән барлык кыен хәлләрне аңлатып була.)

Бу «гыйбрәтле» кинаяләр, жанр ягыннан, мәсәл белән кыска дидактик хикәятләр арасында тора.

Имеш, бер кавем халкы, каядыр китеп барганда, диңгез ярына килеп чыга. Юлны дәвам итәр өчен, үзара акча салышып, бер көймә сатып алалар. Көймәдә һәр кешегә урын билгеләнә. Диңгездә боларнын берсе, хаҗәте өчен (дәлилле рәвештә, үзенә «уңай»лык өчен), көймәнең шобага буенча үзенә тигән өлешен балта белән тишә башлый. Башкаларның кисәтүенә ул ни эшегез бар, үз өлешемә тигән урынны тишәм, ди, .Аңа юл куйсалар, һәммәсе диңгезгә батачак. Илгә бәлаләр китерә торган шундыйларны күрмәмешкә салышырга ярамый, аерым шәхеснең начарлыгы һәркемгә кагыла, ди автор.
Икенче берәүләр начарлыкка күз йоммыйлар, әмма үзләре яачар, ди автор:

Вәли тәртибеме белмәс этенеп,—
Сүзен башлар йөзен ертып кешенең...
Ригая әйләмәз вакты, мәхәлен...

(Ләкин эшенең тәртибен белмәс —
Кешенең йөзен ертып сүзен башлар...
Вакыты, урыны белән санашмас...)

Мондый гадәт дәшми калудан да яман, ди шагыйрь, чөнки мондый «төзәтүдән» дошманлыклар, талашулар гына туа. Бу фикерләр түбән катлау кешеләренә мәсхәрәле мөнәсәбәтләргә каршы әйтелә. Моны ул күп мәртәбә билгеләп үтә:

Әгәр ул кол исә, бу улса азат, -
Кирәк мулла, кирәк бәк, кирәк мирзад —
Үзедин кәм күреп итмәя әза...

(Әгәр ул кол булса, бу булса азат, —
Мулламы, бәкме, морзамы ул, —
Үзеннән ким күреп җәзаламасын...)

Ул мөэмин кешегә кешелекле мөнәсәбәт күрсәтергә чөнки мөэмин кеше — олы, шәрәфле, нурлы зат:

Ки зира мөэмини, бел, аслы — җәүһәр,
Ирер з-аты мөшәррәф, рухы — әнвар.

(Чөнки бел: мөэминнең асылы — җәүһәр,
Заты — хөрмәтле, рухы — нурлы), —

дип, ул моны Коръән аятьләре белән дә ныгыта. Аныңча, на чарлык — кешегә ябышкан чүп кенә: ул аның асылын kapaлый алмый.

...Мәгасый, бел, сыйфате гаразыйдыр —
Гараз ирсә, аңа бәка ирешмәс,
Килер, гяһа китәр, зата карышмас.

(...Гөнаһлы булу, бел, — вакытлы сыйфат ул:
Вакытлы икән, ул мәңгелек була алмый,
Әле килә, әле китә, затка карышмый.)

Начарлык кешегә кунган чебен кебек, ди шагыйрь:

Чебен бер йиргә күп кунса — кылыр хур,
Очырсаң — ул китәр, андыйн булыр дур.

Әмма шул начар нәрсәне дә белеп куарга кирәк. Чебен үтер мәкче булып, юлдашының күзен сугып чыгарган ахмак иптәш турындагы «хикәяте фит-тәмсил» шуны сөйли. Чакса — үтерәм дип, иптәшен елан чакканны сагалап утыра берәү. Әмма йоклаган иптәшенең йөзендә йөргән чебенне үтерәм дип, аның күзен сугып чыгара. Иптәше ярсып сикереп тора да, моның ике күзен дә уеп ала, мине үтермәкче булды дип, казыйга бара. Икегез дә бер үк җәзага лаек дип, казый моның актык күзен дә чыгарырга хөкем итә. Бу кинаядән соң автор, беренче карашка, көтелмәгәнрәк нәтиҗә ясый. Сүзне башка темага күчергәндәй, «замана хакимен» еланга охшата:

Замана хакиме охшар еланга,
Гадавәт гизләмешләрдер нәһанда,
Еландик ялтырар, тыштан күрендә,
һәлаклек касд итәр форсат ирәндә.

Шагыйрь хакимнәрнең, юк хатаны күпертеп, кешегә бәйләнүләре, ришвәткә сатылып, зур җинаятьләрне дә күрмәмешкә салышулары турында сөйли.

Һ. Салихов шул ук бүлектә, яңа татар әдәбиятында беренче буларак, авылларга килгән түрәләрнең бичара халыкны шәфкатьсез талавы, җәберләве турында сүз кузгата. Атап әйтмичә генә, чебен куып күз чыгарышмаска, ачуны еланга — «замана хакимнәренә» юнәлтергә киңәш итә. Бу фикерне раслауда, рухани кеше буларак, ул дин авторитетын да эшкә җигә:

Сүәрсә залимы гәр бер мөселман,
Булыр, бишәк, аның динендә ноксан...
У залимнарны уттик күргел, әй дуст,
Якын килсәң — янар, бел, ит белән пуст.

(Залимны сөйсә әгәр бер мөселман,
Булыр, шиксез, аның динендә кимчелек...
Ул залимнарны ут кебек күр, әй дус,
Якын килсәң, бел: янар ит белән тире),—

дип, түрәләр белән хезмәттәшлекне зур бәлалар юлы итеп күрсәтә. Сүзләре югары катлауга каршы каратылганын ул аерым билгеләп үтә:

Ганамдыр бу, диеп, калма гөманда,
Замананың әфәндесе уланлар,
Улындыр бу эшдә мөбтәля анлар.

(...Гади халык бу дигән уйда калма,
Замананың әфәндесе булганнар,
Бу хәлгә дучар ителгәннәр алар.)

«Ришвәт биреп, әмирне симертүче» «залим түрәләрне сөйгән» затлар авторның игътибар үзәгендә:

Күрәрсә кәнде тикнең бер хатасын,
Күрер ул дәм үтермешдәк атасын.

(Үзе кебекнең бер хатасын күрсә,
Күрер ул чак аны атасын үтергәндәй.)

«Еланнар — замана хакимнәре», дип аңлаткан автор, кинаяле хикәяләү аша, «сакта торучы ахмакның» кем икәнен шулай сиздерә. Түрәләр белән «әфәнделәр» арасындагы «дуслык» нигезендә «дөнья кирәкләре» ятканын да шагыйрь билгеләп үтә:

— Белермез аклары әһле шерури,
Вәли чук хаҗәте: дөнья зарури
Тәгаллак улыныр, әксәр, улара, —
У дәмдә ихтилят итмәй нә чара?

(Алар әшәке зат икәнен дә беләбез,
Ләкин күп хаҗәтләр: дөнья кирәкләре
Күпчелек очракта аларга бәйле, —
Алар белән дус булмый нишлисең?)

Һ. Салихов тәрбия аша шул җәмгыятьтә яңа тәртип урнаштыру юллары һәм ысуллары турында уйлана. Бу эштә төп чара итеп «әмре мәгъруф» һәм «нәһи мөнкәр»не күрсәтә («яхшылык» ка өндәү» һәм «начарлыклардан тыю»). Түбән катлау кешеләренә гуман мөнәсәбәт булдыру — ул үзе инде «әмре мәгъруф, нәһи мөнкәр», аның савабы намаз, ураза кебек гыйбадәтләр һәм «җиһад» (дин өчен сугыш) савабыннан чиксез зур, ди шагыйрь. Аныңча, яхшылыкка өйрәтү — пәйгамбәрлек эше кебек ул («Нәбиләр мөнсәбедер әмре мәгъруф»):

Нәбиләр кәсбилә сөбх-ү-мәса бул, —
Әгәр Муса булалмасаң, гасса бул.

(Иртә-кич пәйгамбәрләр кәсебендә бул, —
Әгәр Муса була алмасаң, [Муса булган кешегә] таяк бул),—

дип, автор «Гасса» («Таяк») шигырендә олы иҗтимагый максат өчен яшәүне, үз мәнфәгатеңнән ваз кичеп, кешегә (халыкка) яхшылыклар эшләүне идеал итеп күтәрә.

Китапның икенче бүлеге яхшылыкка өйрәтү һәм яманлыктан тыю шартлары турындагы трактат рәвешендә. Гаиләдә, дуслар арасында, түрә һәм буйсынганнар мөнәсәбәтендә һәм башка шартларда ул кагыйдәләр ничек сакланырга тиешлеге аңлатыла. Әсәрнең пафосы кешене яклауга юнәлтелгән. Автор, кешенең начар сыйфатларын күргәндә дә, аның турында начар фикердә калмаска, берәр зарури сәбәп булгандыр дип уйларга киңәш бирә. Фикеренең асылын мисал белән аңлата: начарлык эшләүче — яр якасындагы кеше. Синең кулда ук һәм корык бар. Начар мөнәсәбәт күрсәтү — яр якасындагы кешегә ук ,ату; яхшы мөгамәлә — корык-таяк сузып, аны тартып алу.

Башкаларда күренгән кимчелеккә бәйләнүчеләргә, «мәгърурлар» темасына шуннан соңгы бүлектә шагыйрь кабат әйләнеп кайта. Сүзенең мәгънәсен ул мондый мәсәл белән аңлата.

Имеш, бер эт сарыкның пычракта яшәгәнен күрә. Әле генә сарык ите ашаганы исенә төшеп, чирканудан коса. Вакыт үтә. Эт ачыга. Ачлыктан ул үзенең шул косыгын ашарга мәҗбүр «була. «Мәнсаб әһеле бу хикәятне хуш күрмәс» дип, шагыйрь «мәгърурлар» кем икәнен искәртеп уза. Сүз «гавамга» күчкәндә китапның һәр бүлегендә авторның тоны үзгәрә, фаш итү ноталары юкка чыга.

Әсәрнең икенче өлеше ике лирик шигырь белән башлана. Аннан соң шәех һәм мөрит булуның шартлары, кагыйдәләре санала. Шәех булучыга таләпләрнең берсе — гыйлем. Шул уңай белән шагыйрь гыйлемгә дан җырлый. Гыйлемне ул һәртөрле мәкерне җиңүчән көч итеп таныта:

Гыйлемдер — җөмлә Әгъмальнең әсасы.
(Гыйлем — барлык эшләрнең нигезе.)

Бу заманда шәех булу дәгъвасы белән йөрүчеләр күбәйде Дип, автор сүзне тагын заман хәлләренә күчерә. Аныңча, суга сусаган кеше миражга алданган кебек, гыйлемлекләргә зарыккан халык та мондый «шәехләр» ялганына алданып харап була:

Сусамыш алданан кеби сараба,
Болар һәм алданыр, төшәр хараба.

Әмма шагыйрь биредә дә халыкны түгел, шәехләрне гаепли:

Нә белсен ул гавам бичара, мәгъзүр.
(Ни белсен ул бичара халык, сәбәбе бар.)

Һ. Салихов наданлыкка иярүнең ни дәрәҗәдә мәгънәсез булуын Җ. Руми «Мәснәви»еннән алынган бер киная белән аялата: имеш, бер карчыкның коймасына лачын килеп куна. Сукыр карчык, лачынны тавыкка санап, тырнаклары ничек үскән--карамыйлар, күрәсең, дип, хуҗасын сүгә-сүгә, лачынның тырнакларын, томшыгының «кәкресен» кисеп ташлый, Шагыйрь көрәшкә, сугышка сәләтле булу кешенең дә табигый халәте дип саный, күрәсең. Чөнки кеше гомере — коточкыч хәтәр юл. Анда һәр адымда дәһшәтле ерткычлар һәм билгесез дошманнар сагалый. Бу фәлсәфә дә махсус «хикәяте фит-тәмсил» белән аңлатыла: кешеләр ерак сәфәргә чыккан. Юлда аларга төрле ерткыч хайваннар һөҗүм итә. Алар бу ерткычларга күмәк каршылык күрсәтергә тиеш:

Ябышса юлдашың берегә бүре,
Берәүне чолгаса мар илә муре...
Арада сән сәламәт, тугры юлча, —
Бер-ике юлдашың да калса гәрчә, —
Ушал дәмдә кыяс ит, аңла хәлең...

(Юлдашларыңның берсенә бүре ябышса,
Яки берәүне еланнар чолгаса...
Арада син сәламәт булсаң, туры юлда, —
Бер-ике юлдашың гына калса, —
Шул вакытка чагыштыр, аңла хәлең...)

Бу ерткычлар сезгә дә һөҗүм итәчәк, сез дә максатка барып җитә алмассыз. Котылуның бердәнбер юлы:

Кирәктер башта бер юлбашчы хазикъ...
Кирәк дәхи ул юлда гаһде ярый...
Кирәк, бел, анда ул каумә бикбар
Аны аерылмага куймая мохтар.

(Кирәк башта бер оста юлбашчы...
Юлда вәгъдәдә торучы дуслар кирәк...
Кирәк, бел, анда ул кавемгә шунда ук
һичкемгә аерылырга ирек бирмәскә.)

Нык берләшкән төркемнең бер кешесенә ерткыч һөҗүм итсә, һәммәсе бер булып, якларга ташланырга өнди шагыйрь, Шулай гына үзең дә максатка исән-сау барып җитә аласың, иптәшләреңне дә коткарасың, ди ул.

Шагыйрь берләшүгә нигез була алырлык тәрбиялелекне, әдәпне идеал итә. Китап шул «әдәп» турында сөйли, шуңа күрә ул «Мәҗмәгыл-әдәб» дип аталган да. Шагыйрь халыкны кабат-кабат әдәпкә чакыра, әдәпне иң изге гыйбадәт итеп күрсәтә, «Ике төрле ирер, белгел, гыйбадәт», ди: 1) тагать, изге гамәл; 2) үзеңне начарлыктан тыю (әдәпле булу). Ул соңгысының әһәмияте өстен булуын ассызыклап үтә: «Вәли соңгысыдыр әүвәлдин әкъва». Чөнки гыйбадәтнең әдәптән башка һич файдасы юк. Ә әдәп, гыйбадәттән башка да күп гөнаһтан (начарлыклардан) саклый. Боларның икесен бергә булдыра алмасаң, «Тотынгыл иҗтинаб әмерен, мөкаддәм», дип киңәш бирә.

һ. Салиховның әдәп «нәсыйхате» халыкны үз язмышыннан тавыш-тынсыз риза булуга чакыру түгел. Бу әдәп оешу әчеп, тормыш юлындагы «ерткычларга» каршы тору өчен кирәк, дип аңлатыла. Шуңа күрә шагыйрь «әдәп»не «сабыр»га түгел (дөрес, ул «сабыр»ны да бик мактый), «гакыл»га мәгънәдәш итә, гакылга нигезләнгән әхлаклы тормыш кагыйдәләрен сөйли:

Гакыл — мәхдүм, бу җиде — хадим улсын,
Гакыл — солтан, болар — әгъваны улсын.

(Акыл — җитәкче, бу җиде — хезмәтче булсын,
Акыл — патша, болар — булышчылары булсын.)

Кыскасы, Һ. Салихов «Мәҗмәгыл-әдәб» китабында җәмгыятьне начарлыклардан арындыруның суфичылык идеяләренә нигезләнгән, җентекләп эшләнгән утопик программасын бирә. Ул тормышта кискен каршылыклар күрә, шул каршылыкларны җиңеп, җәмгыятьне олы максатлы бердәмлеккә, уртаклыкка китерү турында уйлана. Җәмгыятьтәге кешеләрне ул өч төркемгә аера: 1) «Замана әмирләре, түрәләр» — бюрократия. Болар — кешене тормыш юлында газаплый торган зәһәрле еланнар, бүреләр, аждаһалар. Бергәләшеп шул ерткычлар һөҗүменә көч белән каршылык күрсәтсәң генә, дөньяда яшәү мөмкин. 2) «Төлке туклылар», «замана әфәнделәрле — байлар, шәехләр, муллалар. Болар — ришвәт биреп, әмирләрне симер- . түчеләр. Шагыйрьнең бу төркемгә мөнәсәбәте бик үк ачык түгел. Бер яктан, ул аларның елан-хакимнәр белән бергә булганын күрә. Әмма, икенче яктан, гомум демократик характерда, аларны дисциплинага, көрәшкә тарту чарасын эзли. Чөнки көрәш өчен бердәмлек кирәк:

Бере-бере илә аның карары!
Дәхи бер-берилә мәхкәм мәдары.
Дәрәхнең бере суырылса бинадан,
Калана тиз зәвал килер фәнадан...
Бәс, уйлә улса, лязим һәр кавемгә:
Арасындан бере мәел итсә шомга,
Идәләр иҗтиһад аны тыярга...

(Бердәм аларның сүзе!
Бердәмлекләре — ныклык нигезе.
Өйнең бер бүрәнәсе суырылса,
Калганнары тиз ишелеп юкка чыгар...
Шулай булгач, һәр халыкка тиеш:
Арада берәү таркаулык юлына басса,
Аны тыярга тырышалар...)

Шагыйрь «замананың бозыклыгы» дигәндә шул замана әфәнделәренең тормыштагы эшчәнлеген күз алдында тота, аларны, халыкның бердәмлеген җимерүчеләр дип, җәмәгатьчелек алдында фаш итә.

Шагыйрь яхшылыкка өйрәтүнең, начарлыктан тыюның нинди очракта ничек булырга тиешлеген тәфсилләп санььй. Шул характердагы (мәсәлән, шәех—мөрит мөнәсәбәтен) детальләштерүләрдә, тормыштагы теге яки бу күренешләрне җентекләп классификацияләүләрдә авторның мәгърифәтчел карашларга якын торуы күзгә ташлана. Аның мәгърифәтчел принциплары тормыштагы кимчелекләрдән акыл көче белән арыну мөмкин дип чын күңелдән ышануында да, әсәренә «фәнни» трактат төсмере биргән рационализмында да, акылны зурлау, белемгә чакыру кебек детальләрендә дә ачык күренә.

Татар әдәбияты Г. Курсави, Г. Утыз Имәниләр заманыннан бирле тынгысыз эзләнүләр белән яшәде. Һ. Салихов шул буын казанышларын үстерә, яңа баскычка күтәрә, яңа төгәллеккә китерә. Мәсәлән, Ә. Каргалый аскетизмыннан аермалы буларак, ул бу яңа идеяләрне мәҗбүри итеп куймый. Аңарда идея түгел, ә кеше, шәхес алгы планга чыгарыла. Шагыйрь ике урында дөньяны, үз заманын «җаһил»лек караңгылыгы каплаган давыллы, төпсез диңгез итеп сурәтли. Кешене, шәхесне шул караңгылык дулкыннары арасында ярдәм сорап, кул сузган зат итеп күрә:

Ки золмәт кебидер бәхре ләҗи,
Өретмеш аны мәүҗ өстенә мәүҗи,
Ул мәүҗнең капланышдыр өстене абир,
Чыкарырса дәстене кайчан бер ир,
Якын ир мәе күрергә кулын аның, —
Шу рәсмә золмәт алмыш юлын аның.

(Тормыш караңгылыгы упкынлы диңгез кебек,
Аны дулкын өстенә дулкын каплаган,
Ул дулкын өстен томан баскан,
Әгәр берәр ир кул сузып чакырса,
Аның кулын күрү җиңел түгел, —
Шул рәвештә караңгылык алган аның юлын.)

Җәһаләт бәхре ирмеш мәүҗ бәр мәүҗ,
Дәшептер аңә инсан фәүҗ бәр фәүҗ...
Бу золмәттә элемне кем күрисәр,
Бу һәлякәтдин дәхи кем кортарисәр?

(Наданлык диңгезе дулкын өстендә дулкын икән,
Кешеләр төркем-төркем шуңа баткан...
Бу караңгылыкта сузган кулымны кем күрер,
һәм бу һәлакәттән кем коткарыр?)

Һ. Салихов яңа идеяләрне һәркем өчен мәҗбүри, илаһи догма итми. Г. Утыз Имәниләрдән аермалы буларак, ул инде мәсьәләнең бу ягына артык басым ясамый. Караңгылык эчендә, давылда калган кешегә, шәхескә кул сузу, юл яктырту рәвешендә фикер йөртә.

Шундый тирән мәгънәле булу аның иҗатын әдәбият тарихында яңа казаныш итә. һ. Салиховның лирик шигырьләре катлаулы иҗтимагый шартларда яшәгән, җәмәгать теләген үз мәнфәгате иткән актив характерлы алдынгы кешенең хис-ки-черешләре булып яңгырый. «Мәҗмәгыл-әдәб»нең эпиклыкка тартым бүлекләрендә татар әдәбиятының яңа идеяләре, аерым эпик жанрлары (мәсәл һ. б.) формалашу башлана. Дөрес, алар мөстәкыйль яшәүдән ерак әле, әдәбият агачының тулышкан бөреләре хәлендә генә. Нәкъ менә шул бөреләрнең күплеге, аларның яшәүчәнлеге «Мәҗмәгыл-әдәб»не күренекле әсәр итеп таныта.

Һ. Салихов иҗаты — шактый каршылыклы күренеш. Моны элекке дини-дидактик әсәрләр формасы саклануда, яңаның шул иске традицион әдәбият тел-стиль үзенчәлекләре һәм идеяләре белән үрелеп яшәвендә күреп була. Шул сыйфатлар аның яңа мәгънәләр белән баетылган иҗатын тел-стиль һәм идея-художество үзенчәлекләре ягыннан шактый «борынгы» әдәбият үрнәгедәй итә.
Һ. Салихов иҗаты XIX нчы йөз татар әдәбиятында демократик, гуманистик, сугышчан шигърият буларак күренекле урын алып тора, шул заман поэзиясе үсешенә сизелерлек йогынты ясый.

Р. Фәхретдинов шагыйрьнең «Мәҗмәгыл-әдәб»тән «башка әшгар вә касыйдәләре дә күп», дип яза. Әмма алар әлегә билгеле түгел. Ул әсәрләрне табу Һ. Салихов иҗатын тагын да тулы һәм ачык итеп күз алдына бастырыр, әдәбиятыбыз тарихын баетыр иде.

Һ. Салихов иҗаты XIX йөздә үк тикшеренүчеләр игътибарын үзенә карата. М. В. Лоссиевский аны шул өлкәнең сатирик шагыйре буларак телгә ала. Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, М. Рәмзи кебек галимнәр дә хезмәтләренд Һ. Салихов тормышы һәм иҗаты турында кайбер мәгълүматлар язып калдыралар. Совет чорында инде Һ. Салихов иҗаты әдәбият тарихларына, дәреслекләргә кертелеп өйрәнелә (Гали Рәхим, М. Гайнуллин, Ә. Харисов).

М.Гайнетдинов.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»