поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САЛИХОВ ДАНИЛ

Драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Д.Салихов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985–1991 елларда ул – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары, театрдан китеп, 1992–1995 елларда республика балалар журналы «Салават күпере» редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм 1996 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкара. Хәзерге көндә ул Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь.

Д.Салихов – актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. 1998 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела башлаган һәм җәмгыятьтәге эчкечелек проблемасының кеше табигатендәге әхлакый уңай сыйфатларны тәмам томалап, гаиләгә, тирә-юньдәге кешеләргә бетмәс кайгы-хәсрәтләр китерүен гыйбрәтле вакыйгалар аша сурәтләгән «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» спектакле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тотрыклы спектакльләреннән берсенә әверелә. Шушы ук театр сәхнәсендә куелган «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (1990), Әлмәт драма театры сәхнәләштергән һәм җүләрләр хастаханәсендәге аяныч хәлләрне фаш иткән «Алла каргаган йорт» драмасы (1991) белән «Хатын түгел – аҗдаһа!» комедиясе (1992), Минзәлә драма театры сәхнәләштергән «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе (1992) һәм аннан соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Узып барышлый», «Мөгезле Мәүлихан», «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

Язучы 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул – Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2005).

Д.Салихов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлек хатам – йөрәк ярам: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 327 б. – 3000 д.
Узып барышлый: пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2002. – 285 б. – 2000 д.
Гыйләҗ тәрәзәләре: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 286 б. – 3000 д.
Таш сандык: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 320 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйләҗев А. Ачык капканың ачылыр чагы // Мәдәни җомга. – 1998. – 21 авг.
Акмал Н. Безне рухи чукраклык тышауда тота // Мәдәни җомга. – 1999. – 21 май.
Әхмәдуллин А. Эзләнүләр бәрәкәтлеме? // Казан утлары. – 2000. – № 8. – 131–136 б.
Гыймранова Д. Комедия... әллә комедия генә түгелме? // Сәхнә. – 2002. – № 8 (12 авг.).
Гыймранова Д. Театрга гашыйк булыгыз! // Казан утлары. – 2003. – № 2. – 124–129 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»