поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

«Тәмле» киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы. «Малайларга-кызларга» сериясе. Төзүчесе Ләйсән Хафизова. — Казан: Мәгариф, 2004.

Әлеге басма балалар өчен. Ул бутербродлар, салатлар ясау, йомырка пешерү кебек гади һәм әзерләү җиңел булган ризыклар белән бергә, камыр ашлары пешерергә дә өйрәтер. Шулай ук шулпалар пешерергә, балык ризыкларын һәм икенче ризыкларны әзерләп карарга тәкъдим итәбез. Гомумән, «тәмле» киңәшләрне куллану өчен күп вакыт һәм зур осталык таләп ителми.

САЛАТЛАР

Салатлар — организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган тәмле һәм туклыклы ризыклар. Бөтен төр салатлар составына да яшелчәләр яки җиләк-җимешләр керә. Яшелчәләр исә — алыштыргысыз туклану продуктлары. Әгәр иртәнге һәм кичке аш вакытында салат ясап ашасаң, яшь организмыңа тәүлеккә кирәк булган кыйммәтле минераль тозларның, витаминнарның һәм башка төрле матдәләрнең керүен тәэмин иттең дигән сүз. Шуңа күрә салатларны ел буена көн саен ашарга кирәк. Салат өчен помидор, кыяр, кәбестәнең һәм салат яфракларының барлык төрләрен, редиска, баллы борыч, яшел борчак, йомырка кулланырга була.

Тәмле һәм матур салат ясауның берничә сере

 Яшелчәләрне чистартыр алдыннан әйбәтләп агымсуда юалар. Кишер, чөгендер, редиска һәм башка тамыр-азыкларны щетка белән юарга кирәк.

 Яшелчәләрнең кабыгын мөмкин кадәр юка итеп әрчергә кирәк, чөнки организмга кирәкле матдәләр күбрәк кабык астында була.

 Каты яшелчәләрне вак итеп турарга кирәк.

 Салат өчен пешерелгән ризыкларны суытырга кирәк. Җылы һәм салкын продуктларны бергә кушарга ярамый. Болай эшләгәндә салат бик тиз бозыла.

 Чи яшелчә салатларын ашар алдыннан гына ясарга кирәк, чөнки туралган яшелчәләр озак торса тәмсезләнә.

 Салатларга тозны өстәлгә куяр алдыннан гына салырга кирәк.

 Салатларны бары тик эмаль, керамик, пыяла, фарфор савытларда гына әзерлиләр һәм саклыйлар. Металл савытларны кулланырга ярамый.

 Бәйрәм табынына куела торган салатларны төрлечә итеп бизәргә кирәк. Алар тәме белән дә, матурлыгы белән дә үзенә тартып торсын.

Юа салаты

100 г юа, 30 г майонез яки 50 г каймак, 1 йомырка, тәменчә тоз, борыч

Юаны чистартып юабыз, 1,5—2 см киңлектәге тасмалар итеп турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, юага бераз тоз һәм борыч сибеп болгатабыз. Салатны салат савытына салып, өстенә майонез яки каймак сибеп, урталай киселгән йомырка белән бизәп, табынга куябыз.

Кузгалак салаты

100 г кузгалак, 40—50 г каймак, 1 йомырка, тоз, борыч

Яшь кузгалак яфракларын салкын су белән яхшылап юабыз һәм 2 см киңлектә итеп токмачлап турыйбыз. Тирән эчле савытка кузгалак салабыз, тоз, борыч, каймак өстәп болгатабыз. Тәменчә шикәр комы өстәргә дә була. Әзер салатны салат савытына бушатабыз, кырыйларын яшь кузгалак яфраклары, туралган йомырка белән бизибез, өстенә ваклап туралган укроп сибәбез.

Тузганак салаты

150 г тузганак яфрагы, 30 г йөзем, 10—15 г шикәр комы, 1 йомырка, 50 г каймак

Тузганак яфрагын яхшылап юабыз, 2 см киңлектә итеп турыйбыз, кайнар су белән пешекләп алабыз һәм сөзгечтә саркытабыз. Тирән эчле савытка туралган тузганак яфрагын салып, яхшылап юылган һәм кайнар су белән пешекләнгән йөзем, шикәр комы, каймак, тоз өстибез, яхшылап болгатабыз һәм 10 минутка салкынга куеп торабыз. Әзер салатны салат савытына салып, кырыйларын тузганак яфраклары, йомырка кисәкләре белән бизәп, табынга куябыз.

"Язгы" салат

1 кыяр, 6 редиска, 3 аш кашыгы аш серкәсе, ярты бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, яшел укроп, петрушка

Кыяр белән редисканы салкын суда юабыз. Кыярны кабыгыннан, редисканы яфракларыннан чистартабыз һәм юка итеп түгәрәкләп яки ярымтүгәрәкләп турыйбыз. Барысын бергә үсемлек мае һәм аш серкәсе, тоз, шикәр комы кушып болгатабыз. Яшел укроп, петрушка яфраклары, редиска түгәрәкләре белән салатны бизибез.

"Сәламәт булыгыз" салаты

2 кыяр, 2 кишер, 1 алма, 2 зур булмаган помидор, 100 г яшел салат яфраклары, 200 г каймак (1 тулы стакан чамасы), ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе яки

1 аш кашыгы су белән сыекланган пычак очында лимон кислотасы), 1 бал кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз
Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп юып, кабыгын чистартабыз. Кыярны юка итеп токмачлап турыйбыз, алманы һәм кишерне угыч аша уабыз. Салат яфракларын сайлап алып юабыз һәм юка тасмалар итеп турыйбыз. Яшелчәләрне савытка салып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы (яки алма серкәсе, яисә сыек лимон кислотасы) салабыз. Боларның барысын да каймак салып, ипләп кенә болгатабыз һәм салат савытына тау итеп өеп куябыз. Помидорларны юып, юка телемләп турап, салатны бизибез.

Сыр белән кыяр салаты

5 кыяр, 2 пешкән кишер, 240 г каты сыр, 130 г майонез

Кишерне суда пешереп алабыз. Пешкән кишерне, яхшылап юылган кыярны, сырны токмачлап турыйбыз, тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз сибеп, майонез белән яхшылап болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, табынга куябыз.

"Җәйге" салат

2 помидор, 1 уртача зурлыктагы суган, 1 кызыл баллы борыч, 1 алма, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1/3 бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон согы

Сөзгечкә салып, помидорларга башта кайнар су, аннан соң тиз генә салкын су бөркибез. Болай эшләгәч, помидорның кабыгы бик җиңел салына. Чистартылган помидорларны юка кисәкләргә турыйбыз. Кабыгы әрчелгән алманы уртага кисеп, үзәген алабыз һәм юка гына телемләп турыйбыз. Суган белән борычны чистартып, юып, юка итеп токмачлап турыйбыз. Барысын да әйбәтләп болгатып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы һәм үсемлек мае салып тагын болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, өстәлгә куябыз.

Кишер, алма һәм яшел борчаклы салат

4—5 кишер, 150 г консервланган яшел борчак, 2 алма, 100 г майонез, тәменчә тоз, шикәр комы
Кишерне суда пешереп алабыз. Алманың кабыгын әрчибез, уртадагы төшләрен алабыз. Пешкән кишер белән чистартылган алманы вак шакмаклап турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, суы саркытылган яшел борчак, тәменчә тоз һәм шикәр комы, майонез өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, кишер, алма кисәкләре белән бизибез.

Помидор белән йомырка салаты

4 кызыл помидор, 2 йомырка, 1 баш суган, 4 аш кашыгы каймак, ярты бал кашыгы тоз, пычак очында кара борыч

Йомырканы каты итеп пешерәбез. Суынгач, кабыгыннан чистартып, түгәрәкләп турыйбыз. Суган белән помидорны юып чистартабыз. Барысын да түгәрәкләп турап, салат савытына катлап салабыз. Һәр катламга тоз, борыч сибәбез, каймак кушабыз. Салатның өстен яшел петрушка, укроп, сельдерей белән бизибез.

Балык салаты

1 банка майлы яки үз согындагы балык консервасы, каты итеп пешерелгән 3 йомырка, 2 уртача зурлыктагы суган, 1 алма, 100 г каты сыр, ярты банка майонез, петрушка

Консерваны ачып, балыкларны чәнечке белән ваклыйбыз. Йомырканы чистартып, агын сарысыннан аерып, агын да, сарысын да аерым ваклыйбыз. Суганны чистартып, юка боҗралар итеп турыйбыз. Юылган алманы һәм каты сырны вак угыч аша уабыз. Салат савытына кат-кат итеп, һәр катка майо-нез ягып болай салабыз. Беренче кат — вакланган балык, икенче кат — суган, аннан соң алма, йомырка агы, сыр һәм ахырда — вакланган йомырка сарысы. Салатны артып калган йомырка сарысы һәм петрушка белән бизибез.

"Шатлык" салаты

1 уртача күләмдәге кызыл чөгендер, 1 алма, 100 г кара җимеш, 2 әстерхан чикләвеге, 1 бүлем сарымсак, 1 стакан каймак, 1 бал кашыгы уылган керән, 1 бал кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, шул кадәр үк шикәр комы

Чөгендерне, яхшылап юып, мичтә йә газ өстендә кәстрүлдә пешерәбез. Чөгендер суынгач, кабыгын чистартабыз. Чөгендерне һәм кабыгы әрчелгән алманы угыч аша уабыз. Кара җимешне юабыз, кайнаган салкын суда җебетәбез дә төшләрен алып, ваклап турыйбыз. Чистартылган чикләвекне тозлы суда җебетәбез, юабыз һәм ваклыйбыз. Сарымсакны тоз белән уып ваклыйбыз. Каймакка керән, шикәр комы, аш серкәсе кушып, барысын бергә болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, чөгендер һәм кара җимеш белән бизибез.

Кызыл кәбестә салаты

300 г кызыл кәбестә, 300 г гөмбә, 2 тозлы кыяр, 1 баш суган, 200 г каймак, тәменчә тоз, шикәр комы, яшел үләннәр

Кәбестәне токмачлап турыйбыз, бераз тоз сибәбез һәм согы чыга башлаганчы кул белән уабыз. Гөмбәне пешереп алабыз да токмачлап турыйбыз. Кыяр белән суганны да яхшылап юып, вак итеп турыйбыз. Барысын да тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз, шикәр комы сибеп, каймак кушып яхшылап болгатабыз. Әзер салатны, салат савытына салып, табынга куябыз.

Төсле кәбестә салаты

50 г төсле кәбестә (3 аш кашыгы), 1 кишер, яшел үләннәр (сельдерей, петрушка), 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы бал

Төсле кәбестәне, чистартылган кишерне ваклап турыйбыз. Яшел үләннәрне 2 аш кашыгы турыйбыз һәм кишер белән кәбестәгә кушабыз. Тирән эчле савытка салып, үсемлек мае һәм бал кушып барысын да яхшылап болгатабыз.

Кабак салаты

600 г кабак, 4—5 алма, 1—2 лимон, бал, тәменчә чикләвек

Кабак белән алманың кабыгын әрчибез, төшләрен алабыз да юка итеп токмачлап турыйбыз йә угыч аша уабыз. Тирән эчле савытка салып, өстенә лимон согын сыгабыз, лимон кабыгын уып салабыз. Барысын бергә бал салып болгатабыз, өстенә тәменчә вакланган чикләвек сибәбез.

Яшел борчаклы гөмбә салаты

500 г тозлы гөмбә, 2 баш суган йә 100 г яшел суган, 100 г яшел борчак, 150 г бәрәңге, тәменчә майонез белән тоз

Гөмбәнең суын саркытып, ваклап турыйбыз. Суганны токмачлап турап, гөмбәгә өстибез. Болар янына ваклап турап, пешкән бәрәңге һәм суы саркытылган яшел борчак салабыз. Барысын бергә тирән эчле савытта тәменчә тоз, майонез салып болгатабыз. Аннан салат савытына салып, матур итеп бизәп табынга куябыз.

Ачы торма белән итле салат

1—2 ачы торма, 300 г ит, 2 баш суган, 70 г үсемлек мае, ярты банка майонез, тоз

Пешкән итне токмачлап турыйбыз. Суганны кабыгын чистартып, боҗралап турыйбыз һәм табада әз генә май белән алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Ачы торманы яхшылап юып, юка итеп токмачлап турап, тирән эчле савытта ит, суган белән кушып болгатабыз, тәменчә тоз сибәбез һәм майонез кушып, тагын болгатабыз. Әзер салатны салат савытына бушатабыз.

Чөгендер салаты

4 кызыл чөгендер, 4 алма, 16 әстерхан чикләвеге, 8 аш кашыгы майонез, яшел үләннәр

Пешкән чөгендерне һәм алманы кабыгын чистартып угыч аша уабыз. Чикләвекне дә кабыгыннан чистартып ваклыйбыз. Барысын бергә кушабыз һәм майонез салып болгатабыз. Табынга куяр алдыннан салат өстенә ваклап туралган яшел үләннәр сибәбез.

Бу салатны уылган сарымсак кушып та ясарга була.

Лимон согы белән редиска салаты

4—5 редиска, 1 лимон, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае

Редисканы яхшылап салкын су белән юабыз, тамырларын кисеп ташлыйбыз. Чиста редисканы эре угыч аша уабыз. Ли-мон согын кысып чыгарып, 1 аш кашыгы кайнаган суга кушабыз. Тирән эчле савытка уылган редиска, лимон согы, тоз, шикәр комы салып болгатабыз. Салатны салат савытына өеп тутырабыз, өстенә үсемлек мае салып, бераз вакытка салкын урынга куеп торабыз.

Кәбестә салаты

350 г кәбестә, 1 кишер, 100 г яшел борчак, 100 г майонез, 1 йомырка, яшел укроп, суган кыягы, тәменчә тоз

Кәбестә белән кишерне чистартабыз, юабыз. Кәбестәне угыч аша токмачлап уабыз, тоз сибеп, кул белән ышкыйбыз. Угыч аша уылган кишерне, яшел борчакны, туралган йомырканы кәбестәгә кушабыз һәм майонез салып, яхшылап болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, табынга куябыз.

Бал белән кишер салаты

2 кишер, 2—3 аш кашыгы бал, 2—3 чистартылган чик-ләвек

Чистартылган чи кишерне вак угыч аша уабыз, бал салабыз һәм өстенә ваклап туралган чикләвек сибәбез. Менә дигән салат!

Тавык ите белән гөмбәле салат

250 г пешкән тавык ите, 180 г сельдерей, 2 уртача зурлыктагы тозлы кыяр, 100 г пешкән гөмбә, 100 г майонез, 15 г горчица, тәменчә тоз

Сельдерейны, тавык итен, тозлы кыярны, пешкән гөмбәне — барысын бергә токмачлап турыйбыз һәм тирән эчле савытка салып, тоз, майонез, горчица өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны салат савытына тау итеп өеп салып, салкын килеш табынга куябыз.

"Кышкы" салат

5—6 бәрәңге, 3 йомырка, 200 г ит йә казылык, 3—4 тозлы кыяр, 1 зур суган, 2 алма, 1 кишер, яшел борчак, укроп

Пешкән бәрәңгене, йомырканы, итне (яки майсыз казылык), кыяклы йә башлы суганны, тозлы кыярны вак шакмаклап турыйбыз. Алма белән кишерне эре угыч аша уабыз. Барысын бергә зур табакка салып болгатабыз, яшел борчак өстибез һәм өстенә укроп сибәбез. Тоз белән борычны тәменчә салабыз һәм майонез өстәп тагын яхшылап болгатабыз. Майо-незның яртысын каймак белән дә алмаштырырга мөмкин. Салатны салат савытына салып, бизәп табынга куябыз.

"Туни" салаты

40 г сельдерей, 2 банан, 2 алма, 20 г салат яфраклары, 40 г майонез, яңа өзелгән 1 помидор

Җиләк-җимешләрне, сельдерейны салкын су белән юабыз. Сельдерейны, салат яфракларын — токмачлап, бананны — телемләп, кабыгы әрчелгән, үзәге алынган алманы шакмаклап турыйбыз да тирән эчле савытка салабыз. Икенче савытка помидорның кабыгын әрчеп, ваклап турап салабыз да майонез белән болгатабыз. Бу катнашманы туралган җиләк-җимешләр өстенә салабыз. Салатны банан кабыгы эченә салып, кырыйларын салат яфраклары белән бизәп, табынга куябыз.

Җиләк-җимештән бал белән салат

2 әфлисун, зур булмаган 1 кавын, 2 банан, 2 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы әче сок, 2 аш кашыгы вакланган чикләвек

Җиләк-җимешләрнең барысын да, салкын су белән юып, түгәрәкләп турыйбыз. Кавынны дүртпочмаклы телемнәргә кисәбез. Боларны тәлинкәгә түгәрәк буенча йә туры итеп чиратлап тезәбез дә өстенә бал белән соктан ясалган сироп салабыз, чикләвек сибәбез.

Җиләк-җимеш салаты

3 алма, 1 груша, 1 әфлисун, 1 мандарин, 2—3 аш кашыгы үсемлек мае, чирек лимон, 1 бал кашыгы шикәр комы оны

Җиләк-җимешләрне яхшылап салкын су белән юабыз, кабыкларын әрчибез. Барысын да, үзәгендәге орлыкларын алып ташлап, кисәкләп турыйбыз һәм тәлинкәгә салабыз. Җиләк-җимешләрне өстәлгә куяр алдыннан май һәм лимон кислотасы кушылган шикәр комы онын сибәбез. Аннан барысын да салат савытына өеп салабыз, өстенә бик юка токмачлап туралган әфлисун кабыгы өстибез. Салатны шул ук җимешләр белән бизибез. Пешкән кара җимеш, йөзем, җиләкләр белән дә бизәргә була.

Ел фасылына карап, төрле җимешләр (шәфталу, абрикос, пешкән айва) һәм җиләкләр (җир җиләге, каен җиләге) кулланырга була, ләкин алма һәрберсендә булырга тиеш.

Чуар салат

50 г сыр, 1 алма, 25 г шампиньон, 1 баллы борыч, 1 әфлисун йә 1 мандарин, 100 г йогырт, 2 г горчица, 10 г бал, 5 г лимон согы, 1 г төелгән әфлисун кабыгы

Алмаларны яхшылап юып, кабыгын әрчибез, үзәген алып ташлыйбыз да вак шакмаклап турыйбыз. Сырны да вак шакмаклап турыйбыз. Яшь шампиньоннарны суда томалап пешерәбез дә, пешеп җиткәч сак кына алып, урталай, зурракларын берничә кисәккә бүләбез. Баллы борычны салкын су белән юып, орлыкларын алып ташлыйбыз да боҗралап турыйбыз һәм кабыгы әрчелгән мандарин бүлемнәре йә аркылыга туралган әфлисун бүлемнәре белән кушабыз. Боларның барысын да салат савытына салып болгатабыз. Йогыртны, горчицаны, балны, лимон согын, уылган әфлисун кабыгын кушып, соус ясыйбыз. Салатны, өстенә соус салып, табынга бирәбез.

* * *

 Гөмбәне, агулылары эләкмәсен өчен, олылар белән бергә әзерләргә кирәк.
 Суган тураганда, пычакны салкын суга тыгып алыгыз. Болай эшләгәндә күздән яшь акмый.
 Иң тәмле редиска алсу-кызыл төсле була.
 Салатны артык бизәмәгез, эчендә нәрсәләр бар икәне күренеп торсын.
 Шиңә башлаган яшел үләннәрне башта кайнар, аннан салкын суга тыгып алсаң, алар яңарып китә.
 Чөгендер сусыл һәм тәмле булсын өчен, кабыгын әрчемичә, тамырларын кисмичә пешерергә кирәк.
 Кыска юан тамырлы кишерләр аеруча сусыл һәм баллы була.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»