|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. САЛАХ ӘСГАТЬЯзучы Әсгать Салах (Әсгать Сәхап улы Салахов) 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Елховой авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтисе Ватан сугышында хәбәрсез югалганлыктан, балачагы һәм үсмер еллары дүрт бала белән тол калган әнисе Мөсәвәрә тәрбиясендә, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы заманның кырыс шартларында уза. Шулай булса да Әсгать укырга, белем алырга омтыла: 1949 елда Елховой җидееллык мәктәбен тәмамлагач, егерме чакрымдагы Лашман авылы урта мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1952 елда, ниһаять, өлгергәнлек аттестаты ала. Шул ук елны ул туган авылы сельпосында хисапчы булып эшли башлый. Тагын бераздан, Әлмәттә нефть бораулаучылар мәктәбен тәмамлап, Баулыда бораулаучы хезмәтендә. 1954–1957 елларда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, Ә.Салах бораулаучы хезмәтен дәвам иттерә. Бер үк вакытта, 1960 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый башлап, 1965 елда матбугат эшенә күчә: Әлмәттә русча чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә әүвәл сәнәгать бүлеге мөдире, соңга таба мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Аның газета белән хезмәттәшлеге берөзлексез егерме биш ел дәвам итә. Шул дәвердә әлеге газета һәм аның татарча дубляжы битләрендә Ә.Салахның ике дистәгә якын очеркы, тарихи язмалары, хикәяләре дөнья күрә. |
Иң күп укылган
|