поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САФИНА НӘҖИБӘ

Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туа. Нәҗибә сигезьеллыкны туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын тәмамлаганнан соң, аны, рәсми юллама белән, Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, 1973 елның башында ул Чистай шәһәренә күченә. Берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.

Нәҗибә Сафина 1975 елда Башкортстанга әйләнеп кайта. Ул Краснокама районы үзәгендә – Нефтекамск шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә – тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбендә – директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булып эшләп ала. Янә, Татарстанга килеп, Чистай районының Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел укыта.

1979–1983 елларда Н.Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама таңнары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә бу газета редакциясе каршында «Акчарлак» дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйләмнәре 1982 елда Уфада башкорт телендә чыккан «Яшь көчләр» һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

Шулай да Башкортстандагы сәяси вазгыять шартларында яшь каләм тибрәтүченең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге район-шәһәр түрәләрендә ризасызлык тудыра, нәтиҗәдә Нәҗибә «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була. 1983–1990 еллар арасында ул Нефтекамск шәһәренең автосамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастер, инженер-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифаларын башкара, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.

1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшли, 1993–1996 елларда «Сөембикә» журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте – заманның көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият. Шигърияте кебек, аның публицистикасы да милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль фикер-карашлары белән үзенчәлекле. Нәни укучылары арасында исә шагыйрә маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары белән мәгълүм.

Н.Сафина – 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кош теле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 30 б. – 3000 д.
Таң кошы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 128 б. – 3000 д.
Мәче фәлсәфәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 20 б. – 5000 д.
Аккош күле: шигырьләр. – Казан: Идел-Пресс, 2000. – 20 б. – 5000 д.
Әгәр дә уйлаганда…: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 191 б. – 2000 д.
Без – шигырь, тормыш – проза: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 207 б. – 2000 д.
Камка һәм яфрак капка: шигъри әкият. – Казан: Идел-Пресс, 2004. – 16 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиев М. Әдәбият хәлләре // Шәһри Казан. – 1992. – 30 гыйнв.
Сәгъдулла Ш. Куш йөрәкләр дә бар // Шәһри Казан. – 1997. – 6 июнь.
Гадел Ә. Шагыйрь авазы // Мәгърифәт. – 1998. – 30 май.
Гарипова Х. Зарларымны кысам – җыр чыга… // Мәдәни җомга. – 1998. – 11 дек.
Батулла Р. Өметсез шайтан // Шәһри Казан. – 1999. – 5 февр.
Зөлфәт. Пар аккошлар арасында… // Казан утлары. – 1999. – № 3. – 108 б.
Хуҗин Ф. Шигырьләре артыннан үзе кайтты // Taтар иле. – 1999. – Апр.
Ханов Ф. Торса икән дөнья изге уй корудан… // Кызыл таң. – 1999. – 19 май.
Рәшит Ә. Коеп кына куя шигырьне // Заман. – 1999. – 28 май.
Гарипова Х. Җыр булып иңәсе килә җаннарның ярасына… // Мәдәни җомга. – 2002. – 9 авг.
Исламов Ф. Халкына мәдхия җырлаучы шагыйрә // Татар иле. – 2003. – № 32 ( авг.).
Гамбәр Н. Таң кошы – таңда йокламый // Казан утлары. – 2004. – № 3. – 78–79 б.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»