поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САФИНА НӘҖИБӘ

Нәҗибә Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.

Шәһәр уку йортларында татар теленең чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне 1975 елда Башкортстанга әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә Краснокама районы үзәгендә — Нефтекамск шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбедә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булыг эшләп ала, хәтта, янә Татарстанга килеп, Чистай районыың Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.

1979—1983 елларда Н. Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама таңары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплга, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берлшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика гаэта-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шиырь бәйләмнәре 1982 елда Уфада башкорт телендә чыккан «Яшь көчләр» һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.

Шулай да яшь каләмнең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге кайбер даирәләрдә риясызлык тудыра, нәтиҗәдә ул «Кама таңнары» газетасында эиләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була 1983—1990 еллар арасында ул Нефтекамск шәһәренең автсамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастр, инженер-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җшшггерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифалары башкара, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыяенә җитәкчелек итә.

1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булъп эшләде, аннары 1993— 1996 елларда «Сөембикә» журншы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкләде. 1997 елдан у. әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәҗибә Сафинаның шигърияте — заманның көрәш ялкыны белән сугарылган миллирухлы, гамьле шигърият. Шагыйрәнең лирик, лирик-публщистик шигырьләре соңгы елларда басылып чыккан җыентгкларда («Таң кошы», 1997; «Әгәр дә уйлаганда...», 2002; «Без - шигырь, тормыш - проза», 2004) урын алды. Нәни уйчылары арасында исә ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган «Кош теле», «Мәче сәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемл китаплары белән мәгълүм.

Нәҗибә Сафина - 1997 елда Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Кош теле: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. ыәшр., 1996.— 30 б.— 3000.
Таң кошы: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 128 б.— 3000.
Мәче фәлсәфәсе: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2000.— 20 б.— 5000.
Аккош күле: Шигырьләр.— Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2000.— 20 б. — 5000.
Әгәр дә уйлаганда...: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.—1926.—2000.
Без — шигырь, тормыш — проза: Шигырьләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2004.— 207 б.— 2000.
Камка һәм яфрак капка: Шигъри әкият.— Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2004.— 16 б.— 5000.

Библиография

Вәлиев М. Әдәбият хәлләре//Шәһри Казан.— 1992.— 30 гыйнв. Сәгъдулла Ш. Куш йөрәкләр дә бар//Шәһри Казан.— 1997.— 6 июнь. Әхмәт Гадел. Шагыйрь авазы//Мәгърифәт.— 1998.— 30 май. Батулла Р. Өметсез шайтан//Шәһри Казан.— 1999.— 5 февр. Рәшит Ә. Коеп кына куя шигырьне//2атап.— 1999.— 28 май. Хуҗин Ф. Шигырьләре артыннан үзе кайтты // Тatar ilе.— 1999.— 26 апр. Зөлфәт. Пар аккошлар арасында... //Казан утлары.— 1999.— № 3.— 108 б. X а н о в Ф. Торса икән донья изге уй корудан... // Кызыл таң.— 1999.— 19 май. Гарипова X. «Җыр булып иңәсе килә җаннарның ярасына...» // Мәдәни җомга.— 2002.— 9 авг. Гамбәр Н. Таң кошы — таңда йокламый...: Нәҗибә Сафина иҗаты турында берничә сүз // Казан утлары.— 2004.— № 3.— 78—79 б.

Нәҗибә Сафинаның әдәби иҗаты турыңда замаңдашлары

Ул өлкәннәр өчен дә, сабыйлар өчен дә бердәй нәтиҗә белән иҗат итә. Ул тормышны бербөтен итеп кабул итә. Заманнарны заманнарга, сабыйларны апа-абыйларга ялгый... Ул безне өр-яңа һәм искермәс шигырьләре белән тагы сөендерер әле.
Әхмәт Рәшит, шагыйрь. 1990

Нәҗибә Сафина — соңгы елларда татар-башкорт матбугат дөньясында, аннан да бигрәк иҗат зыялылары мохитендә гаять тә билгеле әдибә. Үзенең вакыйгаларны үзәгеннән умырып тоткан, җелек чыгарырлык саллы мәкаләләре белән ул һәрвакыт игътибар үзәгендә.
...Нәҗибә киләчәгебез — балаларыбызны да онытмый. Аларның иҗатын да барлап күзәтеп бара. 1996 елда чыккан «Кош теле» дип исемләнгән китабы — елның иң күп укылган китабы дип тә аталды.
Мөдәррис Әгъләм, шагыйрь. 1998

Нәҗибә Сафина — гаҗәеп сәер холыклы, үзенчәлекле шагыйрә. Шигырьләре шәп, алай гына да түгел, үзенә генә хас балкып, гөләп исләрен таратып торган гөлләрне хәтерләтәләр.
...Яктылык, җылылык белән бергә моң тарала мондый шигырьләрдән. Уйландыра алар, гамьгә сала...
Әхмәт Гадел, шагыйрь. 1998

Гаҗәеп дәрәҗәдә тынгысыз җанлы шагыйрә Нәҗибә Сафинаның иҗаты, әлбәттә, чын игътибарга лаеклы иҗат. Туган ягы Башкортстанда иҗади гына түгел, сәяси даулар уртасында кайнап, Казан дөньясына чумганына байтак инде аның.
...Нәҗибә Сафина шигъриятенә моңны раслау-яклау дәрте хас. Тоташ иҗат белән яши ул.
Шагыйрә балалар өчен дә бик яратып яза.
...Нәҗибә татар шигъриятенә очраклы рәвештә генә килеп кермәде, аны үз урыны көтә иде.
Зөлфәт, шагыйрь. 1999

Нәҗибә Сафина, бер карасаң, салкын акыллы философ та, икенче карасаң, кайнар йөрәкле тынгысыз җан да. Әгәр тормышны шагыйрә йөрәгенә сугып торучы «тимерче» дип аңласак, очкынлы, ялкынлы шигырьләр күп төшәр әле аның каләменнән.
Ләбибә Ихсанова, язучы. 2001

Нәҗибә Сафина
Үзем турыңда үзем

Шагыйрьләрдән, гадәттә, беренче шигырь турында сорыйлар: кайчан язылды, нинди шигырь ул? Минем үземә дә шул сорауны биргәч, аптырап калдым. Чыннан да, кайчан язылган соң әле ул беренче шигырь? Чөнки мин үземнең шигырь язмаган чагымны бер дә хәтерләмим кебек.

Тик шигырь туу мизгеле барыбер җанга уелып кала икән. Өченче сыйныфта укыганда булды бу могҗиза. Безне бик тә үзенчәлекле Йосыпов Яхъя дигән абый укытты. Абый, безнең хәтерне ныгыту өчен, әллә нинди күнегүләр, хәйләләр уйлап чыгара иде. Шулай бер дәрестә тактага баганалап сүзләр язды да бу, без укыгач, язылган сүзләрне пәрдә белән каплап: «Инде шул сүзләрне үз тәртибендә әйтеп бирегез»,— диде. Мин бу дәрестә дүрт «5»ле билгесе алдым. Абый гына туктый белмәде, тагы тактага теге егерме сүз астына биш сүз өстәде һәм егерме бишен дә рәттән әйтергә кушты. Егерме дүртенче сүзгә кадәр башын уңай кагып барды һәм ... егерме бишенче сүзне әйтүгә: «Юк, бер сүз урынында түгел»,— диде. Инде бишенче «5»ле дә минеке була дип торганда, инде нинди зур җиңү дип күңел күккә ашканда, менә сиңа мә! Ачуымнан теге соңгы сүзнең нинди икәнен бөтенләй оныттым, сүз дә әйтә алмас хәлгә килдем. Абыйның кыйгач куе кашлары минем күз алдында комак койрыгына әйләнде. Өстәвенә унбиш сүздән киселеп калган Зәки (ул математикадан миннән күпкә көчлерәк иде) кулларын чәбәкләп сөенә бит әле...

Башта барыбер дә аналитик фикер чаткысы исән, мин моны хәзер генә аңлыйм, әлбәттә.Чөнки: «Мин «5»легә лаек түгел, хәтер «6»лылык түгел, соңгы сүзне оныттым бит»,— дигән уй белән үз-үземне юатудан бигрәк укытучымны акларга тырышам. Әмма барыбер ачу килә: фикерне хис энер-циясе узып китә, һәм мин абыйны күңелдән генә үртәргә тотынам:

Яхъя, Яхъя,
Йә дивана,
Йә хыял...

Шул мизгелдә җанда ачу су белән юып төшергәндәй юкка чыга. Чөнки мин шигырь яздым! Мин шигырь яздым!

Куе кантлары астында абыйның кара күзләренең ялтыравы төнге күктәге шаян йолдызның күз кысуы шикелле җылы, рәхәт. Матур безнең абый. Шуңа күрә дә инде аңа безне беренче сыйныфта укыткан кап-кара ике толымлы фәрештәдәй Хафаса апа яр булган бит!

...Шундый сораулар бирә белгән балаларга мең рәхмәтләр яусын — җанымны ачып укырга ярдәм итәләр.

2002

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»