поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САДЫЙКОВ КИМ

Исеменә җисеме туры килгән

Миякә районының абруйлы шәхесләренең берсе, ветеран-педагог, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Ким Садыйков үзенең исемен аклар өчен халыкара аралашу телен өйрәнә.

Революциядән соңгы елларда Миякәдә мәгърифәтче, совет идеяләрен пропагандалаучы буларак танылган Фәхрислам Садыйковның төпчек улына ул чорда телдән дә төшмәгән Яшьләрнең коммунистик интернационалы хөрмәтенә “Ким” дип исем кушуына аптырап булмый. Күпвакыт кешенең исеме җисемен билгели, язмышында чагыла, диләр. Миякә районының Кече Гайнә (халык телендә — Мөлкәй) авылында крестьян гаиләсендә туып-үскән, башлангыч белемне киң билгеле патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең әтисе укыткан авыл мәдрәсәсендә алган, өч зур сугышны — 1914 елгы герман, 1918-21 еллардагы Гражданнар, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышларын үткән, тыныч тормышта, авылның иң грамоталы кешесе буларак, башлангыч сыйныф балаларын укыткан, Гражданнар сугышыннан кайткач, авылдаш кызы Маһирага өйләнгән Фәхрислам, бер кызына һәм ике улына исем кушканда, бәлки, ул кадәресен уйламагандыр да.

— Безнең әтиебез үзе бер легенда иде. Ленинны, Чапаевны үз күзләре белән күргән кеше иде ул. Үзе дә Ленин яшендә вафат булды — хезмәт армиясендә үпкәсенә суык тидереп кайткан иде. Аңардан нибары 13 яшемдә калсам да, әтинең миңа биргән тәрбиясе, йогынтысы гомерлек булды. Аңа охшарга тырышып, укытучы һөнәрен сайладым. Гомер буе матбугат белән дус булуым, авыл хәбәрчесе буларак гәзит-журналларга язгалап торуым да аңа бәйле. Әти хезмәт армиясеннән чирләп кайтканда Бөек Ватан сугышы азагына якынлашкан иде инде. Миңа ул чакта тугыз яшьләр тирәсе. Күрәсең, буйчан гәүдәле булганга, олырак та күренгәнмендер. Миңа бер арык ат бирделәр дә, Миякәтамактан почта ташуны йөкләттеләр. Көн дә барам. Атымны җитәкләп йөрим, мескен җигәрлек тә, атланырлык та түгел. Дөрес, бик тәрбияли торгач, шәбәйде, атланып йөри башладым. Мөлкәй халкы минем почта алып кайтуымны урамга чыгып көтеп тора иде. Хатыннар ирләреннән, улларыннан хат-хәбәрләр көтә. Гәзитләрне тараткач та кайтырга ашыкмыйлар, әтинең, “Кызыл таң”ны ачып, соңгы хәбәрләрне укып ишеттергәнен көтәләр. Ә хәбәрләр гел сөенечле иде инде: сан саен яңа шәһәрләр азат ителүен язалар. Безнекеләр фашистны үз оясына таба эзәрлекли! Авылдашларым гәзиттәге һәр сүзне йотардай булып тыңлый, куана. Шул чакларда миндә матбугатка карата гомерлек ихтирам тугандыр да инде. Журналист булу теләге дә көчле иде. Әле булса язышудан туктаганым юк. 8-9 яшемнән кулга алган “Кызыл таң”нан бер дә аерылмадым. Димәк, инде 70 ел! — дип искә ала Ким Ислам улы.

Ярты гасырдан артык “Кызыл таң”ның, район гәзитенең штаттан тыш хәбәрчесе булган Ким абый әтисе һөнәренә тугрылык саклый. Шунысы игътибарга лаек: ул үз гомерендә дүрт югары уку йортын тәмамлый! Казан дәүләт университетыннан филолог булып чыга, Башкортстан дәүләт педагогия институтының тарих һәм география факультетларын читтән торып тәмамлый. Өстәвенә, Мәскәүдә тәрҗемәчеләрнең югары курсларында белем ала. “Инглиз телендә сөйләшергә өйрәнмәсәм, исемем Ким булмасын!” — ди Ким Садыйков һәм үз алдына шул максатны куя. Максатына ирешә. Һәм ничегрәк ирешә әле! Инглиз телендә чыккан басмаларны алдырып, шартлатып укый башлый Ким абый. Моны белеп калган мәктәп җитәкчелеге аңа бервакыт хәтта инглиз телен укытуны йөкләп куя. Шулай итеп ул мәктәпнең универсал укытучысына әверелә — тел һәм әдәбият, тарих, география, җитмәсә, инглиз теле!

Ким Ислам улы үз исемен халыкара аралашу телен өйрәнүе белән аклый, дисәк кенә бик аз булыр иде. Күп еллар район китапханәсен җитәкләгән сөекле хатыны, Мөслимәсе белән тәрбияләп үстергән кызлары Светлана һәм Наиләнең халыкара танылган галимәләр булып китүен дә телгә алмый булмый. Табиб-психолог, кайчандыр дөньякүләм билгеле профессор Сафин мәктәбен үткән, психолог буларак, Адлер — Новосибирск һәм Новосибирск — Адлер поездларында һәлакәткә тарыган кешеләргә зур ярдәм күрсәткән, соңыннан бу вакыйга турында инглиз телендә китап бастырып чыгарган Светлана Ким кызы күп еллар Польшада яши һәм эшли. Аның улы Ян татарча да, полякча да, инглизчә дә бертигез яхшы сөйләшә. Моның белән Ким картәтисе, билгеле, чиксез горурлана. Светлана бүген — дөньякүләм билгеле галим-психолог, дистәләгән китап авторы, халыкара симпозиумнарда докладлар белән чыгыш ясый. Былтыр Америкада узган симпозиумга ул әтисен
дә чакырган. Ким Ислам улы, шунда катнашучы билгеле галимәнең әтисе буларак, инглиз телендә чыгыш та ясый хәтта.
Ким абый белән Мөслимә апаның Мәскәүдә яшәүче икенче кызлары Наилә Мечников исемендәге фәнни-тикшеренү институтында лаборатория белән җитәкчелек итә. Дөньякүләм танылу алган галимә, медицина фәннәре докторы, АКШтагы Халыкара медицина фәннәре академиясе әгъзасы. Аның уллары Илдан белән Элвин җәйләрне Кыргыз-Миякәдә үткәреп, Ким картәтиләренең тәрбиясен алып үскәнгәме, туган телләрен дә, инглиз телен дә бердәй яхшы беләләр. Шушы факт һәм, шулай ук, өлкән кызлары Светлананың Польшада үскән улы Динисның да татарча белүе, картәтиләре белән туган телдә аралашырга тырышуы исеме белән дә, җисеме белән дә интернационалист Ким Садыйковның күңеленә сары май булып ята, әлбәттә.

Үзләре генә түгел, якташлары горурланырлык балалар үстергән Садыйковлар. Аларның хезмәттә, фәндә ирешкән уңышлары гына түгел, кешелек сыйфатлары да соклану уята. Моннан ике ел элек әниләрен паралич суккач, Светлана, барлык эшләрен калдырып, Кыргыз-Миякәгә кайта һәм әниләрен яңадан йөрергә, сөйләшергә өйрәтә. Бүген, шөкер, Мөслимә апаның сәламәтлеге өй эчендәге эшләрне башкарырлык. Авыр чирдән соң аякка баса алган Мөслимә апаның йөзгә җитәренә дә өметләнеп буладыр әле, чөнки аның 103 яшьлек әтисе, Мортаза бабай, Тамьян-Таймас авылында теттереп яшәп ята!

— Минем бабай — Акмулланың иҗатын яттан белеп, бүгенге галимнәргә бөек мәгърифәт­чебезнең мирасын өйрәнергә ярдәм иткән кешеләрнең берсе! — дип, хатынының йөзьяшәр әтисен дә горурлык белән телгә ала Ким Ислам улы.

Өстәвенә, Русия Герое, генерал Риф Гыйззәтуллинны (Сергей Тулинны) да биргән бу данлы нәсел белән хаклы рәвештә горурланырга була. Ким Садыйковның бертуганы — Рәйсә апасының улы Риф урта белемне Кыргыз-Миякәдә, Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин исемен йөртүче 1нче мәктәптә ала. Риф Заһит улының геройлыгында, бәлки, бу факт та үз ролен уйнагандыр.

— Мин Рифкә һәрвакыт “Герой” дип дәшә идем, ул биш ел бездә яшәп укыды, үз улыбыз кебек булды, — ди герой энесе турында Ким Ислам улы.

Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзеп китә, диләр. Милләтебезнең горурлыгына әверелгән Кече Гайнә егете Риф Гыйззәтуллин — исеме җисеменә туры килә дигәннең тагын бер ачык мисалы. Һәм, күрүебезчә, аның да шәхес буларак формалашуына бүгенге язмам герое, дөньяда үз исемен аклап яшәргә омтылучы Ким Садыйков сизелерлек өлеш керткән.

Рәүф Хәкимов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе. Миякә районы. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»