|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.САДРИЕВ ФОАТФоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963—1970 елларда башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, -бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли. 1970—1972 елларда Ф. Садриев Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның октябреннән 1981 елның көзенә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 —1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф. Садриев—1962 елдан КПСС члены. |
Иң күп укылган
|