Мин Азат Садриев исеменә беренче тапкыр моннан ике-өч ел элек игътибар иткән идем. "Сабантуй" газетасында, "Ялкын" журналында күзгә чалынган беренче шигырьләре үк 6 нчы класс укучысы Азатның үзенчәлекле фикерләү, шигъри табышларга ия икәнлеген күрсәтә иде.
Яшь шагыйрь 1977 елның 11 декабрендә Азнакай районының Мәлбәгыш авылында туган. 6 класста укыганда беренче шигырьләрен яза башлый. Шул ук елны (1990 ел) "Сабантуй" газетасы редакциясе уздырган фәнсөярләр конкурсында җиңгәне өчен Бөтенсоюз "Артек" пионерлагерына берьюлы ике путевка белән бүләкләнгән иде. Әлбәттә, бер үк вакытта ике тапкыр ял итеп булмый, Азат бер баруның да кадерен бик белә - анда күп кенә яңа шигырьләр яза, рәсемнәр ясый.
Рәсем дигәннән, рәсемнәр ясау аның тагын бер яраткан шөгыле. - Тик хәзер рәсем ясарга вакыт җиткерә алмыйм, - дип көрсенә Азат, ул хакта сүз чыккач.
Чыннан да вакыты юктыр. Ул бит хәзер Азнакайдагы татар гимназиясенең 9 нчы сыйныфы укучысы. Иң яраткан фәннәре татар теле һәм әдәбияты, тарих, биология. Рус теле-әдәбиятын, гарәп, инглиз телләрен дә яратып ойрәнә. Гимназиядәге әдәбият түгәрәгенең, "Маяк" газетасы редакциясе каршындагы "Гөлстан" әдәбият берләшмәсенең дә иң актив әгъзаларының берсе ул.
Башлангыч чор иҗатына карап кына пәйгамбәрлек итүе кыен. Шулай да минем Азат энекәшкә фатиха биргәндә зур киләчәк юрыйсым һәм иҗат газаплары телисем килә. Тәкъдим ителә торган шигырьләр монд нигез бирә сыман.
Нур ӘХМӘДИ, Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы сәркәтибе.
Азат САДРИЕВ
УЯНУ
Күтәрделәр мәчет манарасын,
Авыл йөзе китте яктырып.
Күкрәкләргә тулган изге хисне
Булмый икән җирдә яткырып...
Их, бабайлар күрсә иде моны,
Насыйп булмады шул күрергә.
Бик күпләргә насыйп булмады шул
Динебезгә тугры үләргә.
Горур тора мәчет манарасы,
Кыйбла сүзен аңлый сабыйлар.
Азан әйткән мулла тавышына
Уянгандай була авыллар...
Уянгандай була сабыйлар...
Кичеккән дә, бераз соңарган да,
Тавышы бу минем милләтнең,
Үзебезчә тел дә белмәдек шул,
Ярлыка син безне, и раббым...
...Ярый әле, соң булса да бераз,
Кичексә дә бераз, уяттың...
Кылган эшләр тора җавап көтеп,
Гамьсезлекне инде оялттың...
ҮЗ ЙОЛДЫЗЫМНЫ ЭЗЛИМ
Нурларында коеныйм да,
Өлгерим диеп чаптым.
...Таңны кочты Чулпан йолдыз,
Көнли-көнли озаттым.
Кайда икән таң йолдызым,
Үз йолдызым, әйтегез.
Хыялда йөрткән йолдызга,
Миңа юл күрсәтегез.
Күк гөмбәзенә сибелеп,
Меңләгән йолдыз яна,
Сине сагынып уйга калам
Карыйм да йолдызларга.
Бәхетле йолдыз астында
Тугансың, диләр мине.
Барыбер эзләп табармын,
Табармын әле Сине.
Очрашырбыз, күрешербез,
Йолдызлар атылганда,
Сөйләшербез, серләшербез
Барысы хакында да.
КӨЗГЕ ЭТЮД
Болытларны юрган итеп
Йокымсыраган Ай.
Чү, чишмәгә суга килгән
Зөһрә сылу бугай. .
Көянтә-чиләген ташлап
Озын толымын сүтә.
Ә чишмә сусап бер назга,
Аннан бер җыр көтә.
Оялган таллар иелеп
Таң калган бу мәлдә,
Сандугачлар көнләшерлек
Җыр туды галәмдә.
Шул җырның дәвамы булып,
Җырлап чишмә ага.
Болытларны читкә этеп,
Төшеп килә
Чишмәгә дип, Ай да..,
"Аргамак" журналы № 9, 1993.