поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САДРИ Г.-ХАЛИКЪ

(1890–1955)

Г.-Халикъ Садри (Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов) 1890 елның 4 августында Самара губернасының Богырыслан өязе (хәзерге Самара өлкәсенең Клявлин районы) Иске Ярмәк авылында игенче гаиләсендә туа. Ул бик яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә һәм кечкенәдән үк хезмәт белән көн күрә башлый: башта авылда, аннан соң Уфа, Баку, Самара, Оренбург кебек шәһәрләрнең төрле остаханәләрендә, нефть промыселларында эшли, авылдагы көтүче малайдан югары квалификацияле эшче-машинист, механик булып җитешә. Уфада чагында бераз вакыт «Галия» мәдрәсәсендә дә укып чыга.

Февраль революциясе вакытында Г.-Халикъ Садри, большевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла. Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен урнаштыру һәм Идел буен акгвардиячеләрдән азат итү өчен барган сугышларда катнаша, 1918 елның маенда Самарада татар телендә чыга башлаган «Киңәш» исемле газетада эшли, аннан соң, 1919–1922 елларда, партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе рәисе хезмәтендә. 1920 елда ул, татар халкы вәкилләреннән берсе буларак, Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи Закон проектына кул кую тантанасында катнаша.

1925–1928 елларда Г.-Халикъ Садри Казанда Татар коммунистлары университетында (ТКУ) укый, аны тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка сәнәгать оешмаларында җитәкче урыннарда эшли, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, шул мәсьәләләр буенча фәнни-популяр характердагы дистәгә якын брошюра язып бастыра («Электромонтер», 1926; «Электрик серләре», 1928 һ.б.).

Ватан сугышы елларында Г.-Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша, яралана, сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Г.-Халикъ Садри СССР Әдәби фондының Татарстан Язучылар берлегендәге вәкиле булып эшли. 1950 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Г.-Халикъ Садриның әдәби иҗат эше Октябрьгә кадәр үк башланып, 1913 елда Уфа матбугатында аның «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул әдәбиятның барлык жанрларында диярлек каләм көчен сынап карый: шигырьләр, сәхнә әсәрләре, очерк һәм хикәяләр яза. 1919 елда иҗат ителгән «Унике ел төрмәдә» исемле пьесасы шул елларда сәхнәләрдә дә куелып йөри.

Утызынчы елларда Г.-Халикъ Садри үзенең әдәби иҗат эшчәнлегендә төп урын тоткан проза әсәрләрен – «Ил батырлары» (1934), «Тимерче малае» (1935) һәм «Безнең таң» (1937) исемле повестьларын яза. Сюжетлары әдипнең үз башыннан үткән хәлләргә, үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрләрендә автор революциягә кадәрге авыл крәстияннәре һәм эшчеләр тормышын, крәстиян арасыннан чыккан яшь геройларының, сыйнфый бәрелешләрдә чыныга-чыныга, «иске тормыш» тәртипләрен җимереп, яңа тормыш төзү өчен көрәшүләрен сурәтли.

Әдипнең сугыштан соңгы әдәби иҗатыннан «Йөзмә госпитальдә» исемле очерк-хикәясен (1950), драматург Әнәс Камал белән берлектә язган «Юллар» дигән сәхнә әсәрен (1950) күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук аның курчак театрлары өчен «Камал бабай әкияте» дигән пьесасы (1951) да бар.

Ул 1955 елның 8 мартында Казан шәһәрендә вафат була.

Г.-Халикъ Садри – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Ил батырлары: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 151 б. – 5000 д.
Безнең таң: роман. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 245 б. – 6000 д.
Ил батырлары: хикәя. – 3 басма. – Татгосиздат, 1938. – 150 б. – 5000 д.
Тимерче малае: үсмер балалар өчен хикәя. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 100 б. – 5065 д.
Ил батырлары: сайланма әсәрләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 179 б. – 5000 д.
Безнең таңнар: хикәя, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 284 б. – 7000 д.
Безнең таңнар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 238 б. – 10000 д.

* * *
Сын кузнеца: повесть / пер. с татар. Ю.Карева. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 104 с. – 10000 экз.
Сын кузнеца: повесть / пер. с татар. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1959. – 104 с. – 12000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Халикъ Садри // Казан утлары. – 1970. – № 8. – 184 б.
Халикъ Садриның тууына 90 ел // Казан утлары. – 1980. – № 8. – 186 б.
Г.-Халикъ Садриның тууына 110 ел // Казан утлары. – 2000. – № 8. – 288 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»