поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

САБИРОВ САФА

(1915–2004)

Сафа Сабир улы Сабиров (Нәзыйров) 1915 елның 19 августында Татарстанның Питрәч районы Искейорт авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Дүрт яшендә – әтисе, унбер яшендә әнисе үлеп, ул 1929 елга кадәр балалар йортында тәрбияләнә. 1929–1933 елларда Чуашстанның Алатырь шәһәрендә тимерьюлчылар ФЗӨ мәктәбендә укып, паровозчы-слесарь һөнәре һәм җидееллык белем ала, әмма үз һөнәре буенча эшләргә туры килми, туган якларына кайтып, бер ел Тау Иле авылы мәктәбендә балалар укыта.

1934–1938 елларда С.Сабиров Казан елга техникумында укый. Шунда укыганда әдәбият белән кызыксына башлый, техникумдагы әдәбият түгәрәгенә җитәкчелек итә. Укуын тәмамлагач, Идел пароходчылыгының «Инженер Кибальчич» буксир пароходында капитан ярдәмчесе булып эшли. 1938 елның сентябрендә аны армия хезмәтенә алалар. 1946 елның августына кадәр, сигез ел дәвамында, ул Ерак Көнчыгышта Хәрби диңгез флотында хезмәт итә.

С.Сабировның җитди иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы хәрби хезмәт елларына туры килә. Ул флот газетасы «Боевая вахта»га языша, Ерак Көнчыгыш край органы «Красное знамя» газетасы редакциясе каршындагы әдәби берләшмәгә йөри, үзенең беренче әсәрләрен иҗат итә. Шуларның өчесе («Казан кызы», «Мистер Тавык», «Карт эшче» хикәяләре) 1945 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып чыга.

Хәрби хезмәттән кайткач, С.Сабиров бераз вакыт «Ударник Волги» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь, аннары 1954 елның ахырына кадәр Югары Идел пароходчылыгының Татарстан җирле агентлыгында диспетчер булып эшли. Монда эшләү аңа бай тормыш материалы тупларга мөмкинлек бирә. Шул материалга нигезләнеп, ул «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына, Казан радиосына мәкаләләр, очерклар яза, соңга таба елгачылар, Куйбышев гидростанциясен, Казан елга портын төзүчеләр турында хикәя-повестьларын, очерк китапларын иҗат итә. 1949 елда аның беренче мөстәкыйль китабы – нахимовчылар турындагы «Яшь диңгезчеләр» дигән повесте басылып чыга. Аннан соң «Дүрт елга буйлап», «Зур Идел туганда» кебек очерк, хикәя җыентыклары дөнья күрә.

1954–1957 елларда С.Сабиров «Совет Татарстаны» газетасы редакциясендә – күчмә хәбәрче, ә 1957–1971 елларда Татарстан китап нәшриятында – матур әдәбият редакциясе мөдире, ә 1971 елның октябреннән 1975 елга кадәр (пенсиягә чыкканчы) шул ук редакциядә өлкән мөхәррир булып эшли. Шул вакыт эчендә аның татарча һәм русча егермегә якын китабы басылып чыга.

С.Сабировның бөтен иҗаты диярлек Татарстанның мәшһүр елгалары – Идел һәм Кама, аларның үткәне, бүгенгесе, анда эшләүче кырыс холыклы кешеләрнең тормышы, хезмәте, батырлыгы белән тыгыз бәйле. Үзенең әсәрләрендә ул елгачыларның тормышчан образлары аша совет кешеләре арасындагы интернациональ дуслык, хезмәт бәхете, табигатькә соклану һәм аны саклау кебек гуманистик идеяләрне уздырырга тырыша.

С.Сабиров әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Аның тәрҗемәсендә мари язучыларының повесть-хикәяләре, Африка әдипләре хикәяләре, В.Дягилевның «Ленинның сеңлесе» исемле повесте һәм М.Пришвин, Е.Чарушинның кайбер хикәяләре басылып чыга.

Әдип 2004 елның 29 мартында Казан шәһәрендә вафат була.

С.Сабиров – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Яшь диңгезчеләр: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 60 б. – 5000 д.
Дүрт елга буйлап: очерк. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 124 б. – 5065 д.
Зур Идел туганда: очерклар, хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1952. – 87 б. – 10037 д.
Ике хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 48 б. – 6000 д.
Идел чакыра: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 238 б. – 7000 д.
Идел таңнары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 94 б. – 10000 д.
Язгы сулар акканда: нәсер, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 80 б. – 9000 д.
Су өстендә акчарлак: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 267 б. – 10000 д.
Кайнар агым: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 179 б. – 11000 д.
Йөзмә шәһәр утлары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 198 б. – 10000 д.
Идел җилләре: хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 351 б. – 8000 д.
Җил тулсын җилкәннәргә: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 160 б. – 9500 д.
Идел йолдызлыгы: повестьлар, хикәяләр, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 255 б. – 2000 д.
Алтын балдаклы абыстай: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 368 б. – 3000 д.

* * *
Юные моряки: повесть о нахимовцах / пер. с татар. – Казань: Татгосиздат, 1949. – 60 с. – 5000 экз.
По четырем рекам: очерк, рассказ / пер. с татар. Б.Аитова. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 104 с. – 10079 экз.
Сто километров на льдине: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 50 с. – 11000 экз.
Когда поют волны: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 104 с. – 5000 экз.
Прибой: рассказы, новеллы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 189 с. – 15000 экз.
На льдине: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1968. – 81 с. – 50000 экз.
На вечной реке: рассказы, повесть / пер. с татар. И.Законова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. – 140 с. – 15000 экз.
Голубой меридиан: повесть, рассказы / пер. с татар. И.Законова. – Чебоксары: Чуваш. кн. изд-во, 1971. – 222 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Мусин Ф. Кеше турында уйланып // Соц. Татарстан. – 1967. – 28 май.
Сафа Сабировка 60 яшь // Казан утлары. – 1975. – № 8. – 112–113 б.
Хәйри Х. Идел хикәяләре // Соц. Татарстан. – 1975. – 21 дек.

* * *
Яковлев И. По четырем рекам // Сов. Татария. – 1953. – 26 апр.
Казанцев А. О тех, кто овеян речными ветрами // Сов. Татария. – 1961. – 29 дек.
Заслоновский Н. Новеллы речных просторов // Сов. Татария. – 1968. – 18 дек.
Скороходов М. Вечная река // Сов. Татария. – 1970. – 19 марта.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»