Шагыйрь Әхмәт Рәшитов (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. Аның бала һәм үсмер чагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Бик яшьли ятим калып (әтисе сугышта һәлак була, әнисе авырып Үлә), ул кечкенәдән үк икмәкнең кадерен белеп, авыр хезмәтнең тәмен татып үсә.
Туган авылында җидееллык, аннан Зур Тархан һәм Буа мәктәпләрендә унъеллык белем алгач, Ә. Рәшитов 1954—1960 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, бер ел Татарстанның Апае районы газетасы («Бригадир») редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары, 1961 елның ноябреннән 1968 елның апреленәчә, башта Казан телевидениесендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы, соңыннан Лениногорск телевидениесендә соңгы хәбәрләр һәм авыл хуҗалыгы бүлеге редакторы булып эшли. 1968 елда Ә. Рәшитов янәдән Казанга килә һәм 1976 елга кадәр Татарстан радиокомитетында, Казан телевидениесендә өлкән редактор, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә хәбәрче һәм Китап сөючләp җәмгыятенең Татарстан бүлегендә инструктор-методист вазифаларын башкара. 1976 елдан бирле ул — Татарстан Язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубы директоры.
Ә. Рәшитов үзенең шигъри әсәрләре белән матбугат дөньясына күптән килгән булса да (аның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла), поэзиянең олы юлына таба йөзен борып, үз сукмагын, үз ориентирын тапканчы, аңа озак эзләнү, чигенү-югалтулар кичерергә туры килә. Фәкать «Мунчадан репортаж» (1968) кебек шигырь цикллары, «Минем шәҗәрәм» (1970) кебек үзенчәлекле поэмалары басылып, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары халык арасында популярлашып киткәч, аның иҗат кыйбласы ачыклана, туры юл ала.
Шагыйрь китаптан китапка үсә, иҗатында активрак, кыюрак була бара. «Беренче карлыгачлар» (1969), «Беренче адымнар» (1971) исемле күмәк җыентыкларга кертелгән шигъри бәйләмнәр аның иҗатына карата өмет уятсалар, җитмешенче еллардан башлап дөнья күргән «Хатирә», «Сәяхәтнамә», «Кояшлы ил — бәхет иле», «Киек каз юлы» китаплары Ә. Рәшитовны хәзерге заман татар поэзиясендә үз тавышы булган шагыйрь итеп таныттылар. Ул аеруча поэма жанрында нәтиҗәле эшли. Аның «Минем шәҗәрәм» (1969), «Авылдашлар» (1972), «Варислар» (1973—1975), «Тормыш әлифбасы (1977), «Иптәш коммунист» (1981), «Йолдыз вакыты белән» (1982) кебек поэмалары гражданлык хисе белән сугарылганнар, аларда буыннар бәйләнеше, хезмәттәге фидакярлек, рухи камиллек, әхлак сафлыгы кебек олы төшенчәләр тормышчан образлар аша гәүдәләнә. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле сафлык, халыкчан гадилек белән аерылып тора.
Ә. Рәшитов—1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Шигъри ант
Беренче адымнар: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 87 б. 3000. Роза Хәлиуллина, Данис Хәбибуллин әсәрләре белән бергә.
Хатирә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—95 б. 3000. Рец.: КамаловХ. Күңел бөреләре.— Соц. Татарстан, 1973, 25 март.
Сәяхәтнамә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 79 б. 4500. Рец.: Камалов Б. Уйлана шагыйрь, эзләнә.— Соц. Татарстан, 1978, 11 июль; Сафин Ф. Хисләр ташкыны.— Татарстан яшьләре, 1978, 19 сент.
Кояшлы ил — бәхет иле: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 59 б. 10000. Рец.: Моратов Г. Юлчы бабай юлдашлары.— Яшь ленинчы, 1981; 11 ноябрь; Әгъләмов М. —Казан утлары, 1982, № 9, 176 б.
Киек каз юлы: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1982, 64 б. 5500. Рец.: Рәкыйпов Р. Бер сөйләшик әле ирләр булып.— Татарстан яшьләре, 1983, 14 апр.
Млечный путь: Стихотворения и поэма /Пер. с татар. А. Руденко.— М.: Современник, 1983.—48 с. 5000.— (Новинки «Современника»). Рец.: Рощектаев В. Любовь и мужество.— Веч. Казань, 1983,, 29 ноября. Бровман Г. Перекличка времен.— Лит. Россия, 1984,. 27 июля.
Аның турында
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды"
Исхак Ә. Әхмәт Рәшитов.— Казан утлары, 1979, № Ю, 179—180 б. Фәйзуллин Р. Яшәүгә ышаныч.— Соц. Татарстан, 1983, 17 июль.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)