поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘШИТ ӘХМӘТ

Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. Ул тугыз яшендә бөтенләй ятим калып, үзеннән дүрт яшькә кечерәк сеңлесе Фәүзия белән берлектә, сугышта һәлак булган әтисенең бертуган абыйсы – Каюм абзасының ишле гаиләсендә тәрбияләнеп үсә.

Туган авылларындагы җидееллык мәктәпне, аннан Олы Тархан районы үзәгендәге (1959 елдан авыл Тәтеш районына керә) 1 нче номерлы мәктәптә сигезенче сыйныфны, ә тугызынчы һәм унынчы сыйныфларны Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәбендә тәмамлаганнан соң, 1954 елда Әхмәт Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, ары таба укыр өчен матди якны бераз кайгырту максаты белән, университеттан академик ял алып, студент егет Семипалатинск шәһәрендә гаилә корып яшәүче җизнәсе янына сәфәр кыла һәм бер елга якын Казакъстан – Себер тимер юлы идарәсендә товар поездларын озатучы булып эшли. Аннары, янә Казанга кайтып, университетта укуын дәвам иттерә.

1960 елда университетны тамамлагач, Ә.Рәшит рәсми юллама белән бер ел Апас район газетасы редакциясендә эшләп кайта, аннары, 1961 елның ноябреннән 1968 елның апреленәчә, әүвәл Казан телевидение студиясендә – балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1968 елда Лениногорск телевидениесе бетерелгәч, Ә.Рәшит кабат Казанга әйләнеп кайта һәм 1974 елга кадәр Татарстан радиосында башта – әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли. 1974–1988 еллар арасында ул – «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы директоры хезмәтендә. 1989–1992 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифаларын башкара.

Ә.Рәшит бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта аның беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басылып чыга. Шуннан соң көндәлек матбугатта исеме шактый еш күренсә дә, поэзиянең олы юлына аяк басканчы аңа әле бик озак эзләнү газаплары кичерергә туры килә. Фәкать «Мунчадан репортаж» кебек шигырь цикллары (1968), «Минем шәҗәрәм» дигән поэмасы (1970) басылып, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк», «Язгы гөлем», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары халык арасында популярлык казангач кына, аның исеме әдәби җәмәгатьчелектә танылу ала.

Шигырь арты шигырь, поэма арты поэма, китап арты китап – шагыйрьнең рухи дөньясы торган саен киңрәк ачыла, әсәрләренең сәнгатьчә эшләнеше камилләшкәннән-камилләшә бара. Буыннар дәвамлылыгы, заманнар багланышы, матурлыкка һәм якты киләчәккә инанганлык – бу темалар Ә.Рәшитнең бөтен иҗаты буена кызыл җеп булып сузыла. «Минем шәҗәрәм» (1970), «Сөембикә» (1987), «Колшәриф» (1990), «Мөхәммәдъяр» (1996), «Без – татарлар» (2003) поэмаларында алар тарихи хәтер җирлегендә хәл ителсә, «Авылдашлар» (1972) һәм «Варислар» (1974) поэмаларында шагыйрь игътибарны үз заманының тормыш материалына юнәлтә. «Ирләр» (1978), «Йолдыз вакыты» (1982), «Автопортретка штрихлар» (1986), «Ике гасыр арасында» (2000) кебек поэмаларында исә шагыйрь өлкән буыннар калдырган бай рухи мирас, тереклекнең, яшәешнең олуг хакыйкатьләре турында уйлана. Күпсанлы лирик һәм публицистик яңгырашлы шигырьләрендә дөньяның матурлыгына, яшәешнең мәгънәлегенә, тормыш яменә дан җырлый.

Ә.Рәшит публицистика һәм әдәби тәнкыйть өлкәләрендә дә даими эшләп килә. Татар җәмәгатьчелеге милли азатлык көрәше алып барган сиксәненче-туксанынчы елларда аның каләме аеруча активлаша. Шагыйрьнең әдәбият-сәнгать проблемаларына һәм публицистикага караган хезмәтләренең бер өлеше 1991 елда «Иман яңартканда» исеме белән чыккан җыентыгында урын ала. Шушы китабы һәм «Сөембикә», «Колшәриф» поэмалары өчен шагыйрь 1993 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1986) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).

Ә.Рәшит – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хатирә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 95 б. – 3000 д.
Сәяхәтнамә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 79 б. – 4500 д.
Кояшлы ил – бәхет иле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 59 б. – 10000 д.
Киек Каз Юлы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 64 б. – 5500 д.
Күңел кыңгыраулары: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Т.Галиуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 192 б. – 11000 д.
Давыллар кайтавазы: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 80 б. – 36000 д.
Иман яңартканда: публицистика, тәнкыйть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 159 б. – 1000 д.
Таң илчесе: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 286 б. – 2000 д.
Фидаиләр: поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 80 б. – 2000 д.
Язмыш җилләре: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. З.Мансуров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б. – 2000 д.

* * *
Млечный путь: стихотворения, поэма / пер. с татар. А.Руденко. – М.: Современник, 1983. – 48 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзуллин Р. Яшәүгә ышаныч // Соц. Татарстан. – 1983. – 17 июль.
Курамшин Р. Иман яңартканда // Шәһри Казан. – 1991. – 22 нояб.
Хисамов Н. Шагыйрьнең публицистикасы // Татарстан. – 1993. – № 6. –80–82 б.
Ахунов Г. «Колшәриф»кә килү юлы // Ватаным Татарстан. – 1994. – 18 февр.
Әгъләмов М. Хакыйкатьне эзләп... // Казан утлары. – 1996. – № 3. – 120–122 б.
Миңнегулов Х. «Бөтен язмышым – шигыремдә...» // Ватаным Татарстан. – 1996. – 22 март.
Галиуллин Т. Тарих мизгелләре... // Казан утлары. – 1997. – № 8. – 171–175 б.
Урманче Ф. «Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде...» // Шәһри Казан. – 1997. – 1 авг.
Әхмәтҗанов М. Күктә йолдызлар, җирдә без бар... // Мәдәни җомга. – 1997. – 12 сент.
Фәйзуллин Р. Яшәүгә ышаныч // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 134–140 б.
Журналның Әхмәт Рәшит иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2003. – № 4. – 96–208 б.

* * *
Бровман Г. Перекличка времен // Лит. Россия. – 1984. – 27 июля.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»