поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘМИЕВ СӘГЫЙТЬ

(1880–1926)

ХХ йөз башы татар әдәбияты, бигрәк тә поэзиясе үсешендә тирән эз калдырган күренекле әдип Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиев 1880 елның 12 февралендә (яңа стиль белән – 24) элекке Оренбург губернасының Оренбург өязе Акман (Ибрай) авылында туа. 1886 елда аларның гаиләсе Урал суы буендагы Иләк шәһәренә күчә. Сәгыйть ун-унбер яшьләренә кадәр шул Иләк шәһәрендә тәрбияләнеп, башлангыч мәктәптә укый. 1990 елда әтисе аны Оренбургтагы «Мәдрәсәи Хөсәения»гә илтеп урнаштыра. Татарның алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсәдә Сәгыйть, зур тырышлык һәм зирәклек күрсәтеп, алдынгы шәкертләрнең берсе булып таныла. Бигрәк тә телләр өйрәнү бик җиңел бирелә аңа. Замандашларының истәлек язмаларында билгеләп үтелгәнчә, гарәп, бигрәк тә фарсы телен ул үз ана теле кебек үк белгән, Шәрыкның классик әдәбияты әсәрләрен оригиналда укып, күп кенә фарсыча шигырьләрне яттан сөйли торган булган. Мәдрәсә каршындагы өч сыйныфлы рус школасына йөреп, ул рус телен дә яхшы үзләштерә.

1902 елда мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, Сәгыйтьне мөгаллим итеп «Хөсәения»дә укытырга калдыралар. Нәкъ шул елда ул «Хөсәения»гә мөгаллим сыйфатында чакырылган һәм бер ел анда укытып киткән Гаяз Исхакый белән якыннан таныша һәм аның гомерлек фикердәше, дустына әверелә. Шәкертләргә С.Рәмиев фарсы теле, геометрия, математика фәннәреннән дәресләр бирә. 1905 елгы Беренче революция вакыйгаларын да ул шунда – «Хөсәения» мәдрәсәсендә каршылый һәм Оренбург татар җәмгыятендә революция тәэсирендә шактый җанлана төшкән милли-мәдәни яңарыш хәрәкәтләрендә актив катнаша башлый, демократик рухлы яшьләрнең, ислахчы шәкертләрнең ярым легаль оешмалары, мәдәни җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәгә керә. Әдәбият тарихчылары фараз итүенчә, аның каләм тибрәтә башлавы да Оренбургта шәкертлек һәм мөгаллим булып эшләгән шушы елларга карый.

Татар телендә көндәлек матбугат барлыкка килү (1905 елның 2 сентябреннән Петербургта – «Нур», 29 октябреннән Казанда «Казан мөхбире» газеталары чыга башлау) каләменә, иҗади ашкынуларына матбугат мәйданы эзләгән Сәгыйть Рәмиевне 1906 елның башында, Оренбургтагы мөгаллимлек эшен ташлап, Казанга күчеп килергә этәрә. Моңа, ихтимал, Г.Исхакыйның да Казанда булуы яки шәхсән чакыруы сәбәп булгандыр дип уйларга урын бар. Һәрхәлдә, бирегә килү белән ул тиз арада революцион рухлы татар яшьләренең (Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров, Шакир Мөхәммәдъяров, Хөсәен Әбүзәров һ.б.) тарихта «таңчылар» (татар социалист-революционерлары) исеме белән мәгълүм сәяси оешмасына килеп кушыла һәм, җиң сызганып, алар наширлегендә, Гаяз Исхакыйның фактик җитәкчелегендә 1906 елның 18 маеннан 16 ноябренә кадәр чыккан «Таң йолдызы» газетасында хезмәттәшлек итә башлый, унынчы саныннан исә газетаның рәсми җаваплы мөхәррире вазифаларын үти.

Шушы газетаның 1906 елның 29 май санында, матбугатта беренче буларак, С.Рәмиевнең «Хәзрәт сакалы» (соңыннан үзгәртелгән исеме – «Хәзрәтләр эше») дигән шигыре дөнья күрә. Шушы ук газетада аның публицистик таланты ачыла, газета битләрендә Г.Исхакый мәкаләләре белән янәшә иҗтимагый-сәяси тормышның төрле актуаль мәсьәләләренә багышланган, үзенә генә хас «корыч стиль белән язылган» мәкаләләре («Йорт басучылар», «Халык корбаннары», «Һәркемнең бурычы», «Сайлаулар» һ.б.) һәм русчадан революцион җырлар калыбында эшләнгән шигъри тәрҗемәләре («Таң ата, эшлик, туганнар!», «Матәм маршы», «Татарча Марсельеза», «Кыю атлагыз, иптәшләр!») басыла.

Ләкин һәр санында диярлек ил, халык язмышын кайгыртып самодержавиегә каршы ачыктан-ачык тәнкыйди фикерләр, сул карашлы сәяси лозунглар күтәреп чыккан газетаны хакимият органнары даими күзәтү астында тота, билгеле. Унынчы саныннан С.Рәмиев мөхәррирлегендә чыга башлаган «Таң йолдызы»ның чираттагы унбишенче һәм егерме бишенче саннары конфискацияләнүгә дучар була, цензор Н.Ашмаринның округ прокурорына язган шикаятьләре нигезендә С.Рәмиевне хөкемгә тарту турында карар чыгарыла. Эшне мәхкәмәдә карау 1906 елның 1 ноябренә билгеләнә, ә 30 октябрь төнендә исә фатирында тентү ясалып, С.Рәмиевне һәм аның белән бергә унбер ай буе паспортсыз-нисез жандармерия кулына эләгүдән качып йөргән, яшерен рәвештә Казанга килеп, дусты фатирында куна калган Гаяз Исхакыйны да кулга алалар. Эше мәхкәмәдә караласы булгач, С.Рәмиевне икенче көнне үк ябылудан чыгаралар, ә Г.Исхакыйны туган авылы Яуширмәдә «ирекле сөрген җәзасы»н кабул итү шарты белән өч көннән соң азат итәләр.

1906 елның 1 ноябрендә округ мәхкәмәсендә С.Рәмиевнең «эш»е карала. Антлы дәгъва вәкиле (присяжный поверенный) адвокат Бать, хокукый дәлилләрне оста кулланып, газета мөхәрриренең гаепсезлеген исбат итә һәм аның аклануына ирешә. 1906 елның 17 ноябрендә Казан губернаторы, социал-демократик, революцион эчтәлектәге газеталар, прокламацияләр нәшер итү белән шөгыльләнә дип, «Таң йолдызы» басыла торган И.Ермолаева матбагасын ябарга дигән фәрман чыгара. С.Рәмиевнең газетаны башка матбагаларда бастыру тырышлыклары нәтиҗә бирми. Шул рәвешчә, матбага ябылу белән алтмыш бишенче соңгы саныннан «Таң йолдызы» газетасы да чыгудан туктый.

«Таң йолдызы» тукталгач, С.Рәмиев бу газетаның дәвамы рәвешендә нәшер ителә башлаган «Таң мәҗмугасы»нда һәм «Тавыш» газетасында хезмәттәшлек итеп ала, ләкин бу басмалар да озын гомерле булмый: «Таң мәҗмугасы»ның – нибары ике, «Тавыш» газетасының фәкать алты саны чыгып кала.

Сүз ирегенең, иҗтимагый-сәяси шартларның көннән-көн кысыла баруына, үзенең эшсез калуына һәм, ниһаять, даими күзәтү астында, ярым легаль хәлдә яшәргә мәҗбүр булуына карамастан, Сәгыйть Рәмиев төшенкелеккә бирелмәскә тырыша, 1905–1906 еллардагы рухи күтәренкелек чорында үзе катнашкан вакыйгаларның өмет уяткыч хатирәләренә кире кайтып, халыкка хезмәт итү идеясе, кара көчләргә, иске тәртипләргә каршы килешмәүчән көрәш рухы белән сугарылган «Низамлы мәдрәсә» (1907) һәм «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» (1907) исемле пьесаларын иҗат итә. Болар – үз заманында күп сәхнәләрдә уйналып, тамашачының игътибарын җәлеп иткән әсәрләр.

1907 елның көзендә Җаектан туган төбәгенә – Казанга әйләнеп кайткан Г.Тукай белән танышу һәм дуслашу, Ф.Әмирханнар, артистлар белән аралашу С.Рәмиевнең иҗат даирәсен тагын да киңәйтебрәк җибәрә. Сәгыйть Рәмиевне форма һәм эчтәлек, сәнгатьчә сурәтләү алымнары ягыннан үзенчәлекле, новатор шагыйрь итеп таныткан, аны татар шигъриятенең классигы дәрәҗәсенә күтәргән «Таң вакыты», «Театр», «Мин», «Син», «Ул», «Сызла, күңелем!..», «Пигамбәр», «Дөньяга», «Алла», «Алданган», «Кеше», «Минутлар», «Авыл», «Минем төн» кебек камил эшләнешле әсәрләре Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Әмирханнар яшәгән шул катлаулы, якты хыяллар һәм үкенечле күңел кайтулар белән тулы татар тормышының шагыйрь йөрәгендәге гыйсъяни, романтик бер чагылышы булып торалар. Аларда һәртөрле гаделсезлеккә, явызлыкка каршы бунт күтәргән гыйсъянчы, романтик рухлы лирик герой образы гәүдәләнә.

1909 елның башыннан алып 1910 елның июленә кадәр С.Рәмиев әүвәл Казанда Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләр наширлегендә һәм мөхәррирлегендә чыгып килгән «Бәянелхак» газетасында, аннары «Казан мөхбире» газетасында җаваплы секретарь булып эшли. Бу газета битләрендә аның үз иҗатыннан чынбарлыктагы социаль тормыш күренешләрен тасвирлаган «Нәҗметдин агай бәйрәме», «Галәветдин хаҗи корбаны Җаек Хәдичә» кебек хикәяләре, «Ул исерек түгел иде» исемле автобиографик повесте (тәмамланмый кала), юмор-сатира әсәрләре һәм әдәбият-сәнгать турында күп кенә мәкаләләре һәм рецензияләре басыла.

1910 елның җәендә С.Рәмиевне Әстерхан шәһәрендә дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Гомәри (1867–1933) наширлегендә һәм мөхәррирлегендә 1907 елдан бирле чыгып килгән милли-демократик юнәлештәге «Идел» газетасына секретарь итеп чакырып алалар. С.Рәмиев эшләгән елларда (1910–1914) газета теле-өслүбе, эчтәлеге-юнәлеше ягыннан тагы да демократлаша, сәхифәләрендә мәгърифәт, әдәбият-сәнгать, театр, әдәби тәнкыйть, уку-укыту, хатын-кыз хәле һ.б. мәсьәләләргә киң урын биреп, Әстерхан төбәге татар яшьләренең иҗади яктан җанлануына сәбәпче була. Шагыйрь биредә сөргендә яшәүче атаклы әзәрбайҗан революционеры, драматург Нариман Нариманов белән дуслык җепләре урнаштыра, аның белән бергә шәһәрдәге социаль-көнкүреш, мәдәни-агарту эшләренә – мәктәпләргә, анда укучы фәкыйрь шәкертләргә ярдәм оештыру, яшьләрне сәхнә тирәсенә туплау, әдәбият-сәнгать кичәләре үткәрү кебек җәмәгать эшләренә ихластан катнашып йөри. «Идел»нең һәр санында диярлек әдипнең татар әдәбиятына, театрына караган мәкаләләре, рецензияләре, татар әлифбасын латинга күчерү, шигырь төзелеше турындагы фикерләре, рус поэзиясеннән тәрҗемәләре, яшь каләм тибрәтүчеләргә «Идарәдән җаваплар» рәвешендә язган киңәшләре даими басыла килә. Бу елларда С.Рәмиев бөек рус язучысы Л.Толстойның тормышы һәм иҗаты белән тирәнтен кызыксына, Толстой вафатына ел тулу көннәрендә «Идел»дә әдип хакында мәкаләләр, шигырьләр язып чыга, «Живой труп» («Тере мәет») исемле әсәрен татарчага тәрҗемә итеп, аны өлешләп-өлешләп газета битләрендә бастыра.

1914 елның гыйнварында «Идел» газетасы Әстерхан губернаторы боерыгы белән ябылып, мөхәррире Г.Гомәри һәм секретаре С.Рәмиев шәһәрдән сөреләләр. С.Рәмиев гаиләсе белән Уфа шәһәренә күчеп килә һәм Уфа земство идарәсенең матбугат органы «Уфимский сельскохозяйственный листок» исемле журнал тибындагы русча басманың татарча тәрҗемәсен («Уфаның авыл көнкүреше журналы») чыгару эшенә керешә. Бу хезмәтен ул 1917 елгы инкыйлап көннәренәчә дәвам иттерә. Журнал битләрендә аның проза жанрындагы хосусый мәкаләләрдән тыш рус шагыйрьләре иҗатыннан алынган һәм сәнгати яктан үз шигырьләре кебек оста эшләнгән күп кенә шигъри тәрҗемәләре дә дөнья күрә.

Әстерханда чакта патша охранкасының даими күзәтүе астында яшәгән әдипне Уфага күчеп килгәч тә тынычлыкта калдырмыйлар. 1916 елда урындагы жандармерия сорау алуга чакырулар, янау һәм куркытулар юлы белән аны хәтта үзенең агенты итеп тә ялламакчы була. Февраль инкыйлабыннан соң Уфа жандарм идарәсе документларын барлау-тикшерү вакытында табылган бер рапорт кәгазендә С.Рәмиев турында «ел буена һичбер хәбәр китермәде, агентлыктан чыгарыла» дигән мәгънәдәге сүзләргә таянып, матбугатта шагыйрьне провокаторлыкта гаепләгән язмалар чыга. 1918 елның гыйнварында бу мәсьәләне Милләт Мәҗлесе комиссиясе (анда Гаяз Исхакый да катнаша) махсус тикшерә һәм документлар, шаһитлар күрсәтүе нигезендә шагыйрьнең гаепсезлеген исбат итә. Әмма бу вакыйгага бәйле хәлләр, җәмәгатьчелектә таралган имеш-мимешләр шагыйрьнең рухи халәтенә тәэсир итмичә калмый. 1916 ел урталарыннан аның лирикасында авыр-газаплы кичерешләр белән изелү, ару-йончылу, өмет өзү мотивлары тагын да көчәя төшә («Дога», «Тәсалла», «Талдым» һ.б.). 1919–1920 елларда С.Рәмиев Урал якларында эшчеләр бистәсендә ревком секретаре, Магнитка дигән станицада мәгариф бүлеге мөдире, Югары Урал (Верхнеуральск) шәһәр комитетында мөселман бүлеге хезмәткәре, 1921 елда Чиләбедә милләтләр эше буенча губерна бүлеге мөдире булып эшли, 1922–1926 елларда Уфада Башкортстан Җир эшләре комиссариатының нәшрият бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта ул каләм тибрәтүен дә туктатмаска тырыша: 1921 елда Чиләбедә эшләгәндә «Саботаж» исемле хикәя һәм ачлык фаҗигаләрен тасвирлаган «Иблис тә дер әле» дигән фәлсәфи әсәрен язып, «Кызыл Урал» газетасында бастыра. Аның ирек өчен көрәш темасын фәлсәфи яссылыкта яктырткан «Мәсихе хөррият» («Хөррият пәйгамбәре») исемле күләмле поэма язганлыгы да мәгълүм. Ләкин әсәр, бер-ике өзегеннән кала, тулаем сакланмаган. Әдипнең күләмле тәрҗемә әсәрләреннән итальян язучысы Р.Джованьолиның атаклы «Спартак» романы тәрҗемәсен күрсәтергә мөмкин. Тәрҗемә Уфада чыга торган «Яңа юл» журналының 1923 елгы беренче-алтынчы саннарында басыла башлап, журнал тукталу сәбәпле, дәвамы басылмый кала һәм шулай ук юкка чыга. Гомумән, кайбер галимнәр раславынча, әдипнең өч том тәшкил итәрлек басылмый калган иҗат мирасы вафатыннан соң ниндидер сәбәпләр аркасында юкка чыга, югала.

1918 елдан соң вафатына тикле әдипнең бер генә китабы да матбугатка чыкмый. Алай гына да түгел, утызынчы еллардан башлап совет чорында аның исеме гомумән әдәби кулланылыштан бөтенләй төшерелә дияргә мөмкин. Бары тик 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының дүртенче санында басылган Мөхәммәт Гали мәкаләсе аша гына яңа яшь буын укучылар шагыйрь турында тәфсилле генә мәгълүмат алу бәхетенә ирешә. Ә 1947 елда әдәбият галимнәре Мөхәммәт Гайнуллин һәм Җамал Вәзиеваларның тырышлыгы белән төзелгән «Татар әдәбияты. ХХ йөз» дәреслек-хрестоматиясендә биографик материаллардан тыш шагыйрьнең шигъри иҗатыннан да шактый санда үрнәкләр урнаштырыла. Шул ук галимнәр 1962 елда әдипнең шигъри һәм чәчмә мирасы әсәрләреннән сайлап төзелгән аерым җыентыгын бастырып чыгаралар. 1973 елда филология фәннәре кандидаты Шәйхелислам Садретдинов, шагыйрь турында матбугатта язылган һәм архивларда сакланган күпсанлы документларны өйрәнеп, әдипнең тормыш һәм иҗат юлын документаль нигездә яктырткан «Сәгыйть Рәмиев иҗаты» дигән монографиясен бастыра, 1980 елда исә, тууына 100 ел тулу уңае белән, сайланма шигырьләрен, хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен һәм публицистикасы үрнәкләрен үз эченә алган бертомлыгын дөньяга чыгара. Ләкин идеологик чикләүләр заманында чыккан бу басма С.Рәмиевнең күпкырлы иҗат эшчәнлеген тулы яктыртудан бик ерак әле.

Сәгыйть Рәмиев 1926 елның 17 мартында Уфа шәһәрендә вафат була һәм шәһәрнең татар зиратында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сайланма әсәрләр: шигырьләр, хикәяләр, пьесалар / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 163 б. – 6000 д.
Таң вакыты: шигырьләр, хикәяләр, сәхнә әсәрләре, публицистика / төз., кереш сүз һәм искәрмә-аңлатмалар авт. Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 272 б. – 7000 д.
Сызла, күңелем!..: шигырьләр / төз. А.Низамиев; кереш сүз авт. Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 94 б. – 2000 д.
Әсәрләр / төз. Д.Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2005. – 287 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Садретдинов Ш. Сәгыйть Рәмиев иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 162 б.
Рәмиев И. Сәгыйть Рәмиев // И.Рәмиев. Истәлекләр. Татарча басма сүз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 43–50 б.
Гайнуллин М. Сәгыйть Рәмиев (1880–1926) // М.Гайнуллин. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 143–155 б.
Зарипова Ч. Сәгыйть Рәмиев һәм Нәсими // Казан утлары. – 1994. – № 11. – 173–179 б.
Зарипова Ч . Сәгыйть Рәмиев һәм Габдулла Тукай // Шәһри Казан. – 1996. – 24 май.
Гайнетдин М. Җаектан килгән «таңчы» һәм Сәгыйть Рәмиев // Мәдәни җомга. – 1996. – 23, 31 май.
Рәмиева Ф. Уйласам уй, сызлый күңелем, сызлый җан // Мәдәни җомга. – 1996. – 12 июль.
Зарипова Ч. Сәгыйть Рәмиев һәм Гаяз Исхакый // Казан утлары. – 1999. – № 2. – 162–169 б.
Әхмәт Р. «Сүрелмәс кан, сүнмәс җан» иясе // Шәһри Казан. – 2000. – 25 февр.
Рәмиев З. Бәхетләр һәм дәлилләр // Шәһри Казан. – 2000. – 16 март.
Хисамов Н. Коеп куйган шагыйрь // Ватаным Татарстан. – 2000. – 7 апр.
Вәлиулла И. Шагыйрьнең җан эзләнүе // Казан утлары. – 2005. – № 2. – 151–162 б.
Зарипова-Четин Ч. Тормыш газаплары // Казан утлары. – 2005. – № 2. – 162–164 б.
Даутов Р. Татарның «таң вакыты» җырчысы // Мирас. – 2005. – № 3. – 43–46 б.
Рәшит Ә. Шигърият күгендә ул – таң йолдызы // Шәһри Казан. – 2005. – 4 март.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»