поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘХИМОВА БИКӘ

Шагыйрә Бикә Рәхимова (Миңлебикә Рәхмәтулла кызы Фәйзуллина) 1939 елның 10 апрелендә Татарстанның Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туа. Башта ул Кичүдә укый, аннан Түбән Әлкидә урта белем ала, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, элеккеге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият, тарих институтында, ә 1968 елдан Бикә Рәхимова гаиләсе белән Әлмәттә яши, нефтьчеләрнең фәнни китапханәсендә эшли. 1973 елда Казанга әйләнеп кайткач, шагыйрә сигез ел рус телле мәктәптә татар балаларына татар теле укыта, соңыннан уналты ел буе Татарстан китап нәшриятында башта – кече мөхәррир, аннан мөхәррир вазифаларын башкара.

Бикә Рәхимова узган гасырның сиксәненче елларында үзенең актив әдәби эшчәнлеген башлап җибәрә. Шул еллардан хәзергә чаклы аның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре – шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, мәкаләләр шәкелендә «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Ялкын» журналларында урын алып киләләр, аерым китаплары дөнья күрә («Сәрвиназ», «Кырмыскалар өендә», «Ачыл, күңел!», «Урман радиосы», «Иделләр казанында», «Мәрхәмәт», «Җайдак малай»).

Шагыйрәнең иҗаты халкыбызның иҗтимагый тормышы хакындагы фәлсәфи-лирик уйланулары белән сугарыла.

Бикә Рәхимова элеккеге СССР халыклары әдәбияты үрнәкләреннән тыш байтак кына төрек язучыларының (Җәләлетдин Руми, Юныс Әмрә, Мәхмәт Акиф Эрсой, Омәр Сәйфетдин, Ниһял Атсыз һ.б.) әсәрләрен тәрҗемә итеп матбугатта чыгара. Шагыйрә әле студентлык елларында ук беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитованың әсәрләрен тәүге мәртәбә китап итеп төзеп дөньяга чыгаручыларның берсе була.

Б.Рәхимованың шигырьләренә композиторлар А.Монасыйпов, Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, Ф.Галиева, Ф.Шәрифуллин, И.Байтирәк, М.Сөнгәтуллин, Г.Сафина һ.б. тарафыннан көйләр языла.

Шагыйрә публицистика өлкәсендә эшли, мәкаләләрендә тормышыбызның иң мөһим мәсьәләләрен күтәрә, ул шулай ук каләмдәшләре, сәнгатькәрләр иҗатына да бик игътибарлы. С.Хәким, Г.Афзал, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Т.Әйди, Ф.Зөлкарнәй, Ф.Сафин, Э.Шәрифуллина, З.Мансуров, Ф.Бәйрәмова, бөек рәссамыбыз Б.Урманче, композитор Ш.Шәрифуллин, Татарстанның халык артисты М.Сөнгәтуллин һ.б. турындагы мәкаләләре шул хакта сөйли.

Ул балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, пьесалар иҗат итә.

Шагыйрә актив иҗат тормышы белән яши. Ул укучылар белән очрашуларга теләп йөри, «Татарстан», «Яңа гасыр» радио һәм телевидение тапшыруларында да Бикә Рәхимова чыгышларын еш ишетергә мөмкин.

Ул Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Б.Рәхимова – 1991 елдан (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәрвиназ: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 64 б. – 2000 д.
Ачыл, күңел!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 72 б. – 2000 д.
Кырмыскалар өендә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 48 б. – 30000 д.
Урман радиосы: шигырьләр, әкиятләр, маҗаралы пьеса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 78 б. – 5000 д.
Иделләр казанында: шигырьләр, поэма. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 175 б. – 1000 д.
Мәрхәмәт: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 173 б. – 2000 д.
Җайдак малай: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 104 б. – 2000 д.
Бакый сагыш: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәким С. Якты шигырьләр // С.Хәким. Сәрвиназ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 61 б.
Әбелмәнова Е. Яшьлектә калу // Татарстан яшьләре. – 1986. – 26 авг.
Моратов Г. Юлга чыксаң... // Азат хатын. – 1988. – № 5. – 11 б.
Иксанова И. Яңа китап – яңа дус // Сабантуй. – 1991. – 16 март.
Гыйльманов Г. Күңел офыклары // Казан утлары. – 1999. – № 9. – 161–166 б.
Гыйззәтуллин Р. Әсәрләрендә – халык язмышы, тынычлык теләү // Шәһри Казан. – 1999. – 26 нояб.
Мулланурова Р. Кояшка күтәрик шигырьне! // Сабантуй. – 2000. – 2 февр.
Шәрифуллина Э. «Мәхәббәттән миндә күмер калды...» // Мәдәни җомга. – 2000. – 3 март.
Заһидуллина Д. Сүзеңне фәрештә хупласа... // Мәдәни җомга. – 2005. – 20 май.

* * *
Ильина Г., Фазыева Р. Родиться, чтобы жить // Татар. края. – 1995. – № 24.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»