поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

РӘХИМ ГӘРӘЙ

Шагыйрь һәм прозаик Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка (Аланлык) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1959 елда Федотовка урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылында өч ел буе башта гади колхозчы, сңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Шул елларда (1961 елда) Лениногорскиның «Ильич васыятьләре» исемле район газетасында аның «Язгы җыр» Дигән беренче шигыре басылып чыга. 1962—1967 елларда Г. Рәхим — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Бу елларда ул университет каршындагы әдәби иҗат түгәрәге (хәзерге «Әллүки» берләшмәсе) эшендә актив катнаша, соңрак түгәрәкнең бюро җитәкчесе итеп сайлана. Аның өлкәннәр һәм балалар өчен язган шигырьләре республика матбугатында басыла башлый. 1965—1967 еллар арасында «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары һәм «Беренче карлыгачлар» сериясендә чыккан «Вәгъдә» исемле беренче китабы белән Г. Рәхим үзен сәләтле, өметле каләм иясе итеп таныта.

Университетны тәмамлагач, Г. Рәхим бер ел чамасы «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары, 1968 елдан башлап, тарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. 1970 елда ул КПСС сафларына кабул ителә һәм Татарстан комсомол оешмасының XXX конференциясендә ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты Пленумы члены итеп сайлана.

1972—1977 елларда Г. Рәхим Татарстан Язучылар союзында әдәби консультант, ә 1978—1979 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтләрен башкара.

1979—1981 елларда Г. Рәхим СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1980 елдан башлап ул РСФСР Язучылар союзы идарәсенең Татарстан, Башкортстан һәм Чувашстан зонасы буенча өлкән консультанты һәм Союз каршындагы тәрҗемә советының җаваплы секретаре булып эшли.

Г. Рәхимнең поэтик әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигыйлек һәм кешелеклелек, тормышның үзеңнән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясарга омтылу хас. Моның өстенә ул халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәк һәм формалардан оста файдалана. Бу поэтик сыйфатлар әдипнең проза әсәрләрендә — «Омтылыш», «Ак күлмәкле кыз» җыентыкларына тупланган кыска хикәяләре һәм лирик парчаларында, шулай ук зуррак күләмле «Көннәр язга авышкач» (1977) һәм «Саргаймагыз, каштаннар» (1977) исемле повестьларында да ачык чагыла.

Г. Рәхим — курчак театры өчен «Кәҗә белән Сарык» (Г. Тукай буенча) әкият-пьесасы, опера өчен «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М. Гафуринең «Кара йөзләр» повесте буенча) һәм «Аяз көнне яшен» («Бөек Болгар трагедиясе») исемле либреттолар авторы. «Каһәрләнгән мәхәббәт» («Кара йөзләр») операсы 1981 елдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарына кертелә һәм сәхнәгә куела башлый. 1984 елда шушы опера спектакле өчен аның авторларына — либреттист Г. Рәхимгә, композитор Б. Мулюковка, дирижер В. Васильевка һәм рольләрне башкаручы җырчы-солистлардан 3. Сөнгатуллина белән X. Бегичевка Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Г. Рәхим—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Вәгъдә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 24 б., ил. 8000.
Чәчәк сатучы малай: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—27 б. 13000/
Омтылыш: Хикәяләр, лирик парчалар.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—63 б. 7000. Рец.: Батуллин Р. Вәгъдә һәм омтылыш.— Казан утлары, 1969, № 9, 173—175 б.
Хәтер: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970.—63 б. 5000. Рец,: Н и г ъ м ә т у л л и н К. Аның шигъри җимешләре.— Татарстан яшьләре, 1971, 23 янв.; Синегулов Ә.—Соц. Татарстан, 1971, 15 авг.
Мин урамда йөрим.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—24 б., ил. 5000.
Шатлык елы: Мәкт. сәхнәләре өчен пьесалар, скетчлар, парчалар, хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1972.-—104 б. 9000.
Гөрләвек: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—111 б., портр. 2000, Рец.: Гамбәров Н. Гөрләвекләр яз алып килә.— Казан утлары, 1974, № 7, 188—189 б.; Мөхәммәдиев Р. Шагыйрь күкрәүләре.— Татарстан яшьләре, 1974, 26 ноябрь.
Зирек бөдрәләре: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—111 б. 3000, Рец.: Мөхәммәдиев Р. Туган җир җылысы.— Кит.: Мөхәммәди-ев Р. Әгәр без янмасак... (Әдәби тәнкыйть мәкаләләре). Казан, 1980, 48—53 б.; Соц. Татарстан, 1978, 23 сент.
Ак күлмәкле кыз: Хикәяләр, лирик парчалар.—Казан: Таткитнәшр,, 977.—111 б. 15000.
Моңнарым: Шигырьләр. [А. Гыйләҗев кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр,, 378.—208 б., портр. 3500. Рец.: Гата у ллин Р. Моңнарында заман сулышы.— Татарстан яшьләре, 1978. 21 сент.; Бохараев Р. Сүзнең тәме.— Комсомолец Татарии, 1978, 15 сент. Мәкалә рус телендә; Вәлиев Мансур. Кешелеклелек өчен көрәшү.— Казан утлары, 1979, № 10, 157—161 6.5 Зөлкарнәев Ф. «Заманага лаек җырлар эзләп...» — Идел. Яшьләрнең әдәби альманахы, 1980, № 12, 86—90 б.
Көннәр язга авышкач: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—224 6. 14000. Рец.: Фазылҗанов Ә. Яшәү яме хезмәттә.— Соц. Татарстан, 1977, 27 ноябрь; Хөснетдинов 3.—: Казан утлары, 1980, №7, 1766.
Чәчәк такыя: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—38 б., ил. 10000. Рец.: Әгъләмов М.— Казан утлары, 1982, № 9, 175 б.
Мәхәббәтем турында җыр: (Шигырьләр, поэма).— Казан: Таткитнәшр., 1982.—96 б. 4500. Рец.: Хәким Сибга т.— Соц. Татарстан, 1982, 18 июль.
Туган йортта: Повестьлар, хикәяләр, лирик парчалар.— Казан: Таткит. нәшр., 1983.—256 б. 13500.
Җәй уртасы: Шигырьләр, опера либреттосы.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 112 б. 2000.
Цветочная калитка: Стихи /Пер. с татар. В. Шабанова.— М.: Молодая гиардия, 1973.—32 с. 20 000. Рец.: Камышникова И. За его строками... целый народ.— Лит. Россия, 1973, 20 июля, с. 17; Г а ф а р ов А. Как слово любви.—Сов. Татария, 1973, 12 ноября; Махмутов А.— Молодая гвардия, 1975. № 3, с. 298; Мустафин Р. Парень из цветочной калитки.— Комсомолец Татарии, 1980, 5 окт.
Напевы курая: Стихи. [Предисл. Д. Кугультинова. Пер. с татар].— М.: Современник, 1982.—64 с., портр. 10000. Рец.: Бархатов А. Соки живые струятся.— Лит. Россия, 1983, 11 февр., с. 20.
Отзовись, лето: Стихи. Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1984.—ПК с. 4000.

Аның турында

Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ
Фәйзуллин Р. Нурлы һәм моңлы шигырьләр.— Татарстан яшьләре, 1980, 2 окт.
Маннапов С. Дөньяның кыл уртасында.— Казан утлары, 1982, № 2,

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»