поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘФЫЙКОВ СӨББУХ

(1913–1971)

Язучы, шагыйрь Сөббух Һади улы Рәфыйков 1913 елның 15 июлендә Татарстанның Сарман районы Нөркәй авылында игенче гаиләсендә туа. 1925–1930 елларда – Татарстанның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә гомуми белем бирү мәктәбендә, аннары Казанда югары уку йортына әзерлек сыйныфларында укый. 1931 елдан ул район һәм республика газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир вазифаларын башкара. 1934–1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтында укый. Шул чорда аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләреннән шигъри җыентыгы («Үсү җырлары») һәм «Соңгы талпыну» (1932), «Үсмерчак» (1937) дигән хикәя китаплары басылып чыга.

1937 елның 17 октябрендә әле егерме дүрте тулып кына өлгергән яшь язучы һәм китап нәшрияты мөхәррире кинәт НКВД чекистлары тарафыннан кулга алына. Сәбәбе: ул бер төркем яшь язучылар белән бергә татар әдәбиятының классигы Галимҗан Ибраһимовка илле яшь тулу уңаеннан аны котлап язылган күмәк хатка имза куйган икән. Ә бу вакытта Г.Ибраһимов инде кулга алынып, әле хөкем карары булмаса да, җәмәгатьчелеккә инде «халык дошманы» дип игълан ителгән була. Менә шул «зур җинаять»не сәбәп итеп, совет хәрби мәхкәмәсе С.Рәфыйковны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән карар чыгара. Яшь әдип башта мәшһүр Соловки концлагерена, аннан Төньяк Себердәге металлургия комбинаты төзелешенә җибәрелә. 1947 елда хөкем мөддәтен тутыргач та аңа туган якларына кайтырга рөхсәт итмиләр. 1951 елның 9 июнендә шул ук элекке «җинаятьләре» өчен яңадан хөкем ясалып, әдип этап белән Красноярск өлкәсенә гомерлек сөргенгә озатыла. Туган якларына ул фәкать егерме ел үткәч – 1957 елда гына кайту бәхетенә ирешә. Шул ук елда әдипнең сөргендә чагында иҗат иткән шигырьләреннән сайлап тупланган «Ак төннәр» исемле җыентыгы дөнья күрә.

Сөргеннән кайткач, С.Рәфыйков, Татарстанның Зәй шәһәрендә төпләнеп, берникадәр вакыт (1958–1961) «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Зәй төбәгендәге үзхәбәрчесе, аннары штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли.

Язучы буларак С.Рәфыйковның бу еллардагы әдәби иҗаты, нигездә, проза жанрына карый. Киң җәмәгатьчелеккә ул илленче-алтмышынчы елларда иҗат иткән өч романы белән таныла. «Беренче яз» исемле тәүге романында (1958) әдип егерменче-утызынчы елларда татар авылы кичергән социаль үзгәрешләрне, аерым хуҗалыктан күмәк хуҗалыкка күчү процессындагы каршылыкларны шул заманга хас реаль күренешләр һәм кеше образлары аша сурәтләргә омтыла. «Авыл иртәсе» романында исә (1966) алтмышынчы елларда совет хакимияте тарафыннан көчләп тагылган күмәк хуҗалыкларны эреләндерү тәҗрибәсе үзәккә алынып, бу тәҗрибәнең авыл халкы тормышына алып килгән катлаулы нәтиҗәләре, шул шартларда хуҗалык белән җитәкчелек итү, хезмәтне оештыру кебек производство мәсьәләләре яктыртыла. Гомеренең соңгы елларында әдип Татарстанның көнчыгыш төбәгендә Зәй гидростанциясе төзүче эшчеләр тормышыннан «Тын елга буенда» исемле өченче романын эшли. Әсәр әүвәл «Казан утлары» журналында (1971, № 2–6) дөнья күреп, соңыннан, авторның вафатыннан соң (1972), Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.

Егерме ел тоташ тоткынлык җәфаларыннан сәламәтлеге какшаган язучы 1971 елның 21 ноябрендә Яңа Зәй шәһәрчегендә вафат була.

С.Рәфыйков – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Соңгы талпыну: хикәя. – Казан: Татиздат, 1932. – 30 б. – 5000 д.
Үсмерчак: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 147 б. – 5000 д.
Ак төннәр: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 34 б. – 2500 д.
Беренче яз: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 475 б. – 15000 д.
Авыл иртәсе: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 359 б. – 15000 д.
Беренче яз: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 459 б. – 9000 д.
Тын елга буенда: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 408 б. – 15000 д.
Беренче яз: роман. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 463 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Камалов Б. Сагындыра әдип // Соц. Татарстан. – 1973. – 15 июль.
Гәрәев Р. Исеме яши, эше яши // Соц. Татарстан. – 1983. – 15 июль.
Шәрәфетдинов Р. Чагыл тау сагына // Мәйдан. – 2003. – № 1. – 114–116 б.
Верхотурцев Д. Образлары – тормыштан // Зәй офыклары. – 2003. – 15 июль.
Зәйгә гашыйк әдип хатлары // Мәдәни җомга. – 2003. – 18 июль.
Гарифуллин Д. «Сөббух ага, тоткынлыкта туңган тәнемне, җанымны Зәй эретте, дия иде» // Зәй офыклары. – 2003. – 26 июль.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»