поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РӘФЫЙКОВ МӘРДИ

(1927–2009)

Мәрди Рәфыйков (Мәрдегалләм Галләм улы Рәфыйков) 1927 елның 28 февралендә Татарстанның Апас районы Түбән Балтай авылында туа. Үз авылларында башлангыч белем алып, Урта Балтай җидееллык мәктәбен тәмамлаган елда сугыш башлана. Өлкән ирләр, алар белән бергә таза атлар фронтка киткәч, яшүсмерләргә, шул җөмләдән ундүрт яшьлек Мәрдигә дә сугыш вакытының мең төрле эш-мәшәкатьләрен башкарырга туры килә. Ә 1944 елда аны Ерак Көнчыгышка – тиздән японнарга каршы сугыш башланырга тиешле Кытай чигенә алып китәләр. Зур сугышка әзерлек алып барылса да, М.Рәфыйков хезмәт иткән гаскәри берәмлекләргә япон самурайлары белән кара-каршы очрашырга туры килми – 1945 елның җәендә фронтның башка гаскәри көчләре японнарны бик тиз бирелергә мәҗбүр итә.

М.Рәфыйковның гаскәри хезмәте 1951 елга кадәр сузыла. Шул елларда ул каләм тибрәтә башлый, беренче өйрәнчек хикәяләрен яза. Хәрби хезмәттән кайткач, Кайбыч район газетасы каршында Шәүкәт Галиев оештырган әдәби түгәрәккә йөри. 1952 елда аны шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Ул Кайбычта кичке урта мәктәпне тәмамлый, аннары Казанда партия мәктәбендә белемен камилләштерә.

Мәрди Рәфыйковның шуннан соңгы хезмәт юлы һәм әдәби-журналистлык эшчәнлеге «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы белән тыгыз бәйле. Ул озак еллар Татарстанның Кама аръягы һәм Тау ягы районнарында газетаның үзхәбәрчесе булып эшли, бу газета битләрендә дөнья күргән йөзләрчә язмаларыннан тыш бер үк вакытта «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга» кебек республика көндәлек басмаларында актив языша – күпсанлы очеркларын, публицистик мәкаләләрен, хикәяләрен бастыра.

Матур әдәбиятта Мәрди Рәфыйков, нигездә, балалар өчен табигать турында язган кыска хикәяләре, лирик парчалары белән мәгълүм («Чүрәкәй», «Җырчы юкәләр» җыентыклары). Аның очерк жанрындагы әсәрләре тупланган «Иделкәйнең ак ташы» (1985), «Ак дулкыннар» (1988), Шатура ГРЭСы төзелешендә эшләүче татарлар турындагы ике документаль повестен эченә алган «Сазлыктагы утлар» (1990), каләмдәше З.Фатыйхов белән берлектә иҗат иткән «Таң җиле» (1983), З.Азизов катнашында язылган «Могҗизалар мәктәбе» (1985) китаплары да, асылда, әйләнә-тирә мохит, табигать, экология мәсьәләләре белән турыдан-туры бәйле. Табигатьне саклау темасын яктырткан әсәрләре өчен М.Рәфыйков Россия экологлары җәмгыятенең көмеш медале белән бүләкләнә, Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман үстерү отличнигы» дигән билгесенә лаек була.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе.

Язучы 2009 елның февраль аенда вафат була.

М.Рәфыйков – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Чүрәкәй: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 16 б. – 10000 д.
Җырчы юкәләр: табигать турында хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 62 б. – 13000 д.
Таң җиле: очерклар / соавт. З.Фатыйхов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 196 б. – 3000 д.
Могҗизалар мәктәбе: очерклар / соавт. З.Азизов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 64 б. –2500 д.
Иделкәйнең ак ташы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 64 б. – 2300 д.
Ак дулкыннар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 94 б. – 3000 д.
Сазлыктагы утлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 128 б. – 5000 д.
Урманчы малае: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 158 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Рәфыйков М. Кеше исән чакта чабата югалмас // Мәдәни җомга. – 1997. – 24 гыйнв.
Рәфыйков М. Авылымның җылы хатирәләре // Татарстан. – 1997. – № 2. – 13–22 б.
Гайнуллин Х. Гаделлек сакчысы // Мәдәни җомга. – 1997. – 14 февр.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»