(1925–1986)
Язучы-прозаик һәм тәрҗемәче Мәҗит Мәгъсүм улы Рәфыйков 1925 елның 17 апрелендә Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы Күгәрчен (Җидеболак Күгәрчене) авылында укытучылар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне ул үз авылларындагы татар мәктәбендә ала, аннары, күрше Үрге Саз һәм Каран авылларындагы рус мәктәпләрендә җиде сыйныф тәмамлаганнан соң, 1940–1942 елларда Оренбургтагы Фельдшер-акушерлар мәктәбендә (ФАШ) укый. Аны тәмамлагач, берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Шарлык районындагы Сарманай дәвалау амбулаториясендә фельдшер булып эшли. 1943 елның мартында М.Рәфыйков армиягә алынып, Эстәрлетамак шәһәрендә урнашкан Рига хәрби-пехота училищесына укырга җибәрелә. Анда дүрт айлык әзерлек курсы үткәннән соң, ул шул ук елның августында фронтка китә һәм рота санинструкторы сыйфатында Украина җирләрен фашист илбасарларыннан азат итү сугышларында катнаша. Ләкин фронтта аңа озак булырга туры килми: 1943 елның сентябрендә Запорожье шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, М.Рәфыйков госпитальгә эләгә һәм соңыннан, хәрби хезмәткә яраксыз табылып, инвалидлыкка чыга.
Фронттан кайткач, М.Рәфыйков 1944 елның көзенә кадәр туган төбәгендәге Назаркино авылында фельдшер-дәвалау пункты мөдире булып эшли.
1944–1946 елларда ул – Башкорт дәүләт педагогия институты студенты. Институтның ике курсын тәмамлагач, Казанга күчеп, укуын Казан дәүләт университетының рус филологиясе бүлегендә дәвам иттерә. Ләкин университетны тәмамлау алдыннан, 1950 елның 1 апрель төнендә, диплом эшен якларга нибары берничә көн калгач, М.Рәфыйковны кулга алалар. Җинаять кодексының 58 нче маддәсе буенча ул ун елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Иркутск өлкәсендәге сәяси тоткыннар лагерена җибәрелә һәм 1950–1955 елларда, Сталин культы фаш ителгәнгә кадәр, Тайшет-Братск тимер юлы төзелешендә тоткын хезмәтендә була.
1955 елның июлендә М.Рәфыйков, тоткынлыктан азат ителеп, яңадан Казанга кайта һәм 1956–1965 еллар дәвамында Татарстан китап нәшриятында әүвәл тәрҗемәче, соңыннан матур әдәбият редакциясендә мөхәррир һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының тәнкыйть бүлеге хезмәткәре вазифаларын башкара. Шул чорда ул читтән торып укып университетны (1956) һәм университетның татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1966 елдан бирле М.Рәфыйков – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
М.Рәфыйков – үзенең әдәби иҗат эшчәнлеген поэзиядән башлаган язучы. 1944 елда Башкортстанның Күгәрчен районы газетасында яшь авторның татарча һәм русча язган беренче шигырьләре басыла. Шуннан соң, 1944–1950 еллар арасында, Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның исеме бик еш күренә.
Шулай да М.Рәфыйков укучыларга күбрәк оригиналь проза әсәрләре һәм әдәби тәрҗемәләре белән билгеле. Тәрҗемәче буларак, ул татар классик әдәбияты үрнәкләрен һәм татар совет язучыларының аерым проза әсәрләрен бөтенсоюз укучысына җиткерү юнәлешендә актив эшли. Аның тәрҗемәләре арасында Г.Тукайның чәчмә әсәрләре (мәкаләләре, фельетоннары), Ш.Камалның «Матур туганда» («Когда рождается прекрасное», беренче басмасы – 1957) романы, Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» («Между жизнью и смертью», Казан, 1960) повесте һәм «Җимерелгән бастион» («Разрушенный бастион», Казан, 1967) романы, И.Нуруллинның Г.Тукай турындагы хикәяләр китабы («Поэт из деревни Кырлай», Мәскәү, 1967), Х.Сарьянның «Әткәм һөнәре» («Память отца», Казан, 1970) повесте, З.Нуриның партизан язмалары («И мертвые мстили», Казан, 1975), М.Әмир, И.Гази, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники, Ф.Хөсни, Г.Минский, Р.Төхфәтуллин, Л.Ихсанова һ.б. татар язучыларының күп кенә хикәяләре дөнья күрә.
М.Рәфыйковның үз повесть һәм хикәяләрен, асылда, документаль лирик проза дияргә була. Ул яшьлекләре сугыш чорына туры килгән кордашлары, яшьтәшләре турында сөйли, гыйбрәтле вакыйгалар, язмышлар, туган табигать күренешләре аша авыл кешеләренең тормышчан, самими образларын лирик планда җанландырып күрсәтә. Язучының язу стиле шигърилеге, җанлы сөйләм интонацияләренә бай булуы белән аерылып тора.
М.Рәфыйковның күпчелек хикәя-повестьлары үз тәрҗемәсендә рус телендә басылалар. 1977 елда «Безнең авыл мәктәбе» дигән повесте «Волга» журналының иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган еллык премиясенә лаек була. Берничә хикәясе («Шарлама», «Сиңа ничә яшь?» һ.б.), «Совет ленд» («Советлар иле») журналына урнаштырылып, инглиз, непал һәм Һиндстанның унике милли телендә дөнья күрә.
Язучы очерклары, әдәби тәрҗемә мәсьәләләренә караган мәкаләләре һәм рецензияләре белән үзәк газета-журналларында да еш катнаша.
Ул 1986 елның 24 гыйнварында Казанда вафат була.
М.Рәфыйков – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Илһам авазы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 68 б. – 8000 д.
Сиңа ничә яшь?: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 132 б. – 8000 д.
Төлке улы Хәйләпүш: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 32 б. – 9000 д.
Су башы: повестьлар, хикәяләр, очерклар, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 208 б. – 14000 д.
Остакул Гаффар һәм кырык юлбасар: әкиятләр, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 24 б. – 20000 д.
Изге мизгелләр: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 96 б. – 2000 д.
* * *
Родник Хабира-Соловья: рассказы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1972. – 140 с. – 15000 экз.
Школа на взгорке: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Современник, 1981. – 350 с. – 30000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Хөсни Ф. Чишмәләр // Соц. Татарстан. – 1975. – 21 сент.
Рәфыйков М. Бераз гына үзем турында // Казан утлары. – 1985. – № 4. – 89–91 б.
Ихсанова Л. Чишмә җыры // Казан утлары. – 1990. – № 2. – 161–164 б.
Вәли-Барҗылы М. Якты һәм җылы бөркелә // Казан утлары. – 2005. – № 4. – 176–177 б.