|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.РӘФЫЙКОВ ӘХМӘТӘхмәт Мәхмүт улы Рафиков элекке Казан губернасы Спас өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә 1916 елның 5 декабрендә туа. 1940 елда, Алабуга мәдәният-агарту техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнасы сигезьеллык мәктәбендә тарих-география дәресләрен укыта башлый, шуннан 1942 елның маенда сугышка китә. 323 нче, Кызыл байраклы, Суворов орденлы Брянскийукчы дивизиясендә башта телефонист, аннан дивизия штабы атлы фельдъегерь булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә, госпитальдән чыккач 60 нчы укчы дивизия составында Берлинны штурмлауда катнаша.
|
Иң күп укылган
|