поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

РАСИХ АТИЛЛА

(1915–1996)

Татар әдәбиятының күренекле вәкиле, язучы-прозаик Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) рәсми документлары һәм паспорты буенча 1916 елның 16 сентябрендә хәзерге Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туган булып исәпләнә. Асылда, ул бер ел алдарак һәм Троицкида түгел, ә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, Төркиядә тоткарланып калган була. Россиядәге төп торган җирләренә – Троицк шәһәренә – алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч – 1918 елның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәт тарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) 1916 ел белән теркәлә.

Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе 1928 елда Троицкины ташлап Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык рус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул 1933 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук Казанда әле күптән түгел генә ачылган авиация институтына укырга керергә гариза бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм СССР Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, Мәскәүгә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә – аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.

Казанга кайткач, Атилла Расих, күбесенчә хәрби завод инженерлары әзерли торган авиация институтында һөнәри белем алуның киләчәк тормышында көтелмәгән уңайсызлыклар тудыру ихтималын уйлап булса кирәк, идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына – Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Ул анда 1934–1938 елларда укый. Институтны тәмамлагач, берникадәр вакыт Дагстанда, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда Германия белән сугыш башланып, 1941 елның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында Мәскәү яныннан алып Эльба ярларына кадәр сугышчан юл уза.

1945 елның ахырында армиядән исән-имин кайткач, А.Расих Татарстанның Республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, 1947–1950 елларда Казан дәүләт ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый һәм, 1950 елда кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, 1976 елга кадәр шул ук институтның терлекчелек кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча әдәби иҗат белән бәйле.

А.Расих мәктәптә укыганда ук шигырьләр һәм балалар сәхнәсе өчен пьесалар язуда көчен сынап карый. 1930 елда Мәскәүдә Муса Җәлил мөхәррирлегендә чыккан «Октябрь баласы» журналында «А.Расих» имзасы белән (кендек әбисе Расиха исеменнән ясалган тәхәллүс) аның «Борылыш» исемле беренче хикәясе басыла. Хикәя әдәби җәһәттән әле бик йомшак булса да, матбугатта исеме күренү яшь каләм тибрәтүчене канатландырып җибәрә. Ул Вахитов исемендәге сабын заводының күптиражлы газетасы каршында оештырылган әдәби түгәрәккә мавыгып йөри һәм бу түгәрәккә шефлык итүче танылган әдипләрдән (Х.Туфан, А.Алиш, И.Гази, М.Әмир һ.б.) киңәшләр ала, иҗат эше серләренә өйрәнә. Нәтиҗәдә 1934–1940 еллар арасында башта «Чаян», соңга таба «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында яшь әдипнең сәнгати яктан шактый шома язылган бер төркем юмористик хикәяләре («Касса янында», «Кызыл чүлмәк», «Карак» һ.б.) дөнья күрә.

Сугыш чорында А.Расих фронттагы дәһшәтле вакыйгаларны, совет кешеләренең рухи ныклыгын тасвирлаган сугыш хикәяләрен иҗат итә («Ютазы егете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ.б.). Әдипнең күләмле беренче әсәре булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» исемле маҗаралы повесте да (1945) фашизмга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан булып яңгырый.

А.Расихның сугыштан соңгы әдәби эшчәнлеге иҗатының жанр һәм тема ягыннан байый, каләменең шомара, карашларының тирәнәя-җитдиләнә баруы, әсәрләрендә тормышның, яшәешнең хәл ителергә тиешле катлаулы мәсьәләләрен күтәрергә һәм чагылдырырга омтылуы белән характерлы.

Язучының күләмле әсәрләреннән институт, фән хезмәткәрләре турындагы «Ике буйдак» (1963), «Сынау» (1978) романнары, Беренче татар укчылар полкының Гражданнар сугышы елларындагы сугышчан юлы вакыйгаларына бәйләп тарихи дөреслек, объективлык проблемаларын күтәргән «Каһарманнар юлы» романы (1969), беренче татар революционеры Хөсәен Ямашевның тормышы һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган «Ямашев» тарихи трилогиясе (1967–1981) басылып чыгалар һәм әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алалар. Бу әсәрләр әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә аның моңарчы татар прозасында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль катлауларны, кеше образларын сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр.

Бу елларда әдип хикәя һәм фәнни фантастика жанрларында да уңышлы эшләвен дәвам иттерә. «Бәхет орлыклары»ннан соң язылган «Сәхи бабай маҗаралары» (1956), «Хәвефле сынау» (1958), «Урланган хәзинә» (1960) исемле повестьлар татар әдәбиятының детектив һәм фәнни-фантастик жанры хәзинәсенә үзенчәлекле бер өлеш булып кертелергә хаклы.

Сиксәненче елларның урталарыннан башлап А.Расих үзенең нәсел шәҗәрәсенә, балачагына бәйле мәгълүматларны, драматик утызынчы һәм дәһшәтле сугыш елларына туры килгән гомеренең хәтердә сеңеп калган хатирәләрен, катлаулы күңел кичерешләрен теркәп калдыру нияте белән өч китаптан торган «Елларны кичерсәм» исемле истәлек-трилогиясен язарга керешә. «Ишан оныгы» һәм «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр» исемнәре белән аталган беренче ике китап 1991 һәм 1993 елларда, беркадәр кыскартылып, «Казан утлары» журналында басыла, ә «Тыныч еллар күләгәсендә» исемле тәмамланмаган өченче китабыннан өзекләр шул ук журнал битләрендә әдипнең инде вафатыннан соң – 1997 елгы саннарда дөнья күрәләр.

Әдип – хикәя, очерк, публицистика жанрларында да актив эшләгән каләм остасы. Аның терлекчелек проблемаларына багышланган «Ык суы буенда» исемле язмалары һәм «Бөек могҗиза» дигән фәнни-популяр повесте аерым китаплар булып басылып чыга.

А.Расихның барлык төп әсәрләре диярлек рус теленә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Э.Зрвильнең «Приключения доисторического мальчика» («Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре», 1953) әсәрен, А.Беляевның «Человек-амфибия» («Су кешесе», 1959) фантастик романын татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен А.Расих Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) орденнары белән бүләкләнә, «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен А.Расих 1981 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Ул 1996 елның 9 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

А.Расих – 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сугыш хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1947. – 125 б. – 10000 д.
Бәхет орлыклары: маҗаралы повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1948. – 172 б. – 8000 д.
Дустым Мансур: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1955. – 239 б. – 8000 д.
Хәвефле сынау: фантастик повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 62 б. – 10000 д.
Юлдагы маяклар: сайланма хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 324 б. – 10000 д.
Бөек могҗиза: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 132 б. – 8000 д.
Урланган хәзинә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 112 б. – 14000 д.
Ык суы буенда: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 96 б. – 4000 д.
Язгы авазлар: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 335 б. – 15000 д.
Ике буйдак: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 362 б. – 15000 д.
Маҗаралы повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 306 б. – 30000 д.
Ямашев: роман-трилогия. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 326 б. – 15000 д.
Каһарманнар юлы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 215 б. – 15000 д.
Ямашев: роман-трилогия. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 304 б. – 15000 д.
Сынау: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 303 б. – 15000 д.
Ямашев: роман-трилогия. – 3 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 284 б. – 14000 д.
Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986–1988.
1 т.: роман, повесть, хикәяләр / кереш сүз авт. Ф.Мусин. – 1986. – 488 б. – 11500 д.
2 т.: роман, повестьлар, хикәяләр. – 1987. – 551 б. – 9200 д.
3 т.: романнар. –1988. – 512 б. – 9200 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Р.Сверигин. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 479 б. – 2000 д.

* * *
Зерна счастья: приключенческая повесть / пер. с татар. З.Халитовой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1958. – 170 с. – 15000 экз.
Когда расходятся пути: роман / пер. с татар. Р.Фаизовой. – М.: Сов. писатель, 1968. – 170 с. – 30000 экз.
Когда расходятся пути: роман / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1971. – 335 с. – 100000 экз.
Мой друг Мансур: роман / пер. с татар. А.Чехова. – М.: Современник, 1973. – 230 с. – 50000 экз.
Весенние голоса: роман / пер. с татар. А.Хамидуллина, А.Зеленова. – М.: Современник, 1977. – 284 с. – 75000 экз.
Лунные ночи: роман / пер. с татар. Г.Паушкина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 176 с. – 100000 экз.
Ямашев: роман / пер. с татар. Г.Паушкина, А.Хамидуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 448 с. – 50000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нуруллин И. Яз сулышын тоеп // Сов. әдәбияты. – 1964. – № 1. – 143–146 б.
Сверигин Р. А.Расих романнарының әдәби эшләнеше // Р.Сверигин. Герой, стиль, осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 112–131 б.
Мостафин Р. Проблемалар, аларның чишелеше // Казан утлары. – 1973. – № 7. – 165–168 б.
Мусин Ф. Еллар һәм юллар // Казан утлары. – 1976. – № 9. – 122–132 б.
Садретдинов Ш. Идеалга тугрылык // Казан утлары. – 1978. – № 12. – 157–162 б.
Нуруллин И. Тормыш сынавын үтим дисәң... // Соц. Татарстан. – 1979. – 27 нояб.
Сверигин Р. Сынаулар аша // Соц. Татарстан. – 1981. – 29 март.
Нуруллин И. Күңелдәге юшкыннан арыну юлында // И.Нуруллин. Тормыш һәм сәнгать чынлыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 41–47 б.
Мусин Ф. Тормыш үзәненнән: Атилла Расихның тормыш һәм иҗат юлы: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 104 б.
Зариф Р. Сугыш геройлары // Татарстан. – 1995. – № 1–2. – 150–152 б.
Шәрәфи Г. Тирәннән шыткан орлыклар // Шәһри Казан. – 1996. – 27 сент.
Сагыну хисе тулы хатлар // Шәһри Казан. – 2000. – 25 авг.
Зарипова Р. Затлы шәхес иде... // Шәһри Казан. – 2001. – 14 сент.
Зарипова Р. Чынбарлыкка йөз тотып // Ватаным Татарстан. – 2001. – 14 сент.
Кәримов К. Яңа ишан оныгы // Казан утлары. – 2006. – № 9. – 144–148 б.
Зарипова Р. Атилла Расих: Тормышы һәм иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 223 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»