|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
ПРИНТЕР
Принтер — компьютерда эшләнгән документларны кәгазь битенә бастыручы җиһаз. Рефератмы ул, контроль эшме, яраткан фотосурәтегезме — болар компьютер мониторыннан сезнең кулыгызга килеп ирешсен өчен, әнә шул җиһаз кирәк. Икенче төрле әйткәндә, принтер документны виртуаль халәттән реаль халәткә күчерә.
Бүгенге компьютер базарында принтерлар бик киң урын алган. Нинди генә төрләре, нинди генә фирмада эшләнгәннәре юк аларның. Иң еш очраганы — Epson һәм Hewlett-Packard компанияләренеке. Россия базарына беренче булып нәкъ шушы ике фирма кереп урнашты. Принтерны сайлаганда, иң элек аның белән киләчәктә ни эшләячәгегезне чамалагыз. Әгәр айга бер реферат бастыру белән чикләнсәгез, гадирәге дә ярап тора. Инде мәктәптә көндәлек газета чыгарырга уйлыйсыз икән, яхшырагын сайларга кирәк. Принтерлар бастыру тизлеге буенча да төрле була. Кайсылары реферат хәтле рефератны «эһ» дигәнче бастырып чыгара, ә кайсылары бер бит белән дә озак азаплана. Шулай ук принтерларның аклы-каралы һәм төсле итеп бастыра торганнары бар. Соңгылары, әлбәттә, кыйммәтрәк.
Принтерларның тагын бер бүленеше — басу принцибы буенча. Әйдәгез, һәркайсын аерым карап үтик.
ЭНӘЛЕ ПРИНТЕР
(игольчатый, матричный)
Текст яки рәсемне кәгазьгә күп санлы энәләр ярдәмендә басып төшерә. Басылу шактый сыйфатсыз килеп чыга, шуның өстенә эшләвен дә шаулап эшли. Аның каравы, башкалардан аермалы буларак, ул теләсә нинди кәгазь белән эшли ала, шул исәптән — төргәк белән дә. Тагын бер өстенлеге — аңа картридж сатып аласы юк. (Нәрсә ул картридж дисезме? Алдагы төрне карагыз.). Хәер, энәле принтерлар тарихта калып бара инде.
АГЫНТЫЛЫ ПРИНТЕР
(струйный)
Монысы энәледән соңрак барлыкка килгән. Текст яки сурәтне кәгазьгә буяуны сиптереп бастыра. Шуңа күрә вакыт-вакыт буяу салынган «кассеталар»ын алыштырып торырга кирәк. Менә шуларны картридж диләр. Принтерның бу төре шауламый, сыйфатлы бастыра. Әмма шунысы бар: принтердан чыккач, кәгазьнең буявы кайвакыт кипмәгән була. 10—15 секундтан кибүен кибә анысы, әмма бу вакыт эчендә кеше кәгазьдә бармак эзләрен калдырырга өлгергән була инде.
ЛАЗЕРЛЫ ПРИНТЕР
(лазерный)
Кәгазьне бик сыйфатлы чыгара. Бер дә тавышсыз диярлек эшли. Бар эш өчен лазер җаваплы. Кайбер модельләрдә кәгазьнең ике ягына берьюлы басу мөмкинлеге бар. Әмма, кызганыч, төсле басучы лазерлы принтерлар чагыштырмача кыйммәтрәк тора.
Карап үткән төрләрдән тыш, әле термик принтерлар да бар. Алары инде сирәгрәк кулланыла.
|
|