поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ПРИХОЖАН ПЕТР

Петр Борисович Прихожан 1940 елның 11 февралендә Кырымда туа.

П.Прихожан, 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Севастополь суднолар төзү техникумына укырга керә. Озакламый авыруы сәбәпле укудан чыгарыла, аннан соң тимер юл техникумының төзүчеләр бүлегенә керә һәм 1958 елда аны тәмамлый. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып, өлгергәнлек аттестаты ала.

Ул беренче шигырьләрен 1960 елда Харьков инженер-төзүчеләр институтында укыганда яза. Үзен прозада да сынап карый. Беренче хикәяләре Харьков шәһәрендә чыгучы «Ленинска Змина» газетасында украин телендә басыла. Әмма тиздән проза әсәрләре язудан туктый.

Диплом яклаганнан соң, П.Прихожан Братск шәһәренә юллама ала һәм анда әдәби берләшмәгә йөри. Шигырьләре Братск шәһәрендә чыгучы газета битләрендә басыла. Еш кына Братск телевидениесеннән чыгыш ясый. 1966 елда «Яшьлек, иҗат, заман» өлкә конференциясендә лауреат исеменә лаек була. Өлкәдә чыгучы газеталар һәм «Ангара» альманахында аның шигырьләрен бик теләп басалар, өлкә телевидениесе, П.Прихожан әсәрләренә таянып, «Думы о граде Китеже» исемле фильм төшерә. 1970 елда Көнчыгыш Себер нәшриятында аның «Гулливеры» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басыла.

1971 елда П.Прихожан КамАЗ төзелешенә килә, «Автозаводстрой» идарәсендә эшли, аннан соң 1979 елда Волгодонск шәһәренә «Атоммаш» төзелешенә китә. Ун ел буена бернәрсә дә язмый. Шуннан соң язучы Владимир Карпенко киләчәктә язарга киңәшләр бирә, һәм П.Прихожан кабат актив рәвештә яза башлый. 1982 елда ул Чаллы шәһәренә кайта, 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Знакомство» исемле икенче китабы (шигырьләре) басыла, ә 1989 елда «Стройка» поэмасы аерым китап булып чыга. Бу елларда «Чертовщина», «Критерии», «Воевода Шеин», «Атланта», «Алексей и Афросинья» поэмалары, «Снова о полку Игореве» шигъри хикәясе языла.

П.Прихожан татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Тәрҗемәләре көндәлек матбугатта, «Новый мир», «Чаян» журналларында басыла.

1990 елда П.Прихожанның «Прометей» нәшриятында «Плата за гадание» шигырьләр китабы нәшер ителә.

Бүгенче көндә ул лаеклы ялда.

П.Прихожан – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гулливеры: стихи. – Иркутск: Восточно-Сибирское изд-во, 1970. – 35 с. – 5000 экз.
Знакомство: стихи. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 64 с. – 2400 экз.
Стройка: поэма. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 38 с. – 3000 экз.
Плата за гадание: стихи. – Москва: Прометей, 1990. – 80 с. – 5000 экз.
Стройка: поэма. – Челны: Изд-во Камского автозавода, 1991. – 38 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Котов Ю. Сопричастность // Знамя коммунизма. – 1983. – 29 янв. – С. 121.
Алешков Н. Портрет на фоне книги // Информ. бюлл. Н.-Ч. горисполкома «Время». – 1989. – 4 сент.
Хуснуллин Х. Идущий за четвертым ветром // Светлый путь. – 1992. – 24 окт.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»