|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Пар алма (Зөфәр Хәйретдинов)Зөфәр Хәйретдинов көе Сания Әхмәтҗанова сүзләре Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларында иде пар алма.
Төшләремә кереп һәркөн шулай
Таң атуга китеп югалма.
Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.
Пар алмадай, пар алмадай идек —
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Пар алмадай бигрәк татлы булып
Төшләремә минем керәсең.
Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.
Җанга ява бары салкын көзләр,
Бар төсләрне җиргә тигезләп.
Төшләремә кергән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп.
Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач. |
Иң күп укылган
|