поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

НУРУЛЛИНА РОЗАЛИНА

(1929-2012)

Бөтен барлыгын татар журналистикасын үстерүгә, кадрлар әзерләүгә багышлаган Розалина Мәрдән кызы Нуруллинаның гомере 84 нче яшендә капылт кына өзелде. Педагог буларак, безне гел мөстәкыйль булырга өйрәтә иде ул. Үзе дә шушы сыйфатына хәтта соңгы сәгатендә дә хилафлык китермәгән: йокыга киткән җирдән генә бакыйлыкка күчкән.

Без – инде ничә буын татар журналистлары өчен филология фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты Розалина Нуруллина кем иде соң әле? Авылдан килгән балаларга әни кебек иде дисәк тә, мөгаен, ялгышмабыз. Тик җайга гына тора торганы түгел, кирәк чакта кырыс була белгәне, тәртипкә, ягъни нәкъ менә каршылыкларны җиңеп яшәргә өйрәтә торганы. Шәһәр тормышына күнегә алмый азапланган кыз-кыркын өчен хатын-кыз өлгесе иде Розалина Мәрдәновна. Бик тә зәвыклы кеше иде ул. Аның һәр адымыннан, һәр сөйләгән сүзеннән затлылык бөркелеп торыр иде. Һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шулай булды.

Без тагын Розалина Нуруллинаның татар журналистикасы белеменә нигез салу­чыларның берсе икәнен беләбез. Аспирантураны тәмамлау белән ул журналистика кафедрасында эшли башлый. Яшь белгечкә “Татар журналистикасы тарихы” курсын алып баруны йөклиләр. Йөкләвен йөклиләр, әмма аудиториядәге студентлар алдында сөйләрлек бер генә әзер материал да юк. Тиз генә булачак та түгел. Чөнки 1930 елга кадәр татар телендәге газета-журналлар гарәп язуы белән, 1940 елга кадәр латин хәрефләре белән басыла. Менә шунда яшь укытучы китапханәләрдәге, архивлардагы тузан эчендә тәүлекләр буе утырырга мәҗбүр була да инде. Аңа кадәр татар журналистикасы тарихы турында бернинди дәреслек­ләр, монографияләр юк кына түгел, хәтта бу теманы яктыртырга алынган кеше дә булмый. Гази Кашшаф белән алар лекцияләр курсы төзиләр һәм студентларга чын тарихны җиткерәләр. Әйтергә кирәк, Розалина Мәрдәновна татар журналистикасы тарихын өйрәнүдән беркайчан да туктамады. Иң саллы материаллары “Вакыт авазы. Татар телендәге газеталар, журналлар, календарьлар (1905–1995 еллар)” җыентыгында басылып чыкты.

Әлбәттә инде, газета-журналларның милләтне, телне саклап калуда нинди роль уйнавын гомере буе шулар эчендә казынган кешедән дә яхшырак аңлаучы булмагандыр. Шуңа да татарча басмалар ябылса яки кыса башласалар, Розалина Мәрдәновна ихластан борчылды. Ә авылларда китапханәләр, мәктәпләр юкка чыгу аның өчен чын фаҗига булды. Нәкъ менә шушы теманы яктырткан, фикерләрен белдергән материалларын да газета-журналларга даими тәкъдим итеп торды ул. Әйтергә кирәк, Розалина Мәрдәновна педагоглык эше белән беррәттән журналистлык эшен тигез алып барды. Әле аспирантурага кергәнче үк “Яшь сталинчы” (бүгенге “Татарстан яшьләре”) газетасында 10 еллап эшли. Аннан аны “Ялкын” журналына бүлек мөдире итеп күчерәләр. “Ватаным Татарстан” турында сүз чыкканда да: “Газетаның саллы тарихын язып калдырасы иде”, – дип хыяллана иде.

Розалина Мәрдәновна безгә тагын бер яктан үрнәк булды: ул татар телен дә, рус телен дә камил белә иде. Дөрес, бу аңа җиңел генә бирелмәгән. 1962 елда бары тик рус журналистикасы кафедрасы гына оеша. Һәм аңа, татар мәктәбен тәмамлап, татарча фикер йөртергә күнеккән педагогка, лекцияләрне русчага тәрҗемә итеп укырга туры килә. Ул студентлар алдында авыр хәлгә калмас өчен көне-төне рус классиклары китапларын укый. Ә җитмешенче еллар ахырында татар журналистикасы кафедрасы ачылгач, лекцияләрне ике телдә дә укый башлый. Хәтерлим әле: без укыган елларда да Розалина Мәрдәновна мең дә бер төрле эш башкара иде. Семинар дәресләр үткәрә, курс, диплом эшләрен җитәкли, ул ара да булмый, күчтәнәчен күтәреп, безнең янга тулай торакка килеп чыга, хәлебезне белешеп китә. Югыйсә аны өендә үз гаиләсе дә көтә бит инде, өстәвенә фәнни эшләре дә җитәрлек иде. Мәсәлән, ул татар язучысы һәм журналисты Гадел Кутуйның иҗатын өйрәнеп, берничә китап бастырды. Шулай ук Фатыйх Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый һәм башка иҗат әһелләренең иҗатын өйрәнүгә дә күп көч куйды. Өйрәнеп кенә калмады, ә студентларны алар үрнәгендә язарга, укырга, фикерләргә өйрәтте. Ә журналистика факультетының 80 еллыгы уңаеннан “Тарих яза каләмем” дигән китап бастырып чыгарды.

Язу-сызуга талант – күрәсең, аларның нәсел байлыгыдыр. Розалина Мәрдәновна­ның нәсел җебе татар мәгърифәтчесе Максудиларга барып тоташа. Садри Максуди Парижда Сарбонна университетын тәмамлый, Россия империясе Дәүләт Думасы депутаты, 1918 елда оешкан “Идел-Урал штаты” республикасының беренче президенты була. Аның абыйсы Һади да галим, тел белгече буларак шөһрәт казана, татар-рус-француз сүзлеге төзи. Алар икесе дә – Розалина Нуруллинаның әнисе Рокия апаның туганнан туган абыйлары. Өлкән абыйсы Рәис Сабиров та – күренекле журналист. “Правда” газетасының үз хәбәрчесе, аннан “Социалистик Татарстан”ның баш мөхәррире булып эшли.

Һәм, әлбәттә инде, бу исемлектә иң абруйлы урында Розалина ханымның хәләл җефете, күренекле язучы, галим Ибраһим Нуруллин тора. Аларның кызлары – “Выбор” газетасы мөхәррире Гүзәл ханымның һәм шул ук редакциядә бүлек мөдире Миләүшә ханымның әти-әнисе турында ихластан сөйләгәнен күп тапкырлар тыңлаганым бар. “Әнием әтиемнең ярдәмчесе генә түгел, хезмәттәше дә, тәнкыйтьчесе дә иде. Аш бүлмәсендә кичләр буе татар фәне, мәдәнияте, әдәбияты өлкәсендә килеп туган проблемалар турында сөйләшеп утырырлар иде. Алар, миңа калса, бер фикердә генә булмыйча, бер тында сулыш алалар кебек иде...”

Розалина Мәрдәновна шөкер итеп яши белә һәм үзен бәхетле кеше итеп тоя иде. Моңа нигез дә бар. Соңгы көннәренә кадәр кулыннан яраткан эшен төшермәде. Римма Ратникова, Ислам Әхмәтҗанов, Васил Гарифуллин кебек дәвамчылары, күпсанлы студентлары белән элемтәсе өзелмәде. Янәшәсендә балалары, оныклары, оныкчыклары бөтерелеп кенә йөрде. Ул алар өчен һәрвакыт кадерле әни, сөйкемле дәү әни булды. Инде бакыйлыкка күчкәч тә, урыныгыз җәннәттә булсын, Розалина Мәрдәновна!

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА 
"Ватаным Татарстан"

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»