поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НУРУЛЛИН ВАКЫЙФ

Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда эшли: җәен ат көтә, кышын бер өлкән авыл агае белән төннәрен фермада каравылчы булып тора. Кыен тормыш шартларына карамастан, күрше Олы Әшнәк авылына йөреп җидееллык мәктәпне һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954–1957 елларда армия хезмәтендә булып кайткач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1961 елда, университетның соңгы курсында укыган чакта, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә эшкә алалар. Башта әдәби хезмәткәр, аннары проза бүлеге мөдире булып В.Нуруллин 1977 елга кадәр шушы журналда эшли. 1977 елның июль аенда аны Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире итеп билгелиләр. 1989 елның ахырына кадәр ул шул хезмәтендә була. 1990 ел башыннан В.Нуруллин нәшрият эшеннән китә һәм 1992 елның ахырынача фәкать язучылык эше белән генә шөгыльләнә. 1993 ел башыннан 2008 елның апрель аена кадәр В.Нуруллин Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) әдәбият бүлеге мөдире булып эшли.

Вакыйф Нуруллин – узган гасырның алтмышынчы еллары башында әдәбият мәйданына чыккан һәм, үзенчәлекле әсәрләре белән танылып, бүгенге көндә татар прозасы жанрында актив эшләп килүче өлкән буын язучыларыннан берсе. Ул 1961 елда яза башлый. Шул чорда республика көндәлек матбугатында аның хикәяләре басыла. 1966 елда беренче күләмле әсәрен – «Шинельсез солдатлар» исемле повестен яза. 1968 елда повесть «Казан утлары» журналында һәм шул ук елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Яшүсмер малайның табигый, самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән бу повестьны укучылар һәм әдәби тәнкыйть җылы каршылый. Сугыштан соңгы авыл тормышын чагылдырган һәм күмәк хуҗалык җитәкчесенең үзенчәлекле образын тудырган «Күпер чыкканда» исемле икенче повесте да (1969) авторга уңыш китерә. Әсәр 1973 елда Татарстанның Питрәч районы Вахитов колхозы уздырган әдәби конкурста I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә, ә соңыннан, 1974 елда, Татарстан телевидениесендә, телевидение тарихында беренче буларак, шул повесть буенча эшләнгән (сценарий авторы – Эльс Гаделев, режиссеры – Марсель Сәлимҗанов) татарча спектакль күрсәтелә.

Узган гасырның җитмешенче еллары дәвамында В.Нуруллин, иҗат осталыгын үстерә барып, «Әгәр син булмасаң...» (1973), «Аккан су юлын табар» (1978) повестьларын һәм «Яшьнәп үткән яшьлек»документаль әсәрен (1975) яза. Аның бу әсәре буенча 1977 елда телеспектакль дә (сценарий авторы – Азат Вергазов, режиссеры – Идмас Үтәгәнов) эшләнә һәм тамашачыларга күрсәтелә.

Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Сүз художнигы буларак, аның каләме китаптан китапка чарлана, камилләшә, тормышны өйрәнү объектлары ишәя, төрлеләнә бара. Аның фактик материалларга нигезләнеп язылган, мавыктыргыч сюжетка корылган, мәхәббәт һәм хыянәт мәсьәләләрен сурәтләгән «Һәлакәт» повесте шул турыда сөйли. Әдипнең автобиографик «Ике урам арасы» (1984), «Җавап бир, кеше!» (1985) һәм «Сагынырбыз әле» (1993) повестьлары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

В.Нуруллин – татар, рус һ.б. телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. 1991 елда Татарстан китап нәшрияты аның ике томлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгара. Әдипнең барлык төп әсәрләре рус теленә һәм кайберләре украин, таҗик, әзәрбайҗан, каракалпак, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә.

В.Нуруллин үзе дә тәрҗемә һ.б. авторларның проза әсәрләрен әдәби эшкәртү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, ул Ватан сугышы елларында дивизия белән командалык иткән генералыбыз Фатих Булатовның «Генерал язмалары» дигән истәлекләр китабын, немец концлагерьларын башыннан кичергән сугыш ветераны подполковник Сәгыйть Таҗетдиновның «Үлемнән – яшәүгә» дигән документаль повестен әдәби эшкәртеп, татарчага тәрҗемә итеп басмага әзерли. Мурад Аджиның борынгы бабаларыбыз турындагы «Полынь половецкого поля» («Кыпчак кыры әреме») дип аталган китабын татарчага тәрҗемә итә. Рафаэль Мостафинның «По следам оборванной песни» («Өзелгән җыр эзеннән») исемле китабын да татарчага В.Нуруллин тәрҗемә итә.

Әдәби иҗат эшеннән һәм хезмәт вазифаларыннан тыш В.Нуруллин – җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан һәм сәләтен күрсәткән язучы. 1974–1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегенең партия оешмасын җитәкли (1969 елдан хәзергәчә ул үзен компартия әгъзасы итеп саный); ун ел дәвамында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора; Казан шәһәр советына депутат итеп сайлана. 1993 елда чыга башлаган «Казан–Казань» журналын оештыруда якыннан катнашып, ике ел шул журнал редакциясендә бүлек мөдире булып эшли, хәзер дә журналның редколлегия әгъзасы булып тора. 1995 елдан В.Нуруллин – Республика Милли музееның фәнни-методик советы, редакция советы һәм музейның фонд-сатып алу комиссиясе әгъзасы, «Казанские истории» газетасының редколлегия һәм «Мирас» журналының редсовет әгъзасы.

В.Нуруллин 1972 елдан – Татарстанның, 1985 елдан «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр йөртә.

В.Нуруллин – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Шинельсез солдатлар: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 109 б. – 14000 д.
Төкле аягың белән: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 163 б. – 2000 д.
Күпер чыкканда: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 184 б. – 12000 д.
Әгәр син булмасаң...: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 191 б. – 14000 д.
Яшьнәп үткән яшьлек: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 200 б. – 13000 д.
Аккан су юлын табар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 312 б. – 25000 д.
Һәлакәт: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 224 б. – 15000 д.
Күпер чыкканда: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 464 б. – 30000 д.
Җавап бир, кеше!: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 287 б. – 25000 д.
Шинельсез солдатлар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б. – 30000 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 15000 д.
1 т.: повестьлар. – 496 б.
2 т.: повестьлар. – 432 б.
Һәлакәт: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 400 б. – 3000 д.
Җавап бир, кеше!: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 287 б. – 5000 д.
Әгәр син булмасаң...: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 431 б. – 3000 д.

* * *
За развилкой – дорога: повесть / пер. с татар. Э.Сафонова. – М.: Современник, 1978. – 228 с. – 50000 экз.
Если бы не ты...: повесть / пер. с татар. Г.Каримовой. – М.: Дет. лит., 1979. – 159 с. – 75000 экз.
Грозовая молодость: повесть / пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. –192 с. – 50000 экз.
С ношей гору не обходят: повесть / пер. с татар. М.Зарипова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 176 с. – 50000 экз.
Повести / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1982. – 352 с. – 50000 экз.
Расплата: повесть / пер. с татар. С.Гильмутдиновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 144 с. – 50000 экз.
Бабье лето: повести / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1989. – 480 с. – 33000 экз.

* * *
Аккан су юлын табар: повесть / тәрҗ. Р.Обидов. – Дүшәмбе: Ирфон, 1984. – 188 б. – 3000 д. (Таҗик телендә.)
Әгәр син булмасаң...: повестьлар. – Киев: Молодь, 1988. – 160 б. – 7000 д. (Украин телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Ф. Ягымлы геройлар // Казан утлары. – 1985. – № 4. – 170–173 б.
Галимуллин Ф. Җавап бирер чак // Казан утлары. – 1994. – № 4. –139–143 б.
В.Нуруллин белән интервью // Мирас. – 1995. – № 11–12. – 5–14 б.
Вәлиев М. Чынлыкка омтылу // М.Вәлиев. Гамәл дәфтәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 173–182 б.
Галиуллин Т. «Әдәбият графы» // Мәдәни җомга. – 2005. – 29 апр.
Сверигин Р. Кеше үзе җавап бирә... // Казан утлары. – 2005. – № 5. – 168–172 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»