(1930-1999)
Таһир Мирзагалләм улы Нурмөхәммәтен 1930 елның 14 апрелендә Казакъстанның Иртеш елгасы буендагы Семипулат (Семипалатинск) шәһәрендә, 1921 елгы ачлык вакытында Казан арты төбәгеннән күчеп килгән авыл тегүчесе гаиләсендә туган. Утызынчы еллар башында, тормыш хәлләре бераз рәтләнә төшкәч, Таһирның әти-әниләре яңадан туган якларына кайталар һәм Казан шәһәрендә төпләнеп яши башлыйлар. Шунда Таһир 12 нче номерлы ир балалар мәктәбендә урта белем ала, ә 1949—1953 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли башлый. 1966 елдан бирле ул нәшриятның яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә өлкәа редактор Һәм бүлек мөдиренең урынбасары хезмәтләрен башкара.
Т. Нурмөхәммәтов— әдәби тәрҗемә жанрында эшләүче автор. Аның беренче тәрҗемә китабы — рус әдәбияты классигы А. Купринның балалар өчен язган хикәяләрен үз эченә алган «Сыерчык» исемле җыентык 1955 елда дөнья күрә. Хәзер Т. Нурмөхәммәтов — рус һәм башка тугандаш халыклар әдәбиятларыннан, чит ил язучылары әдәби мирасыннан ике дистәгә-якын әсәрне татарча яңгыраткан тәҗрибәле, профессиональ тәрҗемә остасы. Ул тәрҗемә иткән әсәрләрдән рус совет язучысы А. Рыбаковның «Кортик», «Бронзовая птица» («Хәнҗәр», «Бакыр кош») повестьлары, Ю. Томинның «Алмазные тропы» («Алмаз сукмаклар») исемле хикәяләр җыентыгы, гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчкәләр», төрек язучысы Ришад Нури Гюнтекинның «Чалы кошы» романнары, Р. Фраерманның «Ди-кая собака Динго, или Повесть о первой любви» («Кыргый эт, яки беренче мәхәббәт турында хикәят»), Г. Троепольскийның «Белый Бим Черное ухо» («Акбай Караколак») исемле повестьлары, К. Паустовскийның повесть һәм хикәяләре, Э. Сетон-Томпсонның «Хайваннар турында хикәяләр»е татар укучыларының, бигрәк тә яшүсмерләрнең һәм балаларның яратып укый торган китапларына әверелделәр.
Т. Нурмөхәммәтовның тәрҗемәче буларак осталыгы аеруча табигатькә, кош-корт, хайван-җәнлекләр дөньясына бәйле һәм лирик эчтәлекле әсәрләрне тәрҗемә итүдә ныграк чагыла. Аның бу төр әдәбияттан тәрҗемәләре тигез-ипле яңгырыйлар, оригиналның гомуми эчке рухына тәңгәл киләләр. Җитмешенче еллардан башлап, Т. Нурмөхәммәтов бүгенге көн әдәбияты яңалыкларын, бүгенге тормышның үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләрне тәрҗемә итү юнәлешендә активлашып бара. Ул, мәсәлән, рус прозасының күренекле вәкиле В. Астафьевның «Последний поклон» («Бәхилләшү»), «Кража» («Талау»), «Звездопад» («Сүнмәс йолдызлар»), «Царь-рыба» («Патша балык») исемле повестьларын тәрҗемә итте.
Татарстан китап нәшрияты редакторы буларак, Т. Нурмөхәммәтов татар әдәбиятының үсешенә, аны пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертә. Матбугат өлкәсендәге күп еллык хезмәтләре өчен 1980 елда аңа Татарстанның; атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Т. Нурмөхәммәтов — 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)