(1912–1976)
Шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман улы Ногманов 1912 елның 22 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча төбәгендәге Кызыл Яр дигән авылда сәүдә һәм дини эшләр белән дә шөгыльләнгән игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый, аннан берничә ел дәвамында Татарстан һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укытучы, 1935–1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда сәркәтип вазифаларын башкара. 1937–1941 елларда Дүшәмбе педагогия институтының кичке бүлегендә укый, Ватан сугышы чорында юстиция өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә гаскәри хезмәттә була.
Сугыш бетүгә, М.Ногман туп-туры туган ягына – Казанга кайта һәм ике елга якын Мәскәүдә чыга торган балалар газетасы «Пионерская правда»ның Татарстандагы үзхәбәрчесе булып эшли. 1947–1951 елларда Мәскәүдә Көнчыгышны өйрәнү институтында укый, аны фарсы, төрек телләре белгечлеге буенча тәмамлагач, 1953–1957 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теле буенча аспирантурада укый. Шунда туплаган гыйльми эзләнүләрен гомумиләштереп, 1964 елда «XVII–XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр» дигән темага диссертация яклый һәм «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1957–1959 елларда М.Ногман Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә борынгы Шәрык кулъязмаларын барлау-тикшерү, аларның тасвирламаларын төзү буенча гыйльми эш алып бара. Гомеренең соңгы уналты елында (1960–1976) Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты студентларына фарсы һәм борынгы татар теле укыта.
Педагоглык хезмәте һәм тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә М.Ногман үзен татар поэзиясендә, бигрәк тә аның җыр жанрында, үзенчәлекле эз калдырган шагыйрьләрнең берсе итеп таныта. Аның беренче шигырьләре Ватан сугышы чорында языла һәм матбугатта басылып чыга («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул, поэтик эзләнүләрен дәвам итеп, шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи вакыйгаларны, Ватан сугышы героикасын гәүдәләндергән поэмалар иҗат итә («Җир турында җыр», 1958; «Кокушкино таңнары», 1962; «Үлмәс чәчәк легендасы», 1968 һ.б. ). Ахырда җыр жанрында тукталып, шигъри талантын аеруча шушы өлкәдә ныграк ачуга ирешә. Илленче еллардан башлап шагыйрьнең җиде дистәгә якын шигъри әсәре профессионал һәм үзешчән композиторлар тарафыннан музыкага салына. Боларның шактый зур өлеше күренекле композитор Р.Яхин белән иҗади дуслыкта туа («Күзләрем тик сине эзлиләр», «Бөдрә таллар», «Салагыш болыннары», «Гел синең хакта», «Ул гына аңлар кебек», «Киек казлар китә», «Ә кайда соң минем мәхәббәтем?», «Сагыну җыры», «Ак җилкән» кебек җыр һәм романслар). Шагыйрьнең популяр композитор С.Садыйкова белән хезмәттәшлектә дә байтак җырлары иҗат ителә («Актаныш таңнары», «Туган авылыма», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Сөн буйлары бөдрә урман» һ.б.). Шагыйрьнең аерым шигырьләренә шулай ук А.Ключарев («Ак мәрмәр колонналар», «Яшь йөрәкләр җыры»), М.Мозаффаров («Кырлар яңарганда»), А.Монасыйпов («Бер егет кайтты фронттан»), Ф.Әхмәтов («Сибелә, сибелә алма чәчәкләре») һ.б. композиторлар да музыка язалар.
М.Ногман – поэтик тәрҗемә бабында да нәтиҗәле эшләгән шагыйрь. Күп телләр белү аңа әсәрләрне турыдан-туры оригинал нөсхәдән тәрҗемә итәргә мөмкинлек тудыра. 1952 елда ул төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп, аерым китап рәвешендә бастырып чыгара. Аның шулай ук фарсычадан Рудакый, Хәйям шигырьләре, үзбәк, караим, таҗик шагыйрьләреннән тәрҗемә үрнәкләре дә шактый. Шагыйрьнең үз әсәрләреннән «Кокушкино таңнары» поэмасы рус, казакъ һәм каракалпак телләренә тәрҗемә ителә.
Ул 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат була.
М.Ногман – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Давыллы еллар лирикасы: шигырьләр, тәрҗемәләр. – Казан: Татгосиздат, 1944. – 32 б. – 10185 д.
Таң йолдызы: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 96 б. – 3000 д.
Каеннар шаулый: җырлар / кереш сүз авт. С.Сабиров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 52 б. – 3500 д.
Кокушкино таңнары: поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 47 б. – 8000 д.
Иртәнге җырлар: җырлар, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 183 б. – 7000 д.
Акчарлаклар оча Иделдә: җырлар, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 192 б. – 10000 д.
Каюм Насыйри кулъязмалары: Казан ун-ты фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. – 3 чыг. – 1958. – 46 б. – 300 д.
XVII–XVIII йөзләрдә русча-татарча сүзлекләр. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1969. – 112 б. – 3000 д.
Иске татар язуы үрнәкләре: югары уку йортларының филология бүлеге студентлары өчен уку китабы. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1971. – 220 б. – 500 д.
* * *
Грозовое лето: поэма / пер. с татар. Р.Морана. – М.: Детгиз, 1963. – 64 с. – 65000 экз.
Грозовое лето: поэма / пер. с татар. – 2-ое изд. – М.: Дет. лит., 1968. – 63 с. – 150000 экз.
Грозовое лето: поэма / пер. с татар. – 3-е изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 64 с. – 100000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Сөнгатев М. Яшьлек хыялларын җилкән итеп... // Казан утлары. – 1982. – № 12. – 171–173 б.
Сабиров С. Җыр булып дәвам итә // Соц. Татарстан. – 1982. – 24 дек.
Мадьяров Н. Күңелләрдә ул җыр булып яши // Шәһри Казан. – 1997. – 16 гыйнв.