поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НӘҖМИЕВ ТӘЛГАТ

Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда шул авыл урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет, күрше Саба районының Шәмәрдән эшчеләр бистәсенә килеп, шундагы промкомбинатның клуб мөдире булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укый.

1969–1972 елларда Т.Нәҗмиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Саба район башкарма комитетының мәдәният бүлеге карамагындагы автоклуб мөдире булып эшли. 1972–1975 елларда үзе оештырышкан җирле радиотапшырулар үзәген җитәкли. Шул елларда Т.Нәҗмиев читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1981 елдан ул – Саба район газетасы «Җиңү байрагы»ның (хәзерге «Саба таңнары») баш мөхәррире хезмәтендә.

Тәлгат Нәҗмиев киң даирә укучыларга публицистик язмалары һәм мәзәк жанрындагы кыска хикәяләре белән мәгълүм. Ул – Саба районының күренекле шәхесләре, алтын куллы һөнәр ияләре, шушы төбәктән чыккан язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләре турында язган күпсанлы очерклар, «Яуширмәдән – Истанбулга» (Гаяз Исхакый турында), «Лермонтов һәм Тархан», «Дүрт очрашу» (Хәсән Туфан турында), «Пушкин һәм лицей», «Гагарин төшкән җирдә», «Бухенвальд һаман сагышта» кебек сәяхәтләре вакытында алган тәэсирләрен бәян иткән күләмле юлъязмалар һәм каләмдәшләре Мәгъсүм Хуҗин, Мөнир Абдуллиннар белән хезмәттәшлектә иҗат иткән һәм Саба төбәгенең үткәнен, бүгенгесен киң планда яктырткан «Яшә, Саба-йорт!» (1999), «Керик әле Саба урманнарына» (2001) исемле тарихи-публицистик китаплар авторы.

Тәлгат Нәҗмиевне татар фольклоры һәм язма әдәбиятының иң борынгы жанрларыннан берсе булган хикәят, кыска хикәя, мәзәк төрен тергезеп-җанландырып җибәрүче һәм бүгенге чынбарлык материалы җирлегендә аның тематик офыкларын киңәйтүче каләм осталарыннан иң танылганы дияргә мөмкин. Аның бу төр әсәрләре дистә еллар буена төрле газета-журнал битләрендә («Чаян», «Казан утлары», «Идел», «Татарстан яшьләре» һ.б.) даими басыла килеп, шактый өлеше «Саба мәзәкләре», «Тагын... Саба мәзәкләре», «Тагын... тагын... Саба мәзәкләре» исеме белән 1999–2004 елларда «Матбугат йорты» нәшрияты тарафыннан аерым җыентыкларга туплап нәшер ителә.

Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Тәлгат Нәҗмиев 1990 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге һәм «Бәллүр каләм» призы иясе.

Т.Нәҗмиев – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшә, Саба-йорт!: тарихи-публицистик очерк / соавт. М.Хуҗин. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 247 б. – 10000 д.
Саба мәзәкләре. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 207 б. – 5000 д.
Керик әле Саба урманнарына: тарихи-публицистик, фәнни-популяр очерклар / соавт. М.Абдуллин. – Казан: Идел-Пресс, 2001. – 320 б. – 5000 д.
Тагын... Саба мәзәкләре. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 335 б. – 5000 д.
Туган туфрак кадере / соавт. И.Әхмәтҗанов. – Казан: Идел-Пресс, 2003. – 350 б. – 600 д.
Тагын... тагын... Саба мәзәкләре. – Казан: Матбугат йорты, 2004. – 416 б. – 5000 д.
Сабаларда эчәр суым булгач: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 367 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Кәримуллин Ә. Сабаның өстәл китабы // Ватаным Татарстан. – 1999. – 28 май.
Зәкиев Р. Мәзәк кисәүләре // Чаян. – 1999. – № 23. – 16–17 б.
Шакирова Н. Саба төбәгенең көзгесе // Мәдәни җомга. – 2000. – 21 гыйнв.
Сабиров А. Телен тешләгән Тәлгат тә // Шәһри Казан. – 2000. – 4 февр.
Җамалетдинов Л. Мәзәк күңел ачтыра // Ватаным Татарстан. – 2000. – 8 февр.
Абдуллин М. Саба елъязмачысы // Ватаным Татарстан. – 2000. – 1 март.
Шәрифуллин Ф. Ике елда – дүрт китап, мәзәкләре – бихисап // Мәгариф. – 2001. – № 1. – 92–93 б.
Акмалов Н. Урман һәм кешеләр // Мәдәни җомга. – 2001. – 22 июнь.
Ризванов Г. Тагын, тагын, тагын... // Ватаным Татарстан. – 2002. – 25 гыйнв.
Акмалов Н. Сабада мәзәк бетәрме? // Мәдәни җомга. – 2002. – 5 апр.
Юнысова А. Көлү бит ул гаеп түгел // Ватаным Татарстан. – 2002. – 8 июнь.
Вәлиев Р. Сабаны мәзәкләштереп, мәзәкне сабалаштырып // Мәдәни җомга. – 2004. – 16 гыйнв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»